Далмация

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Далмация Хорватия харитасында

Далмация (хорв. Dalmacija, ит. Dalmazia, серб. Далмација, лат. Dalmatia) — Балкан ярымутравының төньяк-көнбатышында, Әдрән диңгез буенда урнашкан тарихи өлкә. Өлкә исеме борынгы яшәүчеләре (далматлар) исеменнән килеп чыкты. 6—7 гасырларда бирегә славяннар килеп урнашкан. 9 гасырда Хорват дәүләте, 12 гасыр башында Маҗарстан составына кергән. 12—15 гасыр. башында урта гасыр шәһәр коммуналары (Задар, Сплит, Дубровник, Котор һ.б.) чәчәк атканнар. 1420—1797 елларда Далмация (Дубровниктан башка) Венеция кулы астында булган (16 гасырда Далмациянең эчке районнары Төркия тарафыннан яуланган), 1797—1918 елларда Австрия составында (1805—13 елларда Франция кулы астында, 1809—13 елларда Иллирия провинцияләре составында). 1918 елдан Далмация (Задар һәм Италия тарафыннан яуланган кайбер утраулардан башка) Серблар, Хорватлар һәм Словенлар кыйраллыгы (1929 елан Югославия) составында. 1941 елдан фашистлар тарафыннан оештырылган курчак «Мөстәкыйль Хорватия дәүләте» составына кертелгән. Әлеге вакытта Черногория (көньяк өлеше) һәм Хорватия составында.