Манси

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Манси latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Манси
Үз аталышы

меньдси, моансь

гомуми сан

12 500 кеше кеше

яшәү җире

Русия байрагы Русия Федерациясе:
12 269 (2010 г.)[1], 11 432 (2002 ел)[2]

Теле

урыс теле, манси теле

Дине

мәҗүсилек, православие

Бүтән халыкка керүе

фин-угыр халыклары

Кардәш халыклары:

хантлар

Commons-logo.svg Mansi Викиҗыентыкта

Ма́нси (манс. меньдси, моансь) — Русиянең төньягында яшәүче аз санлы халык, Хант-Манси — Югра автономияле округының төп халкы. Хантларның иң якын тагандаш халкы. Манси телендә сөйләшәләр, ләкин актив ассимиляция сәбәпле якынча 60% урыс телен куллана.

Гомуми саннары 12269 кеше (2010 елгы Бөтенрусия халык санын алу буенча).

Тел һәм әлифба[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Манси теле Урал телләре гаиләсенең фин-угыр телләренең угыр төркеменә карый. Сөйләмнәр: сосьва, югары-лозьва, тавда, одна конда, пелым, вагиль, урта-лозьва, түбән-лозьва.

Манси әлифбасы 1931 елда латин әлифбасына нигезләнеп барлыкка китерелә:

A, B, D, E, F, G, H, Ꜧ, I, J, K, L, Ļ, M, N, Ņ, Ŋ, O, P, R, S, S̷, T, Ţ, U, V, Z, Ь

1937 елдан — кирилл әлифбасы нигезендә:

А, Б, В, Г, Д, Е, Ё, Ж, З, И, Й, К, Л, М, Н, Ӈ, О, П, Р, С, Т, У, Ф, Х, Ц, Ч, Ш, Щ, Ъ, Ы, Ь, Э, Ю, Я

Әдәби тел сосьва диалектына нигезләнгән.

Килеп чыгышлары һәм тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Этнос буларак манси җирле урал неолиты мәдәнияте кабиләләренең угыр кабиләләренең кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка киләләр.

Иң башта манси Урал тауларының көнбатыш битләрендә яшиләр, ләкин XIXIV гасырларда комилар һәм урыслар аларны Урал артына кысрыклап чыгаралар. Урыслар белән беренче бәйләнешләр XI гасырга карый. XVI гасырда Себернең Русиягә кушылуы белән бергә урыс колонизациясе көчәя һәм инде XVII гасырның азагында урыслар саны җирле халыклар санын ашып китә. Манси тора-бара төньякка һәм көнчыгышка күченергә мәҗбүр булалар, өлешчә ассимиляциягә дучар булалар. Мансиларның этник формалашуына төрле халыкларның тәэсире була.

Мәдәният һәм гореф-гадәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диннәре буенча православ, ләкин шулай ук шаманизм, төрле рухлар, әрвахлар, аю культы саклана. Бик бай халык-авыз иҗаты, зур үсеш алган мифология.

Манси ике экзогам фратриягә бүленәләр: Пор һәм Мось. Алар тарихи яктан килеп чыгышлары һәм йолалары буенча аерылылар. Никахлар бары тик капма-каршы фратрияләр арасында төзелә: Мось ирләре Пор хатыннарына өйләнәләр һәм киресенчә. Пор фратриясе абориген-урал халыклары токымыннан булса, Мось читтән килгән угырлар токымыннан булалар. Пор фратриясенең нәсел башлыгы булып аю санала, Мось фратриясенеке — Калтащ исемле хатын, ул каз, ана куян яки күбәләк рәвешендә күзаллана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 2010 елгы Бөтенрусия халык санын алуының рәсми сайты. Бөтенрусия халык санын алуның соңгы мәгълүматлары.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2002 елгы Бөтенрусия халык санын алу. әлеге чыганактан 2011-08-21 архивланды. 2009-12-24 тикшерелде.