Казна

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казна latin yazuında])
Казна
Хуҗасы дәүләт
Хезмәтләндерүче финанслар министрлыгы[d]

Казна - дәүләтнең барлык төр байлыклары җыелмасы; дәүләт милке. Шул байлыкларның хуҗасы буларак дәүләт үзе һәм шул байлыклар белән идарә итә торган дәүләт учреждениесе.

Аңлатма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

КАЗНА, [1] қазнақ, қазнау «казна; нигезе; уйны яба торган такта» (мич казнасы «бүрәнәле мич нигезе», сәке казнасы «яба торган такта»); диал. «лар» ~ башк. қазна «мич нигезе», қызана «мич астындагы бура» ~ чув. хысна «казна; салым» < борынгы төрки qaznaq, qïznaq «казна» [2]; а ~ ы тәңгәллеге бу сүзнең бик борынгылыгын дәлилли һәм [3] фарсыча qaznaq «чолан» сүзен төрки телләрдән дип бик хаклы рәвештә күрсәтә; бу сүз борынгы төрки мөлкәт кую (яшерү) өчен казылган һәм бура белән ныгытылган чокырны белдергән.

Казна сүзен гарәпчә хәзинә сүзеннән дип бару (киң таралган версия) дөреслеккә орына гына: гарәп сүзенең контаминацион тәэсире генә булган.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. (ЗДС: 376)
  2. ДТС: 439–450
  3. Doerfer (3: 472–474)
  4. Аникин: 235, бай әдәбият күрсәтелә.