Эчтәлеккә күчү

Неодим

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Неодим latin yazuında])

Неодим (лат. Neodymum, Nd) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 60. Химик элемент, сирәк очрый торган җир металлы, көмөшсу-ак төстә, алтынсу төсмере бар. Лантаноидлар төркеменә карай. Һавада җиңел оксидлаша. Самолет һәм ракета җитештерү сәнәгатендә алюминий һәм магний белән рәттән эретмә компоненты буларак кулланыла[1].

Неодим элементының символы — Nd (Неодим дип укыла).

Неодим 1895 елда Карл Ауэр фон Вельсбах тарафыннан ачыла.

Ул дидимны — сирәк очрый торган ике җир металының катнашмасын — неодимга һәм празеодимга бүлә. Дидим шуңа кадәр аерым химик элемент булып саналган һәм катнашмаларының химик үзенчәлекләренең чиктән тыш якынлыгы аркасында бүлү бик авыр бирелгән. Неодимны таза килеш, празеодим катнашмаларыннан аерып алу 1925 елда гына мөмкин була.

Исеменең килеп чыгышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Атамасы «неодим» (лат. Neodymium) грек. πράσιος — «аксыл-яшел» һәм δίδυμος — «игезәк» дигәнне аңлата. Мондый атама белән ул катнашмаларда төсләр бирү үзенчәлегенә һәм элементның ачылу тарихына бурычлы[1].

Җир кабыгында неодим нисбәте (төрле мәглүмәт буенча) — 25-37 г/т, океан суларында — 9,2×10−6 мг/л[2].

Неодим лантаноидлар составына керә, аның ятмалары Рәсәй, Америка Кушма Штатлары, Казакъстан, Украина, Австралия, Бразилия, Һиндстан, Скандинавия, Кытайда урнашкан. Соңгысы төп җитештерүчесе һәм шулай ук неодим экспортёры булып тора.

Сирәк җир элементларының чимал базасы дөнья йөзендә якынча 100 миллион тонна тәшкил итә, шуларның 52 миллион тоннасы кытай өлешенә туры килә. Кытай сирәк Җир элементлары дөнья күләменең 92-94%-ын чыгара.

  1. 1 2 Неодим // Большой Энциклопедический словарь. 2000.
  2. J.P. Riley and Skirrow G. Chemical Oceanography V. I, 1965