Хантлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хантлар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хантлар
Khanty in front of Chum near Lake Numto.jpg
Хантлар Нумто күле янындагы чум каршысында
Гомуми саны: 31 500 кеше
Таралышы: Русия байрагы Русия Федерациясе: 30 943 (2010)[1], 28 678 (2002)[2]
Тел: ханты теле, урыс теле
Дин: шаманлык, православие
Раса төре: Субурал тибы
Бүтән халыкка керүе: угырлар
Якын халык: манси, маҗарлар

Ха́нтлар (үзатамалары — ханти, хандэ, кантэк, иске урыс телендә остяклар) — Көнбатыш Себернең төньягында, нигездә Ханты-Манси автоном округында яшәүче аз санлы җирле халык. Ханти атамасы кешеләр буларак тәрҗемә ителә.

Саннары һәм яшәү җирләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хантлар арасында өч этнографик төркем аерып чыгарыла: төньяк, көньяк һәм көнчыгыш, көньяк (Иртыш буе) хантлары урыс һәм татар халыклары белән нык катыш[3]. Урыс телендәге тарихи остяк атамасының татар сүзе иштәк (башкорт) белән бәйләнеше бар дип санала.

2002 елгы халык санын алу буенча Русиядәге хантлар саны 28 678 кеше тәшкил итә, шулардан 59,7% Ханты-Манси автоном округында яши торган була, 30,5% - Ямал-Ненец автоном округында, 3,0% — Тум өлкәсендә, 3,0% — ХМАО белән ЯНАОларын исәпкә алмыйча Төмән өлкәсендә, 0,3 % — Коми Республикасында.

2010 елгы халык санын алу буенча хантларның саны 30 943 га кадәр үсә, шуларның 61,6% Ханты-Манси автоном округында, 30,7% — Ямал-Ненец автоном округында, 2,3% — ХМАО белән ЯНАОларын исәпкә алмыйча Төмән өлкәсендә, 2,3% — Тум өлкәсендә, 1,4% — Новосибирск өлкәсендә яши торган була.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Когалымда «Болан көтүчесе» бәйрәмен котлау, 2010 ел

Хантларның бабалары көньяктан Обь елгасының аскы агымына күченеп киләләр һәм бүгенге Ханты-Манси автоном округын һәм Ямал-Ненец автоном округының көньяк районнарында урнашалар, I меңьеллыкның азагыннан аборигеннарның һәм күчеп килгән угор кабиләләренең кушылуы нәтиҗәсендә бүгенге хантларның этногенезы башлана[4].

Хантлар үзләрен нигездә яшәгән елгалары белән бәйлиләр, мәсәлән Kondikhou ï = «Конды кешеләре», As-jah = «Обь халкы». Самоедлар (ненецлар, энцлар, нганасаннар һәм селькупларның гомуми атамасы) аларны яран яки ярган дип атап йөрткәннәр.

Гадәти шөгыльләре - балык тоту, ау һәм боланчылык. Гадәти диннәре - шаманизм һәм православие (XVIII гасырдан).

Телләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 2010 елгы Бөтенрусия халык санын алу
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. 2002 елгы Бөтенрусия халык санын алу. 2009 елның 24 декабрь көнендә тикшерелгән. 2011 елның 21 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  3. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Ханты. БСЭ. 2011 елның 28 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  4. Владимир Вольфович Богуславский Славян энциклопедиясе, 2 томда