Лагуна

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лагуна latin yazuında])
Лагуна
Сурәт
 Лагуна Викиҗыентыкта

Лагуна (итал. laguna, лат. lacus«күл» сүзеннән) — океанның, диңгезнең яр буе сайлыгы, сай су яткылыгы. Юылган комборын яки мәрҗән рифлары белән диңгездән аерылып торучы, океанның (диңгезнең) тар бугаз аша ачык су белән тоташкан сай сулы өлеше. Атолл эчендә еш очрый.

Кара-Богаз-Гол лагунасы. Төрекмәнстан

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тын океандагы Токелау дәүләтендәге Атафу атоллы

Башта лагуна дип Италиядәге Венеция лагунасын гына атасалар, соңрак барлык диңгез култыкларын лагуна дип атау кабул ителгән.

Лагунада үзенчәлекле табигый биотоп саклана. Лагуна күп төрле су кошлары, су җәнлекләре, балыкларның оясы булып тора. Экологик әһәмиятле лагуналар халыкара оешмалар күзәтүе астында тора.

Лагунага эре елга койса (суы белән төчеләндерсә), лагунаның да суы төче була. Лагунаның су өсте тигезлеге диңгез өсте тигезлегеннән югарырак булырга мөмкин. Курш комборыны, Калининград култыклары шундый. Бу очракта култык Лиман дип атала (мәсәлән, Кубан елгасы дельтасындагы лиман[1]). Кара һәм Азов диңгезләрендә аларга коючы елгалары булмаган лиманнар да бар.

Атолл лагунасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәрҗән рифлары диңгез тигезлегеннән югарырак булып үсү шартларында атолл эчендә барлыкка килә. Артык тирән булмаган яр буе лагунасыннан аермалы буларак, атолл лагунасының тирәнлеге 20 м дан артып китәргә мөмкин.

Лагуналы яр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сайлыклар ярдәмендә аерылып торучы лагуналар тезмәсе, яр сызыгының тигез булмаган урыннары (култыклар һ. б.) ачык диңгездән өскә чыгып торган очракта, лагуналы яр хасил итә.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 17 (Ла-Ло). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-350-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Логотип Викисловаря
Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «лагуна»