Яңа Зеландия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү


Яңа Зеландия
Flag of New Zealand.svg илтамгасы
Байрак Илтамга
милли һимны
NZL orthographic NaturalEarth.svg
LocationNewZealand.png
Рәсми телләр Инглиз теле, Маори һәм новозеландский язык жестов
Башкала Wellington
{{{Җитәкчеләр вазифалары}}} {{{Җитәкчеләр}}}
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

4 693 000[1] кеше
КПҮИ  0,793, 0,805, 0,82[2], 0,855, 0,874[2], 0,895, 0,905[2], 0,907[2], 0,909[2], 0,911[2] һәм 0,914[2] 
Акча берәмлеге Яңа Зеландия доллары һәм Новозеландский фунт
Интернет-домен .nz
ISO коды NZ
ХОК коды NZL
Телефон коды +64
Сәгать пояслары UTC+13:45, UTC+13:00, UTC+12:45, UTC+12:00, UTC−10:00 һәм UTC−11:00
Балигъ булу яше 20

Координатлар: 42°00′00″ к. к. 174°00′00″ кч. о. / 42.00000° к. к. 174.00000° кч. о. / -42.00000; 174.00000 (G) (O)

Яңа Зеландия (инг. New Zealand, маорича Aotearoa) – Тын океанның көньяк-көнбатышында урнашкан дәүләт. Ике зур (Көньяк утрау һәм Төньяк) һәм күп (700гә якын) кечкенә утрауларда урнашкан. Дәүләтнең башкаласы – Веллингтон каласы (ингл. Wellington). Яңа Зеландия халкы саны – якынча 4 284 мең кеше.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Зеландия космостан
Кук тавы

Яңа Зеландия Кук бугазы аерган Төньяк һәм Көньяк утрауларда урнашкан. Яңа Зеландиягә Тын океандагы берничә кече утраулар да керә. Илнең 3/4 өлеше тау вә калкулыклардан гыйбарәт. Яр буе һәм елга үзәннәре — уйсулыклар. Төньяк утрауда җир тетрәүләр ешрак була, сүнмәгән янартаулар, гейзерлар, кайнар минераль су чыганаклары бар. Көньяк утрауда Көньяк Альп таулары урнашкан (иң биек җире 3764 м — Кук тавы; тау түбәләрендә мәңгелек кар һәм бозлыклар бар). Төньяк утрау янындагы шельфта нефть, газ, тимер, бакыр, полиметалл рудалары, алтын, күмер чыганаклары бар.

Субтропик диңгез килматы, кырый көньякта уртача климат. Июльнең уртача температурасы төньякта +12°, көньякта +5°, гыйнварның уртача температурасы төньякта +19°, көньякта +14°. Уртача еллык явым 400–700 мм, тау битләүләрендә 2000–5000 мм. Елгалары күп сулы, һидроэнергетик ресурсларга бай. Иң эре елгасы — Уайкато (озынлыгы 354 км).

Яңа Зеландиядә сары, кара һәм кәстәнә туфраклар, тауларда тау-урман, тау-болын туфраклары таралган.

Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урман башлыча биек тауларда сакланып калган. Үсемлекләрнең 75%тан артыгы эндемик. Абага, эпифит агачы һәм лианалар, җирле агач төрләре (каури, намаки, риму, тарайро һәм башкалар) күп.

Хайваннар дөньясы ярлы. Имезүчеләрдән күсе, эт, ярканатлар, сөйрәлүчеләрдән туатара, кошлардан пингвин, акчарлак һәм башкалар күп. Очмый торган кошлардан киви, уека, моа һәм чебенче, песнәк, сыерчык бар. Соңгы 100 ел дәвамында хайваннар дөньясы болан, төлке, куян һәм башкалар хисабына баеган. Яңа Зеландиядә 10 милли парк (Маунт-Кук, Тонгариро, Фордлен һәм башкалар), 2 диңгез паркы, резерватлар бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

