Мирсәет Солтангалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мирсәет Солтангалиев latin yazuında])
(Солтангалиевчылык битеннән юнәлтелде)
Мирсәет Солтангалиев
Туган телдә исем Мирсәет Хәйдәргали улы Солтангалиев
Туган 13 июль 1892(1892-07-13)
Кырмыскалы авылы, Уфа губерниясе
Үлгән 28 гыйнвар 1940(1940-01-28) (47 яшь)
Мәскәү, Лефортово төрмәсе
Яшәгән урын Клинически[d], Сарытау[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре җәмгыять эшлеклесе, инкыйлабчы
Эш бирүче И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты
Сәяси фирка Русия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе[d] һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Ерзина, Фатима Ахмедовна[d][2] һәм Чанышева, Рауза Мухамедиевна[d][2]

 Мирсәет Солтангалиев Викиҗыентыкта

Мирсәет Солтангалиев, Мирсәет Хәйдәргали улы Солтангалиев (1892, Кырмыскалы авылы, Уфа губерниясе, бүгенге көндә Башкортстанның Кырмыскалы районы – 28 гыйнвар, 1940 ел, Мәскәү) – атаклы совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе. Мөселман халыклары арасыннан Сталин чорындагы иң югары дәрәҗәдә торган большевик-җитәкче.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стәрлетамак өязендә рус теле укытучысы гаиләсендә туа. Мирсәет алты яшьтән укый башлый һәм башлангыч мәктәпне Мактау кәгазе белән тәмамлый. 1907 елда, бик зур конкурс үтеп, Казандагы Татарская учительская школага (семинариягә) укырга керә. 1911 елда аны бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Мирсәет русчадан татарчага әсәрләр тәрҗемә итеп, гәҗит-журналларда бастыра. Димәк, гонорар акчасы өс-башны рәтләргә ярап тора. Казаннан соң ук Башкортстанда, Ырынбурда балалар укыта. Бакуга күчкәч, редакцияләрдә эшли. Февраль инкыйлабыннан соң Санкт-Петербургга юл тота.

1917 елның 1-11 маенда Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнарының съезды булып, анда Бөтенроссия мөселманнар советы (Милли Шура) сайлана. Аның җитәкчесе Ә.Т.Цаликов советның секретаре итеп Солтангалиевне чакыра. Бу аңа инкыйлаби эшчәнлек өчен киң юллар ача. Мәсәлән, ул II Бөтенроссия мөселманнары съездында делегат булып катнаша. Ә 1918 елның гыйнвар башында Солтангалиевне Эчке Россия һәм Себер мөселманнары эше буенча комиссариат рәисе итеп билгелиләр. Шул ук вакытта ул губерна Мөселман комиссариаты рәисе итеп тә куела. 1917 елның июлендә М.Солтангалиев РСДРПга керә. Хакимияткә килү белән, большевиклар «Россия халыкларының хокук декларациясе»н игълан иттеләр. Декларациядә «Россия халыкларына ирекле рәвештә үз язмышларын үзләре хәл итәргә, теләкләре булса, хәтта аерым дәүләт тә төзергә хокук бирелә» диелә. «Россия һәм Көнчыгыш мөселманнары — хезмәт ияләренә» мөрәҗәгатендә большевиклар халыкка «алтын таулары» вәгъдә итәләр. Мәсәлән, «Моннан алып сезнең динегез һәм гадәтләрегез, сезнең милли һәм мәдәни учреждениеләрегез ирекле һәм кагылгысыз» дип әйтелә.

Бу бик табигый, большевикларның шул ук шовинист икәнлекләрен белмәгән М.Солтангалиев аларга ышана һәм милли мәсьәләләрне бары тик большевистик платформа нигезендә хәл итеп була дип уйлый. Бу, мөгаен, аның иң зур ялгышларыннан берсе булгандыр. Мәсәлән, ул иске армиядә булган мөселман оешмаларын таратуда катнаша, Идел-Урал Штатын Россия составында республика төзүгә каршы чыга, хәтта аның җитәкчеләрен кулга алуны оештыра. Мирсәет Солтангалиев хәрби мәсьәләләрдә дә үзен уңай яктан күрсәтә, Мулланур Вахитов һәлак булгач, Үзәк мөселман хәрби коллегиясен җитәкли, татарлардан Кызыл Армия частьлары оештыра, ике армиянең хәрби советы әгъзасы була.

