Эчтәлеккә күчү

Күкерт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күкерт latin yazuında])
PСера / Sulphur (S)Cl
Атом номеры16
Матдәнең тышкы күренешесаргылт ватылучан матдә, саф хәлдә иссез
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
32,066 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы127 пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
999,0 (10,35) кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе[Ne] 3s2 3p4
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы102 пм
Ион радиусы30 (+6e) 184 (-2e) пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
2,58
Электрод потенциалы0
Оксидлашу дәрәҗәсе6, 4