Вепслар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вепслар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
вепслар
Flag of Vepsia.svg
вепс милли вулысының байрагы
Гомуми саны: 6400
Таралышы: Русия байрагы Русия Федерациясе:
5936 (2010 г.)[1], 8240 (2002 г.)[2]
Тел: вепс теле, рус теле
Дин: нигездә православие
Якын халык: фин-угыр халыклары, кареллар

Ве́псы (вепс. vepsläižed; искергән — чудь) — Карелиядә, Вологда һәм Ленинград өлкәләрендә яшәүче аз санлы фин-угыр халкы. 2006 елның апрелендә Русиянең Төньягында, Себердә һәм Ерак Көнчыгышында яшәүче төп аз санлы халыклар исемлегенә кертелә[3].

Атама һәм төркемчәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзатамалары — vepsä, bepsä, vepsläižed, bepsaažed, lüdinikad. 1917 елга кадәр вепслар рәсми рәвештә чудь дип аталып йөртеләләр. «Вепслар» этнонимы инде хәзерге заманда кулланыла башлый.

Вепсларның өч этнографик төркеме аерыла:

  • төньяк (Онега буе) вепслары;
  • урта (оят) вепслары;
  • көньяк вепслар.

Килеп чыгышлары һәм тарихлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: весь (кабилә)

Бүгенге көндә тарихчыларда вепс этносының килеп чыгышы (генезисы) турында төгәл мәгълүмат юк. Галимнәрнең фаразлары буенча вепслар башка Балтыйк буе халыкларының формалашуы белән бәйле һәм, мөгаен, алардан б.э. 1нче меңьеллыгының икенче яртысында аерылып чыкканнар.

Вепслар беренче тапкыр б.э. VI гасырында искә алына дип исәпләнә (остгот тарихчысы Иордан вас кабиләсе турында яза). Ибне Фадлан (X гасыр) вису кабиләсе турында яза. Рус елъязмалары, мөгаен, шушы ук халыкны XI гасырдан башлап весь дип атап йөртә башлый. Башка рус чыганаклары аларны нигездә чудь дип атап яза.

Традицион тораклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Традицион тораклары һәм материаль мәдәнияләре төньяк русларныкына бик якын.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XI—XII гасырларда вепслар арасында православие тарала, ләкин җирле ышанулар озак сакланып килә, мәсәлән йорт иясенә (pert'ižand) ышанулар, чирлеләр өшкерүче (noid) янына йөргәннәр.

2002 елларда торак пунктларда вепсларның саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карелия Җөмһүрияте:

Петрозаводск шәһәре 2698

Шёлтозеро авылы 385

Рыбрека авылы 322

Кварцитный бистәсе 183

Кондопога шәһәре 155

Шокша авылы 119

Ленинградская өлкәсе:

Винницы авылы 309

Подпорожье шәһәре 118

Курба бистәсе 111

Лукинская авылы 101

Санкт-Петербург:

Санкт-Петербург шәһәре 318

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 2010 елгы Бөтенрусия халык санын алу
  2. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. 2002 елгы Бөтенрусия халык санын алу. 2009 елның 24 декабрь көнендә тикшерелгән. 2011 елның 21 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  3. Распоряжение Правительства РФ от 17 апреля 2006 г. N 536-р