Камышлы (Кырмыскалы районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камышлы (Кырмыскалы районы) latin yazuında])
Камышлы
баш. Ҡамышлы
Нигезләнү датасы 1872
Рәсми исем Ҡамышлы
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Камышлинский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Камышлинский сельсовет[d]
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 417 (2010)[2]
Почта индексы 453024
Карта

Камышлы (рус. Камышлинка) – Кырмыскалы районындагы авыл, Камышлы авыл советы үзәге. Район үзәгеннән көньяк-көнчыгышка 22 км һәм Төкен тимер юл станциясеннән төньякка таба 5 км еракта урнашкан. Халкы: 1906 — 709 кеше; 1920 — 967; 1939 — 1042; 1959 — 550; 1989 — 359; 2002 — 417; 2010 — 417 кеше. Руслар яши (2002). Урта мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, китапханә бар.

Авылга 1872 елда Стәрлетамак өязе Табын волосте Малай авылы башкортларының асаба җирләрендә Вятка губернасы игенчеләре Камышлы бистәсе буларак нигез сала. 1896 елда 82 йортта 474 кеше яшәгән. 1906 елда земство мәктәбе, 3 бакалея кибете, май чыгу йорты теркәлгән. 1920нче елларда хәзерге исемен һәм статусын йөртә.

Халык саны
2010[2]
417

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]