Нугай Урдасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нугай Урдасы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ногай Урдасы

Нугай Ордасы(Олуг Нугай Ордасы, Нугай Йорты[1])- 1481 елда Урыс елъязмалары буеча Маңгыт Йорты Нугай Урдасы дип атала башлый. Татар дәүләтләренең берсе. Нәкъ ошбу дата Олуг Нугай Ордасы барлыкка килгәнел дип санала. Алтын Урда дәүләтендәге Идегәй Бәкләрибәге идәрә колган эчке олус исеме. Сарай хакимлеге соң килеп чыккан күчмә дәүләт, 1440-1634 елларда түбән Идел һәм Җәек (Урал) елгасы арасында урнашкан булган.

Алтын Урда дәүләте җимерелгәннән соң барлыкка килгән дәүләт. Аксак Тимер Алтын Урданы җимергәч, шәһәрләрен һәм авылларын туздыргач, утраклыкка күчмәгән татар кабиләләре Идегәй би һәм аның балалары тирәсенә тупланалар. Нугай Урдасы Казан ханлыгы белән тыгыз бәйләнештә булган. Казан ханнарының хатыннары арасында Нугай Урдасы мирзаларының кызлары булган, мәсәлән, Нурсолтан, Сөембикә.

Шәһәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ногай Ордасының пәйтәхете Сарайчык шәһәредер. Сарайчык шәһәре җаек елгасының төбән өлешендә тора Сарайчык авылы янында Казакъстан республикасының Атырау өлкәсендә.

Сарайчык Мангыт Йорты пәйтехете соңрак Нугай Ордасы пәйтәхетенә әверелде.

Шәһәр XIII гасырда оешкан. Алтын Урда дәүләте булганда, Кырым һәм Кавказдан Каракорумга һәм Китайга җанлы сәүдә юллары Сараичик аша үтте. XIII-XIV гасырлар шәһәрнең чәчәк аткан чоры иде, ләкин XV гасырда Сараичик Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан юк ителде, һәм анда яшәүчеләр күбесенчә үтерелде. Ногай Урда башкаласы булгач кына, шәһәр яңадан торгызыла башлады.

XVI гасыр башында Казакъ хан Касыйм Сараичик шәһәрен Казакъ ханлыгына яулап алды.

1580 елда Сараичик Ермак Тимофеевич җитәкчелегендәге Идел казаклары тарафыннан яулап алына. Шәһәр тулысынча җимерелде һәм җимерелде. Шулай ук, Сараичикта Алтын ханнар һәм Ногай Урда хакимнәре басып алучылар җиңелгән.

Идәрәчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нугай ордасының

  1. Идегәй дастаны.