Тонга
|
Байрак
| |
| Шигарь | Ko e ʻOtua mo Tonga ko hoku tofiʻa |
|---|---|
| Башкала | Нукуалофа |
| Халык саны | 108 020 (2017) |
| Нигезләнгән | 1970 |
| Сәгать кушагы | UTC+13:00 |
| Кардәш шәһәрләр | Окленд[1] һәм Овариасахи |
| Рәсми тел | тонга теле, инглиз теле |
| География | |
| Мәйдан | 748.506563 км² |
| Координатлар | 20.58778°S 174.81028°W |
| Сәясәт | |
| 0°0′0″N 0°0′0″E | |
| Икътисад | |
| ТЭП | $469,2 million (2021) |
| Акча берәмлеге | Тонга пааңгасы |
| Туу күрсәткече | 3.722 (2014)[2] |
| КПҮИ | 0.745 (2021)[3] |
| Яшәү озынлыгы | 73.029 ел (2016)[4] |
| Джини коэффициенты | 37.6 (2015)[5] |
| Башка мәгълүмат | |
| Ярдәм телефоннары | |
| Автомобил хәрәкәте ягы | сул[6] |
| Челтәр көчәнеше | 240 вольт[7] |
| Телефон коды | +676 |
| ISO 3166-1 коды | TO |
| ХОК коды | TGA |
| Интернет домены | .to |
Тонга патшалыгы, дөрес әйтелеше Тоңа патшалыгы (тонг. Tonga, [ˈtoŋa]) — Тын океанда урнашкан Полинезиядәге дәүләт, 169 утрауны тәшкил итә, шуларның 36ы - халык.[8] Гомуми өслек мәйданы якынча 750 квадрат километр (290 кв.м), Тыныч океанның көньягында 700 000 квадрат километрдан артык таралган. 2016 елга дәүләтнең 100651 кеше яшәгән,[9][10][11] шуларның 70% төп Тонгатапу утравында яши.
Гомуми мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Географик урнашуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Тонга - Тын океанында урнашкан дәүләт, Фиҗидан көньяк-көнчыгышка таба урнашкан. Өч төп төркем: Тонгатапу, Хаапай һәм Вавау формалаштыручы 150 дән артык утраулардан тора. Ил чылбыр булып төньяктан көньякка таба сузылган.
Тонга төньяк-көньяк сызыкта якынча 800 километр (500 миль) уза. Ул төньяк-көнбатышка Фиджи һәм Валлис һәм Футуна (Франция), төньяк-көнчыгышка Самоа, көнчыгышка Ниу (бу чит ил территориясе), Кермадек (Яңа Зеландия өлеше) көньяк-көнбатышка, һәм Яңа Каледония (Франция) белән әйләндереп алынган. ) һәм Вануату ерак көнбатышка. Бу Яңа Зеландиянең Төньяк утравыннан якынча 1800 километр ераклыкта.
Мәйданы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Тонга мәйданы 748 кв. км алып тора.
Төп шәһәрләр, административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Илнең башкаласы - Нукуалофа шәһәре (34 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 5 бүᴫге.
Дәүләт төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Тонга - конституцион монархия. Дәүләтнең башы - кәрүл ТаƟфə'ахау Тупоу IV (1965 елның 16 декабреннан бирле хөкем итә). Хөкүмәтнең башы - премьер-министр. Ил Милләтләр Дуслыгына керә.
Табигать
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Рельеф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Көнбатыш түтәлнең күпчелек утраулары диңгез дәрәҗәсеннән шактый өстәрәк урнашкан.
Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Илнең җир эчендә нинди булса да әһәмияткә ия ресурслар юк.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Климат йомшак, уртача температура +24°С һәм уртача явым-төшемнәр нормасы 1905 мм.
Туфраклар һәм үсемлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Иң эре утраулар күп санлы пальмалар белән капланган.
Хайваннар дөньясы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Күп кош төрләре, утрауларда шулай ук ярканатның (летучая мышь) сирәк төре очрый, ул очучы төлке дип атала.
Халкы һәм теле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Халкы 108 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км - га 144 кеше. Этник төркемнәр: тонгалылар - 98%, башка полинезиялеләр, Яypyпaлылар. Телләр: тонга теле, инглиз теле (икесе дә дәүләт теле).
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Тонгада өстенлекле дин булып торучы христианлыкның төрле формаларын тотучы диндарлар ил халкының 96 % ын тәшкил итә, шул исәптән, методистлар - 47 %, католиклар - 14 %, Ирекле Тонга Чиркәве тарафдарлары - 14 %, мормоннар (яки Соңгы Көннәр изгеләре) - 9 %, Тонга Чиркәве тарафдарлары - 9%.
Кыскача тарихи тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Утрауларда беренче Яypyпaлылар булып XVII гасыр башында Голландиялеләр булган. Шуннан соң ике гасыр дәвамында утрауларга күп диңгезчеләр төшкән, шул исәптән Абель Янсоон Тасман һәм җеймс Кук. 1845 елда Тонгада күп санлы граждан сугышлары беткән һәм ил конституцион монархия булып киткән. Яypyпa илләре дәүләтнең нейтралитетын таныганнар. Әмма, 1899 елның 14 ноябре Германия-Британия килешүе буенча Тонга Бөекбритания протектораты булган, бу 1900 елның 18 маенда булган. 1970 елның 4 июненда ил бәйсезлек яулаган.
Кыскача икътисади тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Икътисадның нигезе - авыл хуҗалыгы. Төп экспорт авыл хуҗалыгы культуралары: һинд чикләвеге пальмасы, бананнар; төп азык-төлек культуралары - батат, маниок, ямс, таро. Урман кисүе. Балыкчылык. Авыл хуҗалыгы чималы эшкәртүе. Чит ил туризмы. Копра, бананнар, һинд чикләвеге мае, ваниль экспорты. Акча берәмлеге - паанга.
Кыскача мәдәният тасвирламасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Мәдәният һәм мигъмарият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Нукуалофа Патша (кәрүл) сарае (1865-1867).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ https://www.aucklandcouncil.govt.nz/about-auckland-council/our-partnerships/Pages/international-relations.aspx
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2018-12-31, retrieved 2020-12-04
- ↑ https://tongastats.gov.to/statistics/population-statistics/
- ↑ https://population.un.org/wpp/
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2021-02-27, retrieved 2020-12-04
- ↑ (1852) «King George, of the Friendly Islands». The Wesleyan Juvenile Offering: A Miscellany of Missionary Information for Young Persons IX. Проверено 24 February 2016.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Энциклопедичесᴋи справочник, "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003.
