Карбыз
КАРБЫЗ. Организмнан зыянлы матдәләрне (шул исәптән алкоголь белән агуланганнан соң да), шулай ук артык холестеринны куып чыгара. ’ Моңа карбыз составындагы магний (100 г карбызда тәүлеклек норманың яртысы кадәр магний бар) ярдәм итә. Карбыз бөерләрнең һәм бавырның эшчәнлеген стабильләштерә, кан басымын нормальләштерә, тирене сыгылучан итә. Анда калий микъдары да шактый, ә ул үз чиратында йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта. Карбыз эчәклек эшчәнлегендәге тайпылышлардан интеккән кешеләргә ( дә (файдалы микрофлора күләмен арттыра), гипертония, атеросклероз, . цистит, нефрит, пиелонефрит, бөер ташы, шикәр диабеты (җимештә , диабетикларга уңай тәэсир итә торган фруктоза бар) белән җәфаланган * кешеләргә дә файдалы. Диабетик ашамлык буларак, аны эчке бизләр секрециясен яхшырту өчен тәкъдим итәләр.
Табигый шикәрдән кала карбызда С, В1 В2, РР витаминнары, клетчатка, ‘ пектинлы полисахаридлар, фосфор, натрий, тимер (азканлылык булганда файдалы) бар. Андагы кальций сөякләрне ныгыта, фолий кислотасы симерүгә !’ каршы тора, йөкле вакытта эмбрионнарның нерв күзәнәкләрен формалаштыруда катнаша, бала имезүче әниләрнең сөтләре бүленеп чыгуын арттыра һәм ; иммунитетны яхшырта. Карбыз составындагы цитруллинның кан тамырларын киңәйтүе, хәтта виагра препаратын алыштыру мөмкинлеге ачыкланган.
Әгәр шешенүләр борчыса, карбызны сидек кудыра торган чара итеп кулланырга була, бу вакытта организмнан чыгып киткән калий күләмен карбыздагы калий тутыра. Ул шулай ук организмнан үтне куа, аның ялкынсынуга каршы тору сыйфаты да бар. Халык медицинасында аның яшел кабыгын һәм орлыкларын кулланалар. Аларны изеп сөт һәм бал белән бол гатканнар. Бу чараны эчәктән һәм аналыктан кан киткәндә кулланганнар.
Әлеге дару организмнан глистларны куа. Кабыгын изеп киптереп, бала ларда һәм өлкәннәрдә юан эчәк ялкынсынуын дәвалыйлар. Моның өчен төнәтмә түбәндәгечә әзерләнә. 100 г карбыз кабыгына ярты литр кайнар су салып төнәтәләр. Суынгач, көненә 4 тапкыр ярты стакан эчәргә кирәк.
Ябыгырга теләгән кешеләр өчен данлыклы карбыз диетасы бар. 10 көнгә 1 тапкыр (вариант буларак—атнага 2 тапкыр) карбыз диетасы тотарга кирәк. ; Бу көн дәвамында (5 тапкырга бүлеп) 1,5-2 кг карбыз ашарга. Башка берни дә ашамаска. Инде бөтенләй түзеп булмаса, кара ипи кабып куярга ярый.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Greuter W., Renner S. S. (2313) Proposal to conserve the name Momordica lanata (Citrullus lanatus) (watermelon, Cucurbitaceae), with a conserved type, against Citrullus battich // Taxon: Official News Bulletin of the International Society for Plant Taxonomy — Utrecht: International Association for Plant Taxonomy, Wiley, 2014. — ISSN 0040-0262; 1996-8175 — doi:10.12705/634.29
- ↑ Catalogue of Life in Taiwan
- ↑ 3,0 3,1 Germplasm Resources Information Network
- ↑ АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
- ↑ Portál informačního systému ochrany přírody — Agentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
- ↑ Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
- ↑ 7,00 7,01 7,02 7,03 7,04 7,05 7,06 7,07 7,08 7,09 7,10 Plants of the World Online — Royal Botanic Gardens, Kew, 2017.
- ↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе
- ↑ Ensembl Genomes
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|