Сөт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Сыер сөте

Сөт — имезүчеләрнең сөт бизләре тарафыннан бүленеп чыгарылучы туклыклы сыеклык. Сөт гади ризыкны эшкәртә алмаучы яңа туган хайван балалары өчен беренчел ризык буларак хезмәт итә. Кешенең рационында йорт хайваннары (сыер, кәҗә һ.б.) сөте яшенә карамыйча урына алган. Бүгенге көндә сөт күп ашамлыкның составына керә. Сөт җитештерү авыл хуҗалыгының зур тармагына әверелгән.

Сөт кеше рационында безнең эрага кадәр моннан 10 мең ел элек барлыкка килгән. Кешеләр хайваннарны кулга ияләштерә башлаганнан бирле сөт эчә. Алар үлән белән тукланучы кыргый кәҗә һәм сарыкларны ияләштереп, йорт хайваны иткән.

Сатудагы сөт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа сауган сөтне шәһәрдә яшәүчеләр ала алмый, чөнки базарда — табигый сөт, кибетләрдә пастеризацияләнгән[1] яисә стерильләнгән сөт кенә сатыла. Табигый сөт — эшкәртелмәгән сөт.

  • Пастеризацияләнгән сөт — 8O° C ка кадәр җылытылган сөт. Мондый сөтнең сыйфаты бик аз үзгәрә.
  • Стерильләнгән сөт — 100° C тан югары температурада эшкәртелгән сөт. Әлеге технология белән эшкәрткәндә, сөттәге барлык микроблар һәм аларның споралары үлә. Шуның белән бергә, кайнатканда һәм стерилизацияләгәндә, C витамины да бетә. Шунлыктан җитештерү шартларында стерильләнгән сөтне С витамины белән баеталар.
  • Нормальләштерелгән сөт — майлылыгы тиешле күрсәткечләргә җиткерелеп пастери-зацияләнгән сөт; сөткә сөт өсте кушып, майлылыгы арттырыла, майсызландырылган сөт өстәп, майлылыгы киметелә. Элекке хәленә кире кайтарылган сет — коры яки куертылган сөткә су кушып җитештерелгән сөт. Элекке хәленә кире кайтарылган сөтнең тәме үзгәрәк була.[2]

Әлеге вакытта ГОСТ буенча стандарт сөттә: су – 87,8%, май – 2,5%, аксым – 3,2%, лактоза (сөт шикәре) – 4,7%, минераль тозлар – 0,65% булырга тиеш.

Сөт шикәрен үзләштермәү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әле неолит чорында кешелек организмы сыер сөтен үзләштерә алмаган. Сөт барлык кешеләргә дә ярап бетми. Организмнарында лактозаны (сөт шикәрен) эшкәртә торган фермент җитешмәүче кешеләр була. Андый кешеләрдә сөттән, эч китү (диарея) яки аллергия күзәтелә. Кытайлар, Көньяк-көнчыгыш Азия халыклары, Негроид раса вәкилләре һәм Американың төп халыклары тулысы белән диярлек сыер сөтен эчә алмый. Русиядә лактозаны үзләштерми торган кешеләр халыкның 16-18 % тәшкил итә.[3]

Сөт продуктлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Азык-төлекне зарарлы микроорганизмнар үләрлек, ләкин тәме, туклыклылыгы бозылмаслык дәрәҗәдә җылыту
  2. Хаков В.Х., Латыйпова Ә.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз: кулланучыга белешмә-сүзлек бит57
  3. Непереносимость лактозы у детей и взрослых