Остготлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Остготлар latin yazuında])

Остготлар (остроготлар (лат. Ostrogothi), грейтунглар (лат. Greutungi)) — алман кабиләсе, готларның көнчыгыш тармагы.

3 гасырда Кара диңгез буендагы далаларга, ДнепрТын аралыгына, өлешчә Кырымга килеп урнашканнар. 4 гасырның 2 яртысында Һерманарих җитәкчелеге астында остготлар кодрәтле кабилә берлеген төзегәннәр, бу берлек остготлардан тыш башка алман, скиф-сармат вә славян кабиләләрне берләштергән. 375 елда бу берлек һуннар тарфыннан тар-мар ителгән. Остготларның төп өлеше һуннар белән бергә көнбатышка юл алып, Паннониядә урынлашкан. 5 гасыр уртасында, Аттила вафатыннан соң, остготлар һуннарга каршы баш күтәреп аларның хакимлегеннән азат булганнар.

493 елда остготлар Теодорих җитәкчелеге астында Италиягә яу чабып Равеннаны басып алганнар һәм Остготлар кыйраллыгын булдырганнар. Кыйраллык составына Италия, Сицилия, Альпалды районнары, Далмация, 510 елдан исә Прованс кергән. Остготларның төп өлеше Урта һәм Төняк Италиягә килеп урнашкан. Византиягә каршы сугышында җиңелеп (552554), Остготлар кыйраллыгы бар булуыннан туктаган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]