Сасов татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сасов татарлары latin yazuında])
Сасов татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире

Россия: Рязань өлкәсе, Ставрополь крае

Теле

татар теленең бастан сөйләше

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Сасов татарлары (саз татарлары, бастан татарлары) — Рязань өлкәсенең Сасово районы Агломазово, Алешино, Бастан, Зур Студенец, Колдамыш, Тархан, Теньсюпин[1] һәм Ставрополь краеның Төрекмән районы Куликовы Копани (Яңа Кое авылы, Бастан авылыннан күчеп килүчеләр) авылларында яшәүче татарлар төркеме. Татар теленең бастан сөйләше һәм мәдәни-көнкүреш үзенчәлекләре буенча аерылып торалар. Нугай компоненты катнашында формалашканнар. Мөгаен, шацк татарларының дәвамчыларыдыр.

Татар диаспорасының башка күп кенә өлешләре кебек үк, сасово татарлары да казан татарларының көчле мәдәни йогынтысы астында булалар. Аларның әдәби теле Татарстанда чыгарыла торган китаплар, журналлар, газеталар һ.б. ярдәмендә формалашкан. Татарстаннан артистлар, музыкантлар, җырчылар һ.б. гастрольләре сасово татарларының музыкаль зәвыкларына зур йогынты ясаган. Революциядән соң, шулай ук 1930 елларда районның күпчелек татарлары Урта Азиягә китә.[1]

Хәзерге вакытта татарлар җәмгыяте Бастан авылында эшли, анда татарлар халыкның яртысын тәшкил итә. Зур Студенец, Алешин, Тархан, Тинсупин авылларында да татар эзе сакланып калган: кайбер татарлар анда даими яши, икенчеләре район үзәге булган Сасово шәһәренә күчеп китсәләр дә, туган йортларын дача сыйфатында кулланалар. Җирле борынгы мөселман зиратлары тиешле тәртиптә саклана һәм гамәлдә. Бастанда XIX гасыр агач мәчете билгеләнеше буенча кулланыла, икенчесе — 2008 елда югалган нигездә яңадан төзелгән.[1] Тарханда XIX гасырдагы агач мәчет калдыклары бар. Алешино авылының агач мәчете сакланмаган.

Сасоворайонында 2016 елда – 298 татар (шул исәптән Бастан авылында – 234 кеше), район үзәгендә биш йөздән артык татар кешесе яши,[1] Яңа Кое авылында якынча 700 бастан татары исәпләнә.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Махмутова Л. Т. Бастанский говор татарского языка // Материалы по татарской диалектологии. Т. 3. — Казань: Таткнигоиздат, 1974. — С. 29—47.
  • Сафаров М. А. Родники нации (татары Рязанской области) // Татарский мир. — 2006. — № 9.
  • Сафаров М. А. Татары Сасовского района. Прошлое, настоящее и будущее // Призыв из Сасова. — 1999. — № 111