10—14 гасырларда Яңа Зеландиягә маориләр килеп урнашканнар. Аурупалылардан иң беренче булып утрауларга 1642 елда нидерланд диңгезчесе Абел Тасман барган. 1769—70 елларда инглиз диңгез сәяхәтчесе Җ.Кук утрауларны тәдкыйк иткән. 19 гасырның башында аурупалыларның беренче торак пунктлары пәйда булды. Шул ук вакытта маориләр җирләрен басып алу процессы башланды. 1840 елда инглиз мөһаҗирләре Велиингтон шәһәренә нигез салганнар. 1840 елда Бөекбритания Яңа Зеландияне үз мөстәмләкәсенә әйләндергән. 1843 елда маориләрнең иңглиз мөстәмләкәчеләренә каршы кораллы баш күтәрү башланган. 1872 елга килеп маориләрнең каршылыгы тулысынча дирлек бастырылган. 1907 елда Яңа Зеландия доминион статусын алган. Беренче бөтендөнья сугышында Бөекбритания ягында булган. Сугыштан соң Яңа Зеландия Алманиянең элекке мөстәмләкәләре булган Көнбатыш Самоа Һәм Науруны идарә итү өчен Бөекбритания һәм Австралия белән берлектә мандат алган. 1926 елгы империя конференциясе һәм 1931 елгы Вестминстер статуты белән расланган карарлар нигезендә Яңа Зеландия тышкы һәм эчке эшләрдә тулы мөстәкыйльлеккә ия булды. Икенче бөтендөнья сугышында антифашистик коалиция ягында булган. 1945 елдан — БМО әгъзасы.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халкының төп өлеше — яңазеландиялеләр; алар яңазеландияле инглизләр һәм маориләргә (15%) бүленә. Моннан тыш, полинезиялеләр, инглиз, шотланд, ирланд, кытай, hинд һ.б. халыклар яши. Рәсми теләр — инглиз һәм маори теллере. Диндарларның күбесе — протестантлар. Шәһәр халкы — 85%. Эре шәһәрләр: Веллиңтон, Окленд, Крайстчөрч.

Эре шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Auckland-skyline.jpg
Окленд
Wellington at dawn.jpg
Веллиңтон
Christchurch City.jpg
Крайстчөрч
HamiltonMorningFog.jpg
Һамилтон

Урын Шәһәр Инглизчә Халык саны

Mt Maunganui 2006.jpg
Тауранга
Dunedin skyline.jpeg
Дандин
PalmerstonNorthSquare1.jpg
Палмерстон-Норт
Nelson New Zealand.jpg
Нельсон

1 Окленд Auckland 1,413,700
2 Веллиңтон Wellington 393,600
3 Крайстчөрч Christchurch 375,200
4 Һамилтон Hamilton 218,800
5 Нейпир-Һастиңс Napier-Hastings 128,800
6 Тауранга Tauranga 127,700
7 Данидин Dunedin 116,200
8 Палмерстон-Норт Palmerston North 82,400
9 Нельсон Nelson 64,100
10 Роторуа Rotorua 56,200
11 Нью-Плимут New Plymouth 55,600
12 Фангареи Whangarei 54,400
13 Инверкаргилл Invercargill 49,800
14 Капити Kapiti 41,000
15 Фангануи Whanganui 39,200
16 Гисборн Gisborne 35,400
17 Бленем Blenheim 30,200
18 Пукекоһе Pukekohe 28,400
19 Тимару Timaru 28,400
20 Таупо Taupo 23,400


Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төбәк Административ үзәк Мәйдан, км² Халык саны, кеше Тыгызлык, кеше/км²
1 Нортленд Фангареи 13 941 166100 11,9
2 Окленд Окленд 5048 1527100 302,5
3 Ваикато Һамилтон 25 598 430800 16,8
4 Бей-оф-Пленти Тауранга 12 447 282300 22,7
5 Гисборн¹ Гисборн 8351 47100 5,6
6 Таранаки Нью-Плимут 7273 159000 21,9
7 Манавату-Вангануи Вангануи 22 215 114800 5,2
8 Һокс-Бей Нейпир 14 164 232200 16,4
9 Веллиңтон Веллиңтон 8124 491500 60,5
10 Марлборо¹ Бленем 12 484 49100 3,9
11 Нельсон¹ Нельсон 445 49300 110,8
12 Тасман¹ Ричмонд 9786 44800 4,6
13 Кентербери Крайстчөрч 45 346 32800 0,7
14 Вэст-Кост Греймут 23 336 574300 24,6
15 Отаго Данидин 31 476 211700 6,7
16 Саутленд Инверкаргилл 28 681 96500 3,4
Барлыгы 268 715 4 242 051 15,8
¹Территориаль идарә функцияләренә ия төбәк шуралары

