Тувалу
|
Байрак
| |
| Шигарь | Tuvalu for the Almighty |
|---|---|
| Башкала | Фунафути |
| Халык саны | 10 643 (Җанисәп, 2022) |
| Нигезләнгән | 1 октябрь 1978 |
| Сәгать кушагы | UTC+12:00 |
| Рәсми тел | инглиз теле |
| География | |
| Мәйдан | 25.14 км² |
| Координатлар | 7.475°S 178.00556°E |
| Сәясәт | |
| Дәүләт башлыгы | III Карл |
| Хөкүмәт башлыгы | Фелети Тео |
| 0°0′0″N 0°0′0″E | |
| Икътисад | |
| ТЭП | $60,2 million (2021), $60,35 million (2022) |
| Акча берәмлеге | Тувалу дуллыры, Австралия доллары |
| Туу күрсәткече | 3.199 (2019) |
| КПҮИ | 0.641 (2021)[1] |
| Яшәү озынлыгы | 64 ел (2019) |
| Джини коэффициенты | 39.1 (2010)[2] |
| Башка мәгълүмат | |
| Ярдәм телефоннары | |
| Автомобил хәрәкәте ягы | сул[3] |
| Челтәр көчәнеше | 220 вольт[4] |
| Телефон коды | +688 |
| ISO 3166-1 коды | TV |
| ХОК коды | TUV |
| Интернет домены | .tv |
Тувалу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Гомуми мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Географик урнашуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Тувалу - Тын океанның көнбатыш өлешендә урнашкан, 9 атоллдан торган дәүләт. Иң төп утрау булып Фунафути атоллы тора.
Мәйданы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Тувалуның мәйданы 26 кв. км
Төп шәһәрләр, административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Тувалуның пайтәхете ― Фунафути (6,602 кеше).
Дәүләт төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Тувалу Дуслыкның әгъзасы булып тора. Дәүләтнең башы - Бөекбритания патшабикәсе, аның вәкиле генерал-губернатор. Хөкүмәт башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - парламент.
Табигате
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Рельеф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Утрауларның күпчелеге диңгез дәрәҗәсе өстеннән 4-5 метрга калкып тора.
Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Илнең җирләре эчендә нинди дә булса әһәмиятле ресурслар юк.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Тувалуның климаты җылы һәм дымлы, уртача ел температурасы якынча +27°С, уртача явым-төшемнәр нормасы - 3048 мм.
Туфраклар һәм үсемлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Яр буенда тозга чыдам сцеволалар, пандануслар үсә. Утрауларның эчке өлешләрендә - абагалар, мангр урманнары.
Хайваннар дөньясы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Утрауларның фаунасы бик ярлы.
Халкы һәм теле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Тувалуның халкы 10 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 400 кеше. Этник төркемнәр: полинезиялеләр. Телләр: тувалу, инглиз теле (икесе дә дәүләт теле)

Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Тувалу Конституциясе дин тоту иреген, шул исәптән, бер диннән икенче дингә күчеп, динне үзгәртү иреген, мәктәптә дини белем алудан яки мәктәптә дини тантаналарда катнашудан баш тарту хокукын гарантияли [5].
Тувалуда өстенлекле дин – христианлык. Тувалу чиркәве (Te Ekalesia Kelisiano Tuvalu, EKT) – Тувалуның дәүләт дине, бу статус аңа «зур милли чараларда махсус хезмәтләр кылу өстенлегенә» хокук бирә. 2017 елда архипелагтагы барлык 11 мең кешенең 97 % ы Тувалу чиркәве тарафдары булган. Тувалуда шулай ук җиденче көн адвентистлары, католиклар, протестантлар, Йәһвә шаһитлары, баптистлар җәмгыятьләре, христиан булмаган диннәрдән Бәһаи (Нанумеа атоллында таралу алган), Ислам (әхмәдия) җәмгыятьләре төзелгән [6].
Кыскача тарихи тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Тувалуда беренче европалы булып 1764 елда Британия диңгезчесе Джон Байрон булган. XIX гасырның уртасына утрауларның халкы кол сату һәм күп санлы читтән кергән эпидемияләр булу сәбәпле ун мәртәбә диярлек кимегән. 1877 елда утраулар Тын Океанның Британия өлешенең югары комиссары хакимияте астына кертелгән. 1892 елда Тувалу Эллис утраулары һәм Гилберт утраулары составында Бөекбритания протектораты булган. 1974 елда Эллис утраулары референдумнан соң (халкы күбесенчә микронезиялеләр булган) Гилберт утрауларыннан аерылып чыккан, ә 1978 елның 1 октябренда Эллис утраулары (Тувалу исеме белән) бәйсезлек игълан иткән.
Кыскача икътисади тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Икътисадның нигезе - копра җитештерү һәм балыкчылык. Копра һәм туңдырылган балык экспорты. Акча берәмлеге - Тувалу доллары, шулай ук Австралия доллары да йөрештә.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; чыгару датасы: 2022.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ Constitution of Tuvalu, article 23.
- ↑ Gary D. Bouma; Rodney Ling; Douglas Pratt (2010). Religious Diversity in Southeast Asia and the Pacific. p. 198. https://archive.org/details/religiousdiversi00boum.