Азот

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Азот
Liquidnitrogen.jpg
... хөрмәтенә аталган калий силитрәсе[d]
Масса 14,007±0,001 а.е.м.[1]
Ачучы яки уйлап табучы Даниел Рутерфорд[d]
Ачыш датасы 1772
Ачыш ясалган урын Бөекбритания
Илиминт симвылы N[2]
Атым саны 7[2]
Иликтер кирелеге 3
Әчеләнү дәрәҗәсе -3, -2, -1, 1, 2, 3, 4 һәм 5
Commons-logo.svg Азот Викиҗыентыкта

АзотМенделеевның периодик таблицасының 7нче санында, 5нче төркемдә урнашкан, чагыштырма атом массасы 14,0067 булган химик элемент. Аның исеме грек сүзе azoos – терексез дигән сүздән ясалган, латыйнча атамасы Nitrogenium. Азот – төссез һәм иссез газ.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азот кушылмалары – селитра, азот кислотасы һәм аммиак – азотны ирекле хәлдә табуга хатле, күптән билгеле булалар. 1772нче елда Д. Резерфорд пыяла савытта фосфор һәм башка матдәләрне яндырып, сулауга һәм януга булышмаучы, ул үзе "буучы һава" дип исем биргән газ таба. 1787нче елда А. Лавуазье һава күләменә керүче бу газның гади икәнен исбатлый, һәм аңа "азот" исемен тәкъдим итә. 1784нче елда Г. Кавендиш азотның селитра составына керүен күрсәтә.

Табигатьтә таралышы Азот – табигатьтә иң таралган элементларның берсе. Аның төп массасы ирекле килеш атмосферада таралган. Ирекле азот (N 2 молекуласы) һаваның күләм буенча 78,09% ын, ә авырлык буенча 75,6% ын алып тора. Литосферада азотның масса буенча уртача өлеше – 1,9*10< -3 %. Азот таралышы буенча Кояш системасында 4нче элемент (.водорд, гелий һәм кислородтан кала)

Физик һәм химик үзлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азот һавадан бераз гына җиңелрәк; аның тыгызлыгы 1,2506 кг/м 3 (0 С һәм 101325 н/м 2 яки 760 мм. төр. баг. булганда) , t эрү -209,86 0 С, t кай -195,8 0 С. Сыек азотның тыгызлыгы 808 кг/м<3. Азот суда аз эри: 0 С та 1м<3 суда 23,3 г азот эри.

Азот чагыштырмача аз температураларда литий, магний, кальций кебек актив металлар белән генә тәэсирләшә. Ә башка элементларның күбесе белән югары температураларда һәм катализаторлар булганда реакциягә керә.

Азот күп кенә бик мөһим органик кушылмаларның өлеше булып тора (аминнар, аминокислоталар, нитрокушылмалар һ.б.)

Кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Табылган ирекле азотның күп өлеше аммиак җитештерү өчен кулланыла. Аммиакны соңыннан азот килотасы, ашламалар, шартлагыч матдәләр җитештерү өсен кулланалар.

Ирекле азотны сәнәнгатьнең төрле тармакларында кулланалар: химик һәм металлургик проөесслар вакытында инерт мохит буларак, терекөмеш термометрларында буш урынны тутырыр өчен, янучан сыеклыкларны суыртканда һ.б. Сыек азотны төрле суыткыч җиһазларда кулланалар. Сыек азотны Дьюар савытларында, ә газсыман азотны кысылган килеш – балоннарда.

Иң күп азот экспортлаучы илләр (2014, млн $, дөнья азот экспортының %-ы): Бельгия һәм Лүксембург – 39.6 (23%), Алмания – 12.3 (7.1%), Франса – 12.2 (7.1%), АКШ – 11.2 (6.5%), Чехия – 9.06 (5.2%), Нидерланд – 8.31 (4.8%), Польша – 8.14 (4.7%), Италия – 7.38 (4.3%), Берләшкән Кыйраллык – 7.32 (4.2%), Эсвичрә – 6.47 (3.7%), Австрия – 5.63 (3.3%), Испания – 3.77 (2.2%), Швеция – 3.42 (2%), Күвәйт – 2.67 (1.5%), Сингапур – 2.55 (1.5%), Австралия – 2.55 (1.5%).

Иң күп азот импортлаучы илләр (2014, млн $, дөнья азот импортының %-ы): Нидерланд – 35.3 (20%), Алмания – 18.7 (11%), Бельгия һәм Лүксембург – 11.3 (6.5%), Испания – 10.3 (6%), Франса – 6.77 (3.9%), Канада – 6.56 (3.9%), Словакия – 5.58 (3.2%), Чехия – 5.14 (3%), Австрия – 4.34 (2.5%), Словения – 3.84 (2.2%), Норвегия – 3.38 (2%), Португалия – 3.15 (1.8%), Маҗарстан – 2.94 (1.7%), Эсвичрә – 2.93 (1.7%), Гыйрак – 2.92 (1.7%), Берләшкән Кыйраллык – 2.8 (1.6%).[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]