Риас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Риас latin yazuında])
Риас
 Риас Викиҗыентыкта

Риас[1] яки риа (исп. Ría — «елга тамагы») — рельеф формасы, таулы диңгез ярларындагы култык. Борынгыдан Испаниянең төньяк-көнбатышында[2], Ирландиянең көньяк-көнбатышындагы, Португалия, Австралия һ. б. илләрнең яр буйларына хас күренеш.

Де Ароуса риасы. Испания

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риаслар елга үзәннәренең түбән урнашкан урыннарына диңгез сулары керү нәтиҗәсендә хасил була. Диңгез суларының күтәрелүе һәм елга үзәннәргә басып керүе, гадәттә, диңгез суының глобаль үзгәреш кичерүе (диңгезнең эвстатик халәте үзгәрү), яки коры җирне басуы (диңгез халәтенең изостатик үзгәрүе) нәтиҗәсе була ала. Бу очракта диңгез тигезлегеннән өстә урнашкан коры җирдәге елга үзәннәрен су баса.

Риас бер үк вакытта эстуарий да була ала. Фьордка охшаш яклары бар, ләкин озынлыгы 250-300 км булган фьордтан күләме белән аерыла: материк эченә таба бары 50 км га гына үтеп керә. Киңлеге белән тирәнлеге дә даими түгел, елга койган урыннан башлап зурая һәм тирәнәя бара. Әлеге төр риаслар Испаниянең Галисия провинциясендә урын алган.

Байшас риасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байшас риасы (исп. Rías Baixas) зонасына Де Вига риасы (исп. Ría de Vigo), Де Алдан риасы (исп. Ría de Aldán), Де Понтеведра риасы (исп. Ría de Pontevedra), Де Ароуса риасы (исп. Ría de Arousa), Мурос и Нойя риасы (исп. Ría de Muros y Noya), Де Коркубион риасы (исп. Ría de Corcubión) керә. Испаниянең төньяк-көнбатышында урнашкан зона Понтеведра, А Корунья провинцияләре, Галисия автоном берәмлеге территорияләрен эченә ала һәм көньяктан Португалия белән чиктән төньякта Фистерра-Финистерра борынына кадәр сузыла. Мондый төр култыклар яр сызыгына аркылы урнашкан була. Байшас риасы зонасы формасы белән 5 бармагы тырпайган кул чугын хәтерләтә. [3]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Perillo, Gerardo, Geomorphology and Sedimentology of Estuaries, Volume 53. pp17–47. Elsevier Science (1995) ISBN 9780080532493
  2. von Richthofen, F. Fuhrer fur Forschungsreisende ("Guide for Explorers"), pp308–310. Berlin, Oppenheim (1886)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Cotton, C. (1956) Rias sensu stricto and sensu lato. Geographical Journal. 122(3):360–364.
  2. Побережье Галисии. Центральный гид по северу Испании. spainnordtur.com(рус.)
  3. Байшас риасы һәм Де Ароуса риасы. perexilandia.org, 16.07.2011(рус.)