Органик химия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Органик химия latin yazuında])
Органик химия
Сурәт
Өйрәнелгән тармак органик кушылмалар
Коллаж
Моның каршысы Органик булмаган химия
 Органик химия Викиҗыентыкта
CH4 - метан, күмер тудыргычның бәйләнешләре бер мисалы

Органик химиякүмер тудыргыч кушылмаларын, аларның төзелешен, химик әверелешләрен өйрәнә торган химия бүлеге. Органик матдәләрнең составына, башка элементлар белән беррәттән, һәрвакыт күмер тудыргыч керә. Иң күп кушылмаларны күмер тудыргыч органогеннар белән ясый (H, N, O, S, P).

Органик матдәләр составына, күмер тудыргыч белән беррәттән, еш кына су тудыргыч, әче тудыргыч һәм азот керә; ә инде күкерт, фосфор, галогеннар һәм башка элементлар чагыштырмача сирәк очрый. Билгеле булган органик кушылмалар саны берничә миллион исәпләнә, органик булмаган матдәләрнең саны исә шактый ким. Химик элементлар арасында тик күмер тудыргыч кына шулкадәр күп кушылмалар бирә.

Органик матдәләр барлык үсемлек һәм хайван организмында, димәк, без туклана торган азык (икмәк, ит, яшелчәләр һ. б.) составында да бар, кием тегү өчен материал булып хезмәт итәләр, төрле ягулыклар барлыкка китерәләр. Органик матдәләрне без дару, буягычлар, ашлыкларны корткычлардан саклау чарасы һ. б. сыйфатында файдаланабыз.

Органик матдәләрнең барысы да диярлек янучан һәм җылытканда җиңел таркалалар. Яндырганда күмер тудыргыч (IV) әчемәсе хасил булудан яки кыздырганда матдәнең күмерләнүеннән аның органик кушылмалар рәтенә керүен бик җиңел белергә мөмкин.

Органик һәм органик булмаган матдәләр арасында кискен чик юк. Күмер тудыргыч оксидлары, карбонат кислотасы, аның тозлары һәм кайбер башка матдәләр, үзләрендә күмер тудыргыч булуга карап, органик матдәләр рәтенә керергә тиеш булсалар да, үзлекләре ягыннан шундый типтагы органик булмаган матдәләргә якынрак торалар, һәм аларны, гадәттә, органик булмаган химиядә өйрәнәләр.

Органик химиянең фән буларак тууы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Органик матдәләр белән кешеләр инде бик борынгы заманнардан бирле таныш. Безнең бик борынгы бабаларыбыз тукымаларны табигый буяулар белән буяганнар, ашамлык итеп үсемлек һәм терлек майларын, камыш шикәрен файдаланганнар, спиртлы сыеклыкларны әчетеп, серкә алганнар һ. б.

Әмма күмер тудыргыч кушылмалары турындагы фән XIX гасырның беренче яртысында гына барлыкка килә. Моңа кадәр химиядә матдәләрне, килеп чыгуларына карап, өч төркемгә — минераль матдәләргә, үсемлек һәм хайван матдәләренә бүлеп йөрткәннәр һәм аларның һәркайсын аерым өйрәнгәннәр.

Химик анализ методлары камилләшү белән, үсемлекләр һәм хайваннар барлыкка китергән матдәләр составында күмер тудыргыч булу ачыклана. Швеция химигы Я. Берцелиус (1807) тере организмнардан алынган матдәләрне — органик матдәләр, ә аларны өйрәнә торган фәнне органик химия дип атарга тәкъдим итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Л.А. Цветков. Органик химия. 10-11 сыйныфлар өчен дәреслек. Казан: «Мәгариф», 2002.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]