Әхмәт хан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Әхмәт хан
Олы Урда ханы
Вазыйфада
1460 ел – 1481 ел
Аңа кадәр Саед-Әхмәд хан
Дәвамчысы Шәех Әхмәд хан
Туган Алтын Урда
Үлгән 6 гыйнвар 1481
Северский Донец[d]

Әхмә́д хан (?—1481), Олы Урда ханы (1461 елдан). Кече Мөхәммәд хан улы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәхеткә Кырым ханы Хаҗигәрәй ярдәмендә Сәед Әхмәд ханны Днепр буйларына куып җибәргәннән соң утыра. Әхмәд хан идарә иткән елларда Олы Урданың иң куәтле чоры була. Әхмәд хан күрше дәүләтләр белән сәяси арадашлыкны җанландыра: 1470-71 елларда Бөек Литва кенәзлеге короле Казимир IV белән солых килешүе төзи; 1471—74 елларда Венеция белән сөйләшүләр алып бара, Төркия белән көрәштә аңа ярдәм итәчәгенә ышандыра; 1476 елда Төркия белән арадашлык мөнәсәбәтләре урнаштыра. Әхмәд хан Алтын Урда дәүләте куәтен кабат торгызырга омтыла. Рус сугышчылары зур көймәләрдә төшеп Сарай әл-Җәдидне талап, яндырып киткәннән соң, Әхмәд хан 1472 елда рус җирләренә яу белән бара, Алексин шәһәрен ала. Казимир IV вәгъдә иткән ярдәм килмәгәч, шуннан кире борылып китә. 1476 елда Кырымга һөҗүм итә, Миңлегәрәй ханны төшереп, Кырым тәхетенә үз кешесе Җанибәкне утырта. Шул рәвешле Алтын Урданың байтак өлешендә үз хакимиятен урнаштыруга ирешкәч, 1476 елда Мәскәүнең бөек кенәзе Иван III кә идарәчелек ярлыгын килеп алырга һәм Урдага ясак түләүне яңартырга кирәклеген белдерә. Иван III бу таләпләрне кире каккач, Мәскәү кенәзлеге белән сугышка әзерләнә башлый. Шул арада Миңлегәрәй хан Төркия ярдәмендә Кырымга әйләнеп кайта (1479), Казан тәхетенә Мәскәүгә йөз тотучылар вәкиле утыртыла, Мәскәү, Казан, Кырым, Төркия бердәмлеге (коалициясе) барлыкка килә. Әстерхан ханы да Казан сәясәтенә кушылгач, Әхмәд ханның таянычлары кими. 1479 елда Әхмәд хан, ниһаять, берничә ел дәвам иткән көрәштән соң, көнчыгыштагы күршесен - күчмә үзбәкләр ханы Шәех Хәйдәр гаскәрен җиңүгә ирешә. Аннары Әстерхан ханлыгы өстеннән бәйлелек урнаштыра, Казимир IV белән килешүен яңарта. 1480 елның 2 нче яртысында Мәскәү кенәзлегенә яуга чыга. Ләкин Угра елгасын кичә алмый, Иван III көчләре тарафыннан һөҗүм туктатыла (карагыз Угра буендагы капма-каршы тору). Миңлегәрәй хан да Литва җирләренә һөҗүм итә. Ул тарафтан ярдәм килү тоткарлана. 11 ноябрьдә Әхмәд хан көчсезләнгән гаскәре белән кире борылып китәргә мәҗбүр була. 1480—81 нең кышында Олы Урдага каршы Себер ханы Ибакъ һәм нугай морзалары Муса, Ямгырчының берләштерелгән көчләре һөҗүм итәләр. Дон елгасы буендагы күчмә станында Әхмәд хан үтерелә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Базилевич К.В. Внешняя политика русского централизованного государства во 2-ой половине 16 в. М., 1952;
  • Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960;
  • Алексеев Ю.Г. Освобождение Руси от ордынского ига. М., 1989.