Чимги-Тура
Чимги-Тура (Чингидин, Чингий, Чинги-Тура, Цымгэ-Тура, Жанги-Тура; себ.тат. Цемке-тора[чыганагы?]) ― Алтын Урданың Төмән олысы, соңрак Себер ханлыгы, Үзбәк ханлыгы һәм Зур Урда башкаласы. Хәзер Төмән шәһәрендәге «Царево (кече) шәһәрчеге» археология һәйкәле.
Атама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фәнгә танылган документлар буенча, шәһәр беренче тапкыр Каталон атласы картасында 1375 елда Singay, Төмән вилайеты үзәге, буларак барлыкка килә [1][2]. «Вилайет» формасын кулланучы берничә тарихчы атлас авторы иртә мөселман чыганакларыннан мәгълүмат туплавын ачыклаганнар [3]..
Инде XVI гасыр урталарында ук шәһәр Төмән дип атала: Антоний Вид картасында (1537 ел) — TYMENWILKY, Августин Хиршфогель картасында (1546 ел) — Tumen. Ә беренче тапкыр «Төмән» исеме 1406 елда Архангельск елъязмасында искә алына, анда әйтелгәнчә (л.215 — 216):
Шул ук кышны патша Женибек уби Тактамышны Төмән янындагы Себер җиренә җибәрә, ә үзе Урдада кала.
.
1741 елда Төмән аша үткәндә заманча Россия тарихына нигез салучы Г. Ф. Миллер үзенең көндәлегенә болай яза:
Шуңа да карамастан, Төмән атамасының килеп чыгышы турында татар риваятенең ике төре бар: 10 мең ханнан яки шул ук сандагы төрекләрдән килеп чыккан. Хәер, югарыда әйтелгән ике аңлатма да татар риваятьләреннән булса да, Төмән исеме татарларда кулланылмый. Алар шәһәрне Tschimgi-Tura диеп атыйлар, тик нигә мондый исем бирелгән диеп сорасаң,алар җавап кайтара алмыйлар .
Г.Ф. Миллер үзе Тобольск воеводасы П. И. Годуновның версиясен хуплады, шәһәргә 1220 елда царевич Тайбуга нигез сала һәм Чыңгызхан хөрмәтенә шулай атый. Ә «тура» «шәһәр» яки «ныгытма» дигәнне аңлата .
Хәзерге заман тарихы версияләргә бай:
- төрки нигездән чинг/шинг - «югары, текә»[4][5], ягъни елганың биек ярындагы шәһәрчек (ныгытылган урын) ;
- янә төрки нигездән чинг/чынг — «дымлы»;
- фин-угырдан тим / чим —«чокыр, елганың түбән өлеше»;
Шәһәр тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тарихчыларның бер өлеше Чимги-Тура башта Тайбуги — Тайбуги юрты олус башкаласы булган дип саный. Башкалар юрт башкаласын Кашлыкта локальләштерәләр яисә аның барлыкка килүен соңрак вакыт белән бәйлиләр. 1224 елда булачак Алтын Урда олысы Җучи оештырылгач, аның составында Төмән олысы Чимги-Тура да барлыкка килә.
Ул Алтын Урданың Шибанилар нәселе белән идарә иткән өлешенә карый. 1359 елда Алтын Урдага хакимияткә нәкъ шибанилар килергә тели. Шуңа күрә Төмән олысының әһәмияте арта. Бер вакыт (1396-1406) Төмән ханы, Аксак Тимер кулыннан җиңелгәннән, атаклы Тохтамыш була. 1428 елда Чимги-Тура Әбү-л-хәйр нигез салган Үзбәк ханлыгының беренче башкаласы була.
Әбу-л-хәйр вафат булганнан соң, Нугай морзалары ярдәме белән Төмән ханлыгында хакимиятне Ибак (Сәид Ибраһим хан) яулап ала. 1469 елда Ибак сугыш кырында Үзбәк ханлыгы гаскәрләрен тар-мар итә һәм аннан бәйсезлек ала. Алтын Урдага каршы көрәшү өчен 1480 елда ул Бөек Мәскәү кенәзлеге белән берлек төзи, ә 1481 елда Әхмәт ханны шәхсән үтерә. Шуннан соң Ибак үзен Зур Урда ханы дип игълан иттә, ә аның башкаласы итеп Чимги-Тураны ясый. Шәһәр 1481-1495 елларда Зур Урда башкаласы була.
Ибакның экспансонистлык сәясәтен аның абыйсы Мамук дәвам итә.
