Венеция
![]() | |
![]() | |
Халык саны | 261 905 (1 гыйнвар 2017, демографик баланс) ![]() |
---|---|
Хөкүмәт башлыгы | Luigi Brugnaro ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+01:00, UTC+02:00 |
Кардәш шәһәрләр | Исфахан[d], Бакы, Истанбул, Лизбун, Ницца, Сараево, Сучжоу[d], Таллин, Nürnberg, Сәләник, Питырбур, Тел-Әвив, Лүбек, Авейру, Триест, Пиран[d], Дубровник, Ирәван, Римини, Тирана, Басра[d], Форт-Лодердейл, Аксарай[d], Ларнака[d][1], Contrada della Chiocciola[d] һәм Янчжоу[d][2] |
Җәгърафия | |
Ил | Италия |
Мәйдан | 415.9 дүрткел километр |
ДДӨБ | 2,56 ±0.01 метр ![]() |
Сулык | Венецианская лагуна |
Координатлар | 45.4397°N 12.3319°E ![]() |
Пучты индексы | 30121–30176 ![]() |
Телефон коды | 041 ![]() |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Venice City Council ![]() |
Башлык исеме | mayor of Venice ![]() |
Хөкүмәт башлыгы | Luigi Brugnaro ![]() |
Венеция (итал. Venezia) — Италиянең төньягындагы шәhәр. Халык саны якынча 270,4 мең кеше (2009 елда). Әдрән диңгезендә порт. Әhәмиятле туризм үзәге.
Венеция йөз илледән артык канал белән бүлгәләнгән унсигез атауга урнашкан. Материктан һөҗүм итеп торган варварлардан сакланыр өчен аны махсус атау өстенә салганнар. Хәзер шәһәрне кыйтга белән Понте делла Либерта күпере тоташтыра, шуңа өстәп, каланың эчендә тагын дүрт йөз күпер бар.
Венециянең кыйтгадагы өлешен Местре диләр. Шундагы Кавалкавиа (ат юлы) дип аталган мәйданнан диңгез ягына автобуслар йөри.
Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Готлар, аннары лангобардлар Италиянең бу төбгенә һөҗүм итә башлагач, Венеция култыгы ярларында яшәүче балыкчылар һәм диңгезчеләр йортларын диңгездән Пеллестрина, Лидо, Сан-Эразмо атаулары белән бүлеп алынган лагуна эчендәге коры җиргә сала башлыйлар. Безнең эраның VII — VIII гасырларында монда шәһәр-республика барлыкка килә. IX — X гасырларда исә Венеция Европаның көчле сәүдә һәм диңгезчелек үзәгенә әверелә.
Татар-маңгул яуларыннан соң Венеция Алтын Урда белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган беренче дәүләт. 1367 елда Венеция шәһәреннән чыккан итальян галимнәре Доминико һәм Франциско Пициганилар Алтын Урда дәүләте биләгән җирләрне дә картага төшерәләр. ХV гасырда алар Казан ханлыгы белән сәүдә итәләр. Венеция сђњдђгђре Иосафат Барбаро Казанга килеп: “Казан—сәүдә шәһәре; аннан Мәскәүгә, Польшага, Пруссиягә, Фландриягә күплхп тире-мех чыгаралар, дип язып калдыра.