Тышкы территорияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Зеландиянең тышкы территроияләре
Утраулар төркеме (Чын исем) Мәйдан,
км²
Халык саны,[3]
кеше (2013)
Координатлар
Кермадек утраулары 33,08  — 29°16′ к. к. 177°55′ кб. о. / 29.267° к. к. 177.917° кб. о. / -29.267; -177.917 (Kermadec Islands) (G) (O)
Три-Киңс утраулары (Ngamotukaraka, Manawa Tawhi) 4,86  — 34°09′ к. к. 172°08′ кч. о. / 34.150° к. к. 172.133° кч. о. / -34.150; 172.133 (Three Kings Islands) (G) (O)
Чатем архипелагы (Wharekauri, Rekohu) 966,00 600 43°54′ к. к. 176°32′ кб. о. / 43.900° к. к. 176.533° кб. о. / -43.900; -176.533 (Chatham Islands) (G) (O)
Соландр (Hautere) 0,70  — 46°34′ к. к. 166°53′ кч. о. / 46.567° к. к. 166.883° кч. о. / -46.567; 166.883 (Solander Islands) (G) (O)
Яңа Зеландиянең субантарктик утраулары
Баунти утраулары 1,35  — 47°46′ к. к. 179°02′ кч. о. / 47.767° к. к. 179.033° кч. о. / -47.767; 179.033 (Bounty Islands) (G) (O)
Снар утраулары (Tini Heke) 3,41  — 48°01′ к. к. 166°32′ кч. о. / 48.017° к. к. 166.533° кч. о. / -48.017; 166.533 (The Snares) (G) (O)
Антиподлар утраулры 20,97  — 49°41′ к. к. 178°48′ кч. о. / 49.683° к. к. 178.800° кч. о. / -49.683; 178.800 (G) (O)
Окленд архипелагы (Motu Maha) 625,60  — 50°42′ к. к. 166°05′ кч. о. / 50.700° к. к. 166.083° кч. о. / -50.700; 166.083 (Auckland Islands) (G) (O)
Кемпбелл утраулары (Motu Ihupuku) 113,31  — 52°32′ к. к. 169°09′ кч. о. / 52.533° к. к. 169.150° кч. о. / -52.533; 169.150 (Campbell Islands) (G) (O)
Барлыгы 1769,28 600

Башка территорияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Территория Мәйдан
км²
Халык саны
чел. (2011)
Башкала Статус
Кук утраулары 236,7 14 974 Аваруа Үзидарәле дәүләт берәмлеге
Ниуэ (Ниве) утравы 261,46 1611 Алофи Үзидарәле дәүләт берәмлеге
Токелау утраулары 10 1411 Нукунону Бәйле территория
Росс территориясе* 450 000 0 Бәйле территория
Барлыгы 719 188 4 422 396
   * Антарктика турында килешү буенча халыкара җәмгыять тарафыннан танылмый

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа Зеладия — авыл хуҗалыгы югары дәрәҗәдә үсеш алган индустриаль-аграр дәүләт. Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 7%, сәнәгать 19%, хезмәт күрсәтү тармагы 74%ны тәшкил итә. 2013 елгы мәгълүматларына күрә, Яңа Зеландия экспорты 61.722 миллиард яңазеланд долларын тәшкил итә[4]; төп партнерлар — Австралия — 21.0%, Кытай — 15.0%, АКШ — 9.2%, Япония  7.0%.[5] Төп экспорт таварлары — сөт мәхсулатлары, ит, йон, урман мәхсулатлары, балык, машиналар.

Яңа Зеландия экспорты 59.076 миллиард яңазеланд долларын тәшкил итә[6]; төп партнелар: Кытай — 16.4%, Австралия — 15.2%, АКШ — 9.3%, Япония — 6.5%, Сингапур — 4.8%, Алмания — 4.4%.[6] Төп импорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар, транспорт васитәләре, очкычлар, нефть, электроника, текстиль, пластмасслар.

Авыл хуҗалыгының нигезе — сөт, ит вә ит-йон терлекчелеге. Фураҗ культуралары, бодай, арпа, солы, бөртекле-кузаклылар, яшелчәләр игелә. Җиләк-җимеш, шул исәптә, киви җитештерелә. Бакчачылык (цитрус җимешләр, алма, армут, шафталы, төчечия), йөземчелек алган. Балык һәм кит тотыла. Урманда агач хәзерләнелә.

Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнәгатьтә азык-төлек вә җиңел сәнәгать үсеш алган. Кара һәм төсле металлургия, машиналар төзү, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь, химия, тукымычылык сәнәнгате кярханәләре бар. Алюминий, пластмасса, ашламалар, цемент, фарфор заводлары бар. Табигый газ, тимер рудасы, бакыр, кургашын, тутыя, алтын, көмеш, күмер, титан, магнетит комы чыгарыла.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Транспортта диңгез транспортының әһәмияте зур. Эре портлар: Веллиңтон, Окленд, Литлтон. Тимер юллар озынлыгы 3,9 мең километр[7], автомобиль юллары озынлыгы 92 мең км. Эре аэропортлар — Окленд, Крайстчөрч, Веллиңтон.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]