Һуннар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һуннар latin yazuında])
Һуннар
Сурәт
Туган тел Hun tele
Гамәлдән чыгу датасы 469
Харита сурәте
Моңа бәйле сурәт
 Һуннар Викиҗыентыкта
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Ат өстеннән җәядән ату - һуннарның төп сугыш техникасы иде.

Һуннар - нигездә төрки телле кабиләләрдән торган күчмә кабиләләр берләшмәсе. Тарихта беренче тапкыр Рим тарихчысы Тацит тарафыннан телгә алынган һуннарның 91 елда Каспий диңгезе тирәсендә урнашулары, соңрак 150 еллар тирәсендә Көньяк-Көнчыгыш Кавказ тирәләрдә яшәүләре билгеле. Шулай ук фин-угыр компоненты да булуы ихтимал.

Б.э.к. IX гасырдан ук хунну исеме белән билгеле булган халык турыдан-туры бәйләнешләре ихтимал дип санала.

Приск һуннарның үз теле булуын хәбәр итә; бу мәсьәлә тарихчыларның уртак фикергә килмичә гасырлар буенча бәхәсләшүенә китерә. Һуннар илендә кулланылган күп телләр арасында, уртак тел буларак гот теленең киң кулланылганы хәбәр ителә.[1] Һуннарның төп сугыш техникасы булган атлы укчы һөҗүм иткән тарафның күп-санлы укчылар яки арбалетчыларны әзерләгәнчегә кадәр тактик өстенлек биргән. Шундый көтелмәгән һөҗүмнәр дәвамында сызгыра торган укларны куллану, практик уңайлылыктан тыш өстәмә психологик корал буларак та кулланылган.

Һуннар һәм аларның дәвамчылары күршеләрен җәядән ату сәләтләре белән таң калдырган. en:Procopius'ның язулары булган Strategikon'да (ингл.) һәм башка хезмәтләрендә аңлатылганча, римлылар үзләренең хәрби көчләрен авыр пехотадан күпләре җәяләр белән коралланган кавалерияга үзгәртәләр, Византиялылар үзләренең кавалериясендә укчы һөҗүм берлекләрен булдыралар.[2][3]

Һуннар Европа һәм Азия күп кабиләләренә, аеруча төрки телле халыкларына йогынты ясаганнар. Кайбер чыганаклар буенча һуннар төрки кабиләләрга караганнар.

Исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хилл (2009:453) хәбәр иткәненчә[4]:

Термин һу/ху/huХань ыругы кытайлылардан булмаган халыкларны билгеләү өчен куллана иде, күбесенчә 'варвар' дип тәрҗемә ителә. Күбесенчә ул Кытайдан төньякка һәм көнбатыш якка таба яшәүче, гадәттә тышкы күренеше белән Европеоид яки өлешчә Европеоид расадан булган халыкларны билгеләү өчен кулланылды.

Чыгышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һуннарның чыгышлары турында фәнни даирәләрдә уртак фикер юк, бик күп төрле теорияләр барлыкта.

Традицион Хунну теориясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һуннарның Азиядән чыгышлары турында бәхәсләре 18 гасырда en:Joseph de Guignes беренче тапкыр Һуннарны Кытай чыганаклары (ингл.) тасвирлаган Хунну халкы белән бәйләргә кирәклеген тәкъдим итүеннән бирле бара.[5] Де Гийнес сәяси берлекләренең генеалогиясенә игътибар итеп, Һуннар чыннан да хуннуларның физик токымнары булу-булмавына аз игътибар бирде.[6] Шулай да, 18-19 гасырда патшалык иткән этноцентризм һәм романтик милләтчелек контекстында туган фикере ,[7] башкалар тарафыннан кабул ителеп, вакыт узуы белән романтик милләтчелек һәм туранчылык фикерләрен дәлилләү өчен үзгәртелде.

