Кырмыскалы (Кырмыскалы районы)
Кырмыскалы | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Җөмһүрият | Башкортстан |
Район | Кырмыскалы районы |
Координатлар | 54°22'10"N, 56°10'40"E, 54°22'15"N, 56°11'1"E |
Нигезләнгән | 1758 |
Халык саны | 8540 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | мөселман-сөнниләр |
Сәгать кушагы | UTC+5, җәен UTC +6 |
Телефон коды | 34765 |
Почта индексы | 453020 |
Кырмыскалы (баш. Ҡырмыҫҡалы, рус. Кармаскалы) — Башкортстанда урнашкан авыл, Кырмыскалы районының үзәге. Уфадан көньякка 50 километр ераклыкта урнаша. Почта индексы — 450020.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кырмыскалы урнашкан бүгенге җирләрдә XVIII гасыр башында калын урманнар булган. Аннан ерак түгел Карлыман һәм Кырмыскалы елгалары аккан. Язма мәгълүматлар буенча бу урын Карлыман авылы башкортларыннан куртым шартында бүлеп бирелә. 1758 елда бирегә Уфа губернасының Бөре өязенә караган Борай авылыннан Исәкәй Әлмиев һәм Усман Йосыпов җитәкчелегендә 15 татар гаиләсе (мишәрләр) күчеп килә. Шул рәвешле, 1800 елда инде биредә 59 ихатада 360 кеше яшәве теркәлсә, 1859 елда 270 йортта яшәүчеләр саны 1600 кешегә якынлаша.[1] XIX гасыр ахырында авылда 3 мәчет, 3 мәдрәсә булган.
Авылда атаклы сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиев, татар хатын-кызларыннан беренче профессиональ рәссам Гайшә Рахманкулова туганнар.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1939[2] | 1959[2] | 1970[2] | 1979[2] | 1989[2] | 2002[2] | 2010[3] |
---|---|---|---|---|---|---|
3531 | ↘2944 | ↗3662 | ↗4712 | ↗5728 | ↗7843 | ↗8540 |
2010 ел җанисәбе буенча Кырмыскалыда 8540 кеше яши. Башлыча татарлар (53,6%), башкортлар (30,6%), руслар (8,5 %) һәм чуашлар (4,2%) яши.
Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Расих Ханнанов (1931—2020), язучы һәм журналист, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|