Эчтәлеккә күчү

Бозаяз

54°17′30″ т. к. 55°49′00″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бозаяз latin yazuında])
Бозаяз
Нигезләнү датасы 1757
Рәсем
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Бузовьязовский сельсовет[d][1] һәм Бозаяз районы
Административ-территориаль берәмлек Бузовьязовский сельсовет[d][1], Кырмыскалы районы, Бозаяз районы һәм Стәрлетамак кантуны
Халык саны 1492 (2010)[2],
1624 (2002)[3],
1541 (2009)[3],
3538 (1 гыйнвар 1937)[4]
Почта индексы 453149
Карта
 Бозаяз Викиҗыентыкта

Бозаяз — Башкортстанның Кырмыскалы районындагы татар (мишәр) авылы. 2010 елның 14 октябренә 1492 кеше яши.[5] Район үзәгенә кадәр 26 км ара, якындагы тимер юл станциясенә (Карлыман) – 39 км.

Бу якларга мишәрләр Борай якларыннан килгәннәр һәм Иске Мерәс (хәзер авыл Дәүләкән районына керә) авылында яшәүче Стәрлетамак өязенең Нугай даругасының Өршәк-Мең олысы башкортларыннан алганнар. Алар җирле кабилә юлбашчыларыннан җирне 20 елга арендага алып тора. Аннары шартнамә яңадан илле елга төзелә. Башта авылга нигез салучы Мөслим Каныбәков хөрмәтенә Мөслим диеп атала, тора-бара авылга Бозаяз елгасы исеме ябыша. 1920 елда Бозаязда 957 йортта 3748 кеше яши.[6]

1935-1956 елларда – Бозаяз районы үзәге.

Халык саны
1 гый 1937[4]2002[3]2009[3]2010[2]
3538↘1624↘1541↘1492

1902 елда биредә рус-татар мәктәбе ачыла, соңыннан мәктәп игенче яшьләр мәктәбе итеп үзгәртелә. 1938 елдан урта мәктәп буларак эшләп килә. Бозаяз урта мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла. 2011 елның 1 сентябрендә ул 164 бала ишекләрен ачты. Укыучыларга 23 укытучы белем бирә. 2005 елда мәктәпкә Бозаязда үскән язучы Фәнил Әсәнов исеме бирелә.

Китапханә, мәдәният йорты

Бозаязда участок хастаханәсе эшләп килә. “Ашыгыч ярдәм” бригадасы якын-тирәдәге авыруларны коткара.

Авылда даруханә бар.

Авылның атаклы кешеләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
1902 Бикмәтов Сәлим Түрйән улы хәрби хезмәткәр 1942-07-10
1910 Әбдиев Йәмғәфир Сәйетғәли улы сугышчы
1916-12-30 Әбдиев Сәлимйән Билал улы сугышчы 2011
1923 Әбдиев Ибраһим Минһаж улы сугышчы
1926-12-22 Рифгать Әбдиев Уфа дәүләт авиация техник университеты уйлап табучы 2019-04-06 Королёв
1929-12-30 Фәнил Әсәнов шагыйрь
драматург
1995-01-31 Уфа
1956-08-28 Әбдиев Ринат Ғәзизйән улы Уфа дәүләт нефть-техника университеты инженер-механик Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.

Бозаязда халыкны эш урыннары белән ҖЧҖ токымчылык заводы "Дружба" (сарыкчылык) һәм “ДУП” Бозаяз питомник-совхозы (сортларны тикшерү кишәрлеге) тәэмин итәләр.

Истәлекле урыннар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бозаяз елгасы аша салынган таш күпер (Екатерина күпере) архитектура һәм тарих һәйкәле булып тора. Аны 18 гасыр ахырында салганнар. 1915 елда Бозаяз елгасы аша тагын бер күпер салынган, авыл картлары сүзе буенча аны Беренче бөтендөнья сугышында әсир ителгән "әвстерләр" салган, ягъни австриялеләр.

  1. 1 2 ОКТМО
  2. 1 2 http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw
  3. 1 2 3 4 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  4. 1 2 Башгосиздат Башкирская АССР: районный экономический справочник
  5. ↑ Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel 2016 елның 4 март көнендә архивланган
  6. ↑ Асфандияров А.З. История сел и деревень Башкортостана и сопредельных территорий. - Уфа, Китап, 2009. - 744 с. Страница 181.