Асаба башкортлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Асаба башкортлар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Асаба башкортлар - 16 йөзнең 2 нче яртысы - 19 йөз арасында Көньяк Уралның төньяк-көнбатышында яшәгән, җир биләүдә борынгы ыруглык тәртипләре хокукын саклаган халыкка карата Рус дәүләте оешмаларында кулланылган атама.

Асаба башкортларга керүчеләр, этник яктан караганда, күп компонентлы булган. Рус дәүләтенә буйсыныр алдыннан Урал төбәгендә яшәгән иштәк, нугай, татар һәм өлешчә фин-угыр этник төркемнәре дә асаба башкортларга кергәннәр.

Көньяк Уралның төньяк-көнбатышында асаба башкортлар этник төшенчәсе әкренләп өстенлекләргә ия булган аерым катлау атамасына әверелә. 1855 елдан типтәрләрне дә башкорт-мишәр гаскәренә ала башлагач һәм ул гаскәриләрне «яңа башкортлар» дип атауга күчкәч, «башкорт» дигән этник кавем төшенчәсе төбәктә тәмам юкка чыга дияргә була.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Исхаков Д.М. Из этнической истории татар восточных районов Татарской АССР до начала 20 в. К вопросу этнической истории татарского народа. Казан, 1985;
  • Исхаков Д.М. Историческая демография татарского народа (18 - нач. 20 вв.) Казан, 1993;
  • Исхаков Д.М. От средневековых татар к татарам нового времени (этнологический взгляд на историю волго-уральских татар XV-XVII вв.). Казан, 1998;
  • Рахматуллин У.Х. Население Башкирии в XVII-XIX вв. М., 1988.