Туризм
| Туризм | |
|---|---|
| Кайда өйрәнелә | туризм өйрәнүләре[d], туризм социологиясе[d] һәм tourism management[d] |
| Тематик география | туризм географиясе[d] |
| Нинди вики-проектка керә | Проект:Путешествия и туризм[d] |
| Берләшмәләре | исемлекне карагыз[d] |
Тури́зм (туристик сәфәрләр) (от фр. tour)— кешеләрнең даими яшәү урыннарыннан күңел ачу, савыктыргыч, спорт, кунак, дини һәм башка акча эшләүдән тыш ният белән башка җирлеккә яки илгә сәяхәтләре.
Туризм белән бәйле коммерция эшчәнлеген биләүче оешмалар икътисадның туризм сферасына карый. Мәсәлән, сәяхәтләр бюросы, яки броньлау хезмәте күрсәтү.
Туризм белән шөгыльләнүче кешене турист, сәяхәтче дип атыйлар.
Пандемиягә кадәрге елларда туризмның икътисадый-социаль позицияләре ныгыган иде. Аның икътисадтагы өлеше 4 % узып, 2017 һәм 2018 елларда 6 %ка җитә. 1950-нче елда халыкара туристик сәяхәтләр саны 25 млн кеше булса, пандемиягә кадәрге 2019-нчы елда инде 60 тапкырга күбрәк: 1,5 млрд кеше. Тик COVID-19 һәм аңа бәйле чикләүләр арасында 2020-нче ел нәтиҗәләре буенча әлеге сан 73%ка төшеп, 401 млн. кеше тәшкил иткән. Бу 1989 елдан алып иң түбән сан. 2021-нче елда 416 млнга кадәр, ә 2022-нче елда 960 млн кешегә кадәр арткан.
Дөнья базарында туристик продукт нефть кебек лидерлардан санала. Туризм тармагына инвестицияләрнең үсеше һәр ел якынча 35% арта. Туризм бизнесның иң табышлы төрләренең берсенә әверелде. Халыкара туризмнан табыш 1995 елда 373 млрд доллар тәшкил иткән. Туризм эш белән 137 млн кешене тәэмин итә[1].
Терминнарны ачыклау һәм куллану катлаулыклары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Туризм төшенчәсе гаять күп функцияләр башкару һәм күптөрле формаларга ия булу сәбәпле, бу сүзгә тулы билгеләмә бирү шактый авыр. Үсеш дәверендә бу терминның төрле якларын ачыклаучы аңлатмалар бирелгән. Туризмны ачыклауның нигез критерийлары:
- Урынны үзгәртү: даими яшәү урынының чикләреннән башка урынга күчү.
- Башка урында тору: күчеш урынында яшәү 12 айдан да озаграк булырга тиеш түгел.
- Сәяхәт урынындагы эшчәнлекнең түләнүе: сәяхәтнең максаты хезмәт һәм керем белән бәйле булырга тиеш түгел.
«Россия Федерациясендәге туристлык эшчәнлеге нигезләре турындагы» Федераль Закон, ЮНВТО ачыклавына нигезләнеп, турист һәм туризм төшенчәләрен болай билгели:
Туризм — Россия Федерациясе гражданнарының, чит ил гражданнарының һәм гражданствога ия булмаган затларның (алга таба - затлар) даими яшәү урыныннан сәламәтләнү-дәвалану, рекреация, белем алу, физкультура-спорт, профессиональ-эшлекле, дини яки башка керем алу белән бәйле булмаган максатларда күчүләре.
Турист — сәламәтләнү-дәвалану, рекреация, белем алу, физкультура-спорт, профессиональ-эшлекле, дини яки башка керем алу белән бәйле булмаган максатларда даими яшәү урыныннан 24 сәгатьтән алып 6 айга кадәрле вакытка кимендә бер төн кунулы сәфәр кылучы зат.