1920 елның 25 маенда РСФСР Халык Комиссарлары Советы утырышында аны Милли мәсьәләләр буенча халык комиссариатының коллегия әгъзасы итеп сайлыйлар. М.Солтангалиев җитәкчелек иткән Үзәк мөселман комиссариаты, Татарстан ACCP төзелгәннән соң, милли мәсьәләләр эше буенча Россия комиссариатының Татарстан бүлеге итеп үзгәртелә. Аны якыннан белмәгән чакта Солтангалиев Сталинны хөрмәт итә. Сталин да белемле, киң эрудицияле, оештыру сәләтенә ия булганы өчен Солтангалиевкә югары бәя бирә. Сталин үзенә каршы чыгучыларны бервакытта да онытмый һәм аларны гафу итми. Мәсәлән, Солтангалиевтән котылу өчен, аны Мәскәүдән (димәк, олы сәясәттән читләштерү өчен) җибәрү өчен, Сталин аны Кавказ артындагы бер төбәккә эшкә билгели. Әмма автономияле республикалар җитәкчелеге моңа катгый каршы чыгалар һәм Сталинга вакытлыча чигенергә туры килә. Билгеле ки, Сталин СССРны төрле «ранжирдагы» республикалардан (союздаш, автономияләр) төзүне көн тәртибенә куя. Ә Солтангалиев барлык республикалар да бер үк хокуклардан файдаланырга тиеш дип чыга. Партиянең XII съездында да (ул 1923 елның 17-25 апрелендә уза) М.Солтангалиев үзенең тәкъдимен кабатлый һәм: «Җирле милләтчелек дигән нәрсә рус державачыл шовинизмына каршы җавап формасында гына туа һәм ул милләтчелек түгел, бәлки шовинизмга каршы көрәшнең чагылышы гына булып тора», — ди. Бу кыю чыгышы һәм мантыйгы Сталинны чыгырыннан чыгара һәм ул аны башта сәяси, аннан соң физик яктан юк итәргә дигән карарга килә һәм шул «эшкә» тотына. Съезд үтеп тугыз көн тулуга, Үзәк Комитетның партколлегиясе «Солтангалиев эше»н тикшереп (бу 4 майда була), аны партиядән чыгара һәм барлык дәүләт эшләреннән азат итә. Протоколга ышансаң, янәсе, Солтангалиев әлеге коллегия эшенә катнашкан һәм «үз эшенә» аңлатма биргән. Чынлыкта ул бу хакта белми дә. Бу утырыштан соң М.Солтангалиевне кулга алалар һәм Лубянка төрмәсенә ябалар. Тик Ленинның бераз терелә башлавы гына Сталинны шиккә сала һәм ул Солтангалиевне төрмәдән чыгарырга куша.

1923 елның 9-12 сентябрендә Мәскәүдә РКП(б)ның Дүртенче киңәшмәсе уза һәм анда да «Солтангалиев эше» карала һәм аңа «Совет хакимиятенең дошманы» дигән исем тагыла, ә киңәшмәнең стенограммасы урыннардагы партия оешмаларына җибәрелә. Бу «түбән звеноларны өркетү өчен» эшләнә. Мәсәлән, шул ук елның 19-21 июлендә Казанда ГПУның нәчәлниге Шварц җитәкчелегендәге коммунистлар җыелышы үтә һәм ул Сталин линиясен яклау турында карар чыгара. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, мондый нәтиҗә ясарга була: M.Солтангалиев — инкыйлаб вакытында, гражданнар сугышы елларында Совет хакимиятен яклау өчен искиткеч күп көч куйган, бөтен энергиясен биргән кеше. Ьәм әнә шул шәхесне хакимият башында торган большевиклар соң дәрәҗәдә җәберлиләр. Моның өчен Сталин гына түгел, бөтен партия гаепле. Әлбәттә, төрмәдән чыккач, Солтангалиев чит илгә күчеп китә алыр иде (Зәки Вәлиди, Гаяз Исхакый һ.б. кебек), әмма ул аңлы рәвештә башка юлны сайлый. Мөгаен, киләчәк буыннар мине дөрес аңларлар дип уйлагандыр. Ә чынбарлык шуннан гыйбарәт: 1928 елда яңадан «Солтангалиев эше» куертыла, һәм Мирсәет Хәйдәргали улын яңадан кулга алалар. Бу юлы ул «халыкара империализм агенты» дип гаепләнә. Шул чакта бик күп татар, башкорт, кырым татарларының (мәсәлән, Вәли Ибраимов, Измаил Фирдәүс) иң белемле, алдынгы карашлы уллары, кызлары кулга алына, юк ителә - репрессиягә дучар ителә. Масштабы ягыннан ул 1937-1938 еллардагы вандализмны да арттырып җибәрә. 1930 елда М.Солтангалиевне үлем җәзасына хөкем итәләр. Ә ярты елдан соң бу карар 10 елга төрмәдә утыруга алмаштырыла. 1934 елда аны вакытыннан элек азат итәләр. Ләкин 1937 елда Мирсәет Солтангалиевне тагын төрмәгә ябалар һәм бик нык кыйныйлар. Һәм 1940 елның 28 гыйнварында аталар (хатыны һәм ике баласы да төрмәдә һәлак булалар). Шулай итеп, Сталин үзенең иң көчле идеологик оппонентларының берсеннән котыла. М.Солтангалиевнең юкка гаепләнүе, үлемгә хөкем ителә.

Язучы Ринат Мөхәммәдиевнең "Сират күпере" әсәре Мирсәет Солтангалиевнең тормыш юлына багышланган.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның тарихи үзәгендәге мәйдан 1992 елда аның исеме белән аталган. Стела Башкортстан Республикасы Кармаскалы авылында урнаштырылган.

Язучы Ринат Мөхәммәдиевнең "Сират күпере" әсәре Мирсәет Солтангалиевнең тормыш юлына багышланган.[3]

Әлҗәзаир язучысы Хабиб Тенгур (Habib Tengour) Султан-Галиев турында француз телендә роман язган.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://kazan.bezformata.com/listnews/stalina-mirsaid-sultan-galiev/183017/
  2. 2,0 2,1 (unspecified title)
  3. Мөхәммәдиев Р. Сират күпере: роман. – Казан, 1992. – 528 б.
  4. Tengour H. Sultan Galiev ou la rupture de stocks; cahies 1972-1977. - 132 p.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]