Аллергия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Аллерги́я, (грек. allos - бүтән, ergon - тәэсир итү), — организмның нинди дә булса башка матдәләрнең кабат тәэсир итүенә яисә үз тукымалары компонентларына артык сизгерлек күрсәтүе; гомуми һәм бер урындагы реакцияләрнең гадәти агымы бозылганда, еш кына организмга аллергеннар дип аталган матдәләр кергәндә барлыкка килә. «А.» төшенчәсен беренче тапкыр 1906 елда австрияле галим К. Пирке организмның үзгәргән реактивлыгын билгеләү өчен кертә. Организмның реактивлыгын үзгәрткән барлык матдәләрне ул аллергеннар дип атарга тәкъдим итә. «Аллерген» төшенчәсе «антиген» төшенчәсенә якын. Чыгышы белән хайваннарга яки үсемлекләргә караган аксымлы төрле матдәләр (кан сүле (сывороткасы), тире яки йон кисәкчеге, чәчәк серкәсе, липоидлар, катлаулы углеводлар, төрле дару матдәләре, кайбер органик матдәләр, ягъни антиген матдәләр дә, антиген булмаганнар да аллерген булырга мөмкин. Организмда аутоаллергеннар ясала ала.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:

В39 Ф.Г.Набиев, Г.Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.