Себер ханлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Себер ханлыгы latin yazuında])
Себер ханлыгы
юк ителгән

 

1468 — 1588 (1598)





Себер ханлыгы 15-16 гасырларда
Башкала Чимги-Тура, Кашлык
Тел(ләр) иске татар теле
Халык себер татарлары, башкортлар, хантлар, манси, һ. б.
Идарә итү төре ханлык
Нәсел Шәйбәниләр, Тайбугалар

Себер ханлыгы (Seber xanlığı; Себер йорты, Seber yortı) — 1428-1598 елларда Көнбатыш Себердә урнашкан татар феодаль дәүләте. Төп халкы – себер татарлары.

Күрше дәүләтләр – Пермь кенәзлеге, Казан ханлыгы, Нугай Урдасы.

Себер ханлыгына Алтын Урда җучиләре династиясенең Шәйбанилар ыруыннан чыккан Хаҗимөхәммәтнең улы Мәхмүтәк заманында 1359 елда нигез салына.

Шәйбан Бату ханның энесе булган. Бату хан аңа Көнбатыш Себернең Урал белән Иртеш арасындагы улусын бүлеп биргән. Шушы җирләрдә Себер ханлыгы барлыкка килгән. Элек бу улус татарлары терлек асрау һәм төньяк тайга урманнарында сунарчылык белән шөгыльләнгән булсалар, ханлык дәверендә игенчелек һәм шәһәр культурасы да үскән.

Шәһәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ханлыкта Искер (Иске йир, җир—иске шәһәр мәгънәсендә), башкалалар Чыңгы Тура (соңрак Төмән) һәм Кашлык, шулай ук Тубыл (Тобольск), Тонтур, Касыйм-Тура һәм башка шәһәрләр булганлыгы мәгълүм.

Археологик тикшерүләр һәм үткән йөзгә кадәр сакланган урта гасыр корылмалары калдыклары шәһәрләрдә таштан кору архитектурасы, төрле һөнәр, ювелирлык сәнгате яшәгәнлеген раслыйлар.

Көнбатыш (Казан ханлыгы, Русь) һәм Шәрык белән (Кытайга тикле) халыкара сәүдә барган. Читкә чыгарыла торган товарларның төп өлешен затлы мехлар һәм туннар тәшкил иткән.

Яулап алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан һәм Әстерхан ханлыкларын басып алганнан соң, рус гаскәрләре Себер ханлыгына каршы сугышны башлый. Явыз Иван Себер ханлыгын басып алуны казаклар атаманы Ермакка йөкләгән. Баштарак Ермак юл кисүче һәм карак булган, ул Уралдан патшага талаган алтыннарын җибәргән һәм шуның белән үзен аклаган.

Явыз Иван Ермакның соравы буенча аңа булышка зур гаскәр дә җибәргән, һәм Себерне басып алу башланган. Соңгы Себер ханы Күчем үз дәүләтен саклап калу өчен бик озак һәм авыр көрәш алып барган. Ермак татарлар белән сугышта һәлак булган, ләкин Себергә һөҗүм яңа көчләр белән дәвам иттерелгән.

1598 елда рус воеводалары белән соңгы бәрелештә Күчем җиңелгән. Себер ханлыгы басып алынган һәм, соңрак К. Маркс бик дөрес әйткәнчә, «шуның белән Азия Русиясенә нигез салынган». 16 гасырга Кырым ханлыгыннан кала татар дәүләтләре Россия тарафыннан басып алына.

Себер хакимнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риваятьтәге Себер хакимнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар — хан
  • Кызылтиң, Татар улы
  • Дәмәтәй, Татар улы
  • Юваш, Кызылтиң улы
  • Ишем, Юваш улы
  • Мәмәт, Ишем улы
  • Көтеш, Мәмәт улы
  • Аллагулла, Көтеш улы
  • Күзәй, Аллагулла улы
  • Җибәркул, Юнаш улы
  • Бахмур, Җибәркул улы
  • Яхшимәт хан
  • Юрак хан, Бахмур улы
  • Мунчак хан, Юрака улы
  • Юзак, Мунчак улы
  • Ун-Сум, Юзака улы
  • Иртешәк, Ун-Сум улы. Чыңгызханга җиңелгән
  • Тайбуга, Иртешәк улы — Таубуга Себер морзалары династиясенә нигез салучы (1220-?)

Шәйбән олысы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тукый-Тимер нәселе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әбелхәер ханлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Себер ханнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төмән ханнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.