Төмән археологы Наталья Петровна Матвеева Чимги-Тура турында менә ниләр яза:
Биредә сугыш игълан итәләр һәм дөнья төзиләр, чит ил илчеләрен кабул итәләр. Бирегә Бохар һәм Самара илчеләренең кәрваннары, дипломатик миссияләр, ислам динен тотучы шәехләр, Көнчыгышның әдәбияты белгечләре килә. Өч, бәлки, дүрт гасыр дәвамында Көнбатыш Себердә мөселман мәдәнияте форпостларының берсе булгандыр.
1495 елда (якынча) Ибак тайбуга династиясе вәкиле Мөхәммәд кулыннан вафат була, аның әтисе Мар элек Ибак кулыннан үлә. Мөхәммәд Тайбуга ханлык башкаласын узенә күчерә. Бу мизгелдән Себер ханлыгында ике хакимлек барлыкка килә: тайбугиннар Кашлык ханлыгы белән идарә итәргә омтыла, ә үзләрен законлы династия дип санаган шибанилар үз башкаласы итеп Чимги-Тураны каравын дәвам итә. Ибакның оныгы шибанид хан Кучум, тайбугин Бердегерны җиңеп, Себер ханлыгы башкаласын Кашлыкка күчерә.
Ермак походы вакытында шәһәр яндырыла. Тик төгәл генә әйткәндә, Чимги-Тураның яндырылганмы яисә юкмы икәнен дөрес кенә әйтеп булмый, чөнки археологик казу эшләре үткәрелмәгән.
1586 елда Чимги-Тура урынында Төмән шәһәренә нигез салына. XX гасырда шәһәр урынында "Төмән" ФК стадионы төзелә һәм Чимги-Тураның бөтен мәдәни катламы төзелеш вакытында юкка чыга. Төмән археологлары Н. П. һәм А. В. Матвеевлар гаиләсе сүзләре буенча, Чимги-Тураның цитаделе хәзерге заман Коммуна һәм Энгельс урамнары урынында булган.
Тышкы кыяфәт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чимги-Тураның тышкы кыяфәте, елъязмадагы рәсемнәргә карасак, шундый иде. Мәчет һәм хакимият сарае Урта Азия төзүчеләре тарафыннан төзелгән, моны почмак манаралар, фронттагы геометрик фигуралар, түбә астындагы квадрат тәрәзәләр кебек архитектура элементлары раслый. Төзелеш өчен вакыт-вакыт тиз җимерелә торган сырц балчык кирпечләре кулланылган. Шәһәрнең тышкы капкасы янында бүрәнәле караван-сарайлар торган.
Сәүдә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чимги-Тура Урта Азиядән Себергә һәм аннан Урал якларына сәүдә юлында мөһим транзит үзәге булган.
Самарканд һәм Бохарадан бирегә кәгазь һәм ефәк тукымалар, юрганнар, чәй, җиләк-җимеш, тасмалар, кылычлар, шулай ук коллар килеп торган. Шәраб, серкә, мускус, көмеш савыт-саба, нефриттан ясалган кытай чынаяклары зиннәтле саналган. Түбән Новгородтан казаннар, таҗлар, аш-су, балта китерелгән. Җирле хакимиятләр сәүдәне һәрчак хуплаган: сәүдәгәрләр казнага шактый гына акча китергән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Зубков К. И. Себергә рус юлы: (геосәяси анализ тәҗрибәсе) // Россия тарихында Верхотурск. — Екатеринбург, 1997. — С. 5-6.
- ↑ Шашков А. Т. Тайбугид легендасы тарихы //V Урал археографик укулары. — Екатеринбург, 1998. — С. 73.
- ↑ Алексеев М. П.Көнбатыш Европа сәяхәтчеләре һәм язучылары хәбәрләрендә Себер. — Иркутск, 1932. — С. 30-33, 54.
- ↑ Розен М. Ф., Малолетко А. М. Көнбатыш Себернең географик терминнары. — Томск: Том. ун-т, 1986. — С. 181
- ↑ Малолетко А. М. Палеотопонимика. — Томск: Том ун-т, 1992. — С. 228.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әбделвахитов К.Төмән — төрки: Себер, Казахстан, Үзбәк ханлыклары анасы . 2020 елның 4 август көнендә архивланган.
- Матвеева Н. П.Онытылган башкала. // Матвеева Н. П. Матвеев, Зах В. А. Археологик йөрү буенча Төмәндә. — ИПОС СО РАН. — Төмән, 1994.