18 гасыр француз төрки дөньясы белгече en:Joseph de Guignes фикереннән башлап, 4 гасырда Европа чикәренә килеп җиткән Һуннарны Монголия регионыннан анардан якынча 300 ел элек чыгып киткән хуннулар белән бәйлиләр. Хунну-Кытай сугышы сәбәпле, хуннуларның төньяк өлеше Төньяк-Көнбатышка таба чигенде; аларның токымнары Евразия аркылы күченә алу сәбәпле, Һуннар белән берникадәр мәдәни һәм генетик дәвамчылыклары була ала дип исәпләнелә.[8]

Бу теориягә Классик кытай галиме һәм Нанкин император университетының беренче президенты Wei Zhao (204273 еллар) хәбәре дә тәэсире бар: “Хань династиясе заманаларында (б.э.к. 206 - б.э. 220 елларда) алар (Һуннар) хунну 匈奴 дип йөртелгән, шул ук халыкка en:Hunyu 葷粥 итеп дә дәшкәннәр. Шулай ук, en:Xunyu 獯粥 аларның борынгы бабалары булган en:Chunwei 淳維 исеменең башка бер транскрипциясе генә”.[9][10]

Кытай историографиясендә бу шулай ук Б.э.к. 2 гасыр азагында - 1 гасыр башында яшәгән Сыма Цянь исемле кытайлы галименең Бөек тарихчы язулары (ингл.) хезмәтендә, шулай ук en:Ying Shao (140-206 ел), һәм en:Jin Zhuo (3-4 гасыр) тарихчыларының хезмәтләрендә күрсәтелә.[11] Бернинди аргументларны китермичә, алар Xunyu һәм en:Xianyun исемнәре Хань династиясе заманында Xiongnu/Хунну (匈奴) дип аталган халыкны билгеләү өчен кулланылган дип әйтәләр. Шул ук фикерне en:Tang dynasty коментаторы en:Sima Zhen (як. 8 гасыр) кабатлый.[12]

Фонетик эзләнүләре һәм бронзада язуларның чагыштырылуы һәм билгеләрнең үзенчәлекләрен истә тотыпулары en:Wang Guowei (18771927) Guifan, Xunyu, en:Xianyu (鮮虞), en:Xianyun (獫狁), en:Jung, en:Di, һәм Hu исемнәре астында билгеләнгән кабиләләр соңгырак Кытай тарихына Xiongnu/Хунну исеме,[13][14][15] һәм Евразия тарихына Һуннар исеме астында кергән халыкны билгеләү өчен кулланылган дип нәтиҗә ясый.

Шулай да, Һун һәм хунну арасындагы бәйлелекне күрсәтүче дәлилләр нык булуына ышанырга мөмкинлек бирми.[8] Һуннарның чыгышларын аңлатуда замандаш эзләнүләр мәктәбе элек зур тәэсире булган этник милләтчелек (ингл.) карашлар урынына этногенезис (ингл.) ысулларын өстен күрә.

Замандаш этногенетик интерпретациясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Ethnogenesis
Һун казаннары

Үз заманнарыннан килгән әдәбият Һуннарның чыгышларын ачык килеш аңлатмый. Билгесез килеп чыккан Һуннар беренче тапкыр Тын (Tanais) елгасы тирәсендәге яшәүче аланнарга һөҗүм итүләрендә сүзгә алына. Гасырлар буенча төрле аңлатулар бирелсә, якынрак заманаларда чыгып килгән теорияләр һуннар кебек күчмә халыклар конфедерацияләрне тиз оешып, шулай ук тиз таралаша алучы төрле мәдәни, сәяси һәм лингвистик төркемнәрнең берлекләре буларак күрә.[16][17][18] Ягъни, ачык чыгышын табу мөмкин түгел дигән сүз. Халыкларның Бөек күченеше чоры буенча австриялы эксперт en:Walter Pohl белдергәненчә, "Ышанычлылык белән, 4 гасырда Һун исеме дала сугышчыларының престижлы хәкимлек төркемнәрен билгеләгәнен генә әйтә алабыз."[17] Һун исеме киң һәм географик бәйләнеше булмаган җирләрдәге төрле төркемнәрне билгеләү өчен төрле чыганакларда очрый (башкалар арасында Һинд, Фарсы, Кытай, Византия, Рим).[17][19][20][21][22] Европадагы Һуннар чорының беткәненнән соң да Греция һәм латин дөньясы хроникаларында Кара диңгез тирәсендәге регионында төркемнәрне "Һун" термины белән билгеләү дәвам иткән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һуннарның көнбатышка күчеше

Баштарак һуннар Үзәк Монголиядә һәм Төньяк Кытайда торганнар. Вакыт узу белән һуннарда ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре үзгәрә башлап, БЭК II гасыр башында Модэ торган ярымфеодаль дәүләткә нигез салганнар. Соңрак күчмә дәүләт ике өлешкә аерылган: көньяк Һуннулар үз җирләрендә торып калганнар, ә төньяк Һуннулар Җидесу ягына, хәзерге көньяк Казакъстандагы далага таба күченеп киткәннәр. Һуннарның бер өлеше далада калган, ә иң зур күпчелеге Көньяк Уралга таба күченгәннәр.

һун империясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

һун империясе
Төп мәкалә: һун империясе

Көньяктагы кабиләләр элгәрге хуннулардан аерылганнаргә күрә аларны һуннар дип йөртелгән. Һуннар IV гасырда көтбатышка таба үзләренең мәшһүр яуларын башлаганнар. Иделне кичеп, Азак диңгезенә һәм аннары Кырымга кадәр килеп җиткәннәр. 375 елда һуннар, борынгы герман кабиләләрен тәшкил иткән готлардан һәм сарматлардан оешкан Германарих патшалыгын тар-мар итеп, Үзәк Европага юнәлгәннәр. Элекке Рим империясе биләмәләрен басып алганнар. Көнбатыш Евразиянең бик зур территориясендә, Идел белән Рейн арасында, яңа империя - һун империясе килеп чыккан.

БЭК IV гасырның җитмешенче елларында һуннар Көнчыгыш Европага килеп чыгалар һәм зур дәүләт төзиләр. V гасыр урталарында Аттила исемле бөек идарәче дәүләтнең хакимиятенә килә. Аның исеме Ат Иле төрки сүзләреннән чыккан. Аттила барлык һуннарны үз кулы астында берләштерә һәм Көнбатыш Европада сугышлар алып бара.

Файл:Huncauldron Hungary.jpg
Венгрия байрагы Маҗарстандә 2006да табылган 5 гасыр Һун казаны.[23]

Һуннарның бер хәким астындагы уртак көч булмауларына ышаган. Күп һуннар Көнчыгыш һәм Көнбатыш римлылар һәм готлар тарафыннан түләүле гаскәр буларак кулланылды. Исеме билгеле булган беренче Һун en:Uldin[5] готлар патшасы en:Radagaisus көчләренә каршы һуннар һәм аланнар төркеме башында Италияны яклаганы билгеле.

Һун алтын һәм анар беләзеге өлеше, 5 гасыр, en:Walters Art Museum музее

408 елда Көнчыгыш римлылар Uldin'ның һуннары тарафыннан яңа басымны сизә башлыйлар. Uldin Дунайны күчеп en:Moesia җирендәге Castra Martis исемле каланы ала, аннары en:Thrace өлкәсен талый. Көнчыгыш римлылар Ульдинга акча тәкъдим итеп аны туктатырга торышсалар да, соралган акча күләме югары булгач - аның ярдәмчеләренә акча тәкъдим итәләр. Нәтиҗәсендә Ульдиннын төркеменнән күп һуннар китә башлый.

451 ел 20 июнь — Каталаун аланында Атилла җитәкләгән һуннарның көнбатышка явы туктатыла.

Һуннарның Европага күченешенең сәбәбе Азия кыйтгасында 4 гасыр уртасында зур империя булдыручы Жужань ханлыгының (ингл.) үсүе белән аңлатыла ала. Башка җирләр арасында, ул Xianbei дәүләте (ингл.) кулыннан алганнары татар җирләрен дә үзенә ала. Жужан көченең көнбатышка таба таралуы Һуннарны Европа тарафына этүенә китергән дип уйланыла.[24]

Аттила җитәкчелегендәге һуннар

Болгарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңрак Һуннар контролендә булачак җирләрдә яшәгән болгарларны телгә алган борынгы грек Птолемейның II гасырда язылган География әсәре (Γεωγραφικὴ Ὑφήγησις, ингл.)[25][26][27], III—IV гасыр чигенә кадәр яшәгән әрмән историограф Мар Абас Катина (рус.) хәбәрләре[28] һәм 354 елгы аноним латин телле хронограф (рус.)[29] язуларыннан соң, Һун империясе таркалуына кадәр болгарлар турында башка мәгълүмат күзәтелми. Бу вәзгыять болгарлар һуннар дип аталган кабиләләр берләшмәсенә кергән дип уйларга нигез бирә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Sinor, Denis. 1990. The Hun period. In D. Sinor, ed., The Cambridge History of Early Inner Asia. Cambridge University Press. pp. 177-205.
  2. Petersen, Charles C. (August 1992). «The Strategikon: A Forgotten Military Classic». Проверено 7 June 2011. архив күчермәсе, Archived from the original on 2015-07-22, retrieved 2013-01-28 
  3. en:Composite bow#Laths stiffening the gripтан бер өлешенең тәрҗемәсе(ингл.)
  4. Hill, John. 2009. Through the Jade Gate to Rome: A Study of the Silk Routes during the Later Han Dynasty, First to Second Centuries CE. BookSurge. ISBN 978-1-4392-2134-1.
  5. 5,0 5,1 Thompson, E. A. 1948. A History of Attila and the Huns. Oxford University Press.
  6. Maenchen-Helfen, Otto J. The Legend of the Origin of the Huns. Byzantion, 1944-1945, vol.17, pp.244–251
  7. Michael Kulikowski. 2005. Rome's Gothic Wars. Cambridge University Press.
  8. 8,0 8,1 David Curtis Wright, 2011. The history of China Santa Barbara:Greenwood, p.60, 2nd ed. ISBN 978-0-313-37748-8
  9. Wei Zhao et al., "Book of Wu", p. 2849
  10. Lin Gan 林幹, "Xiongnu shiliao huibian 匈奴史料彙編", Vol. 1, p. 1, Beijing, Zhonghua Shuju, 1988
  11. Sima Qian, "Shiji", Bo-na, 1958, Ch. 110, p. 1a
  12. Taskin V.S., "Materials on history of nomadic tribes in China 3rd-5th cc", Issue 3 "Mujuns", "Science", Moscow, 1992, p. 276, ISBN 5-02-016746-0
  13. Wang Guowei, "Guantang Jilin" (觀堂集林, Wang Guowei collection of works), Ch.2, Ch. 13
  14. Taskin V.S., "Materials on history of nomadic tribes in China 3rd-5th cc", Issue 3 "Mujuns", p. 276
  15. Taskin V.S., 1968, "Materials on history of Sünnu", "Science", Moscow, p.10
  16. N.M. Khazhanov. Nomads and the Outside World. Chapter 5
  17. 17,0 17,1 17,2 Walter Pohl. 1999. Huns. Late Antiquity: a guide to the postclassical world, ed. Glen Warren Bowersock, Peter Robert Lamont Brown, Oleg Grabar. Harvard University Press. pp.501-502
  18. Christian, David. 1998. History of Russia, Central Asia, and Mongolia. Wiley-Blackwell. ISBN 0-631-20814-3
  19. Bauml, F.H.; M. Birnbaum, eds. 1993. Attila: The Man and His Image.
  20. Heather, Peter. 1995. The Huns and the End of the Roman Empire in Western Europe. English Historical Review, 90: 4-41.
  21. Heather, Peter. 2005. The Fall of the Roman Empire, p.149.
  22. Maenchen-Helfen, Otto J. (ed. Max Knight). 1973. The World of the Huns: Studies in Their History and Culture. Berkeley: University of California Press. ISBN 0-520-01596-7
  23. Hunnic age sacrificial cauldron has been found 2006, Hungary
  24. J. B. Bury, The Invasion of Europe by the Barbarians
  25. Dobrev, Petar 2001
  26. Fries, Lorenz and Claudius Ptolemy. Tabula IX. Europae(үле сылтама). In: Servetus, Michael. Opus Geographiae. Lyon, 1535.
  27. Germanus, Nikolaus and Claudius Ptolemy. Geographia 2008 елның 8 апрель көнендә архивланган.. Ulm: Lienhart Holle, 1482. (fragment)
  28. Моисей Хоренский. История Армении, кн. II, 9
  29. Chronographus anni 354. Cap. XV. Liber generationis. Monumenta Germaniae Historia. Auctor. Antiquissimi, t. Х1, р. 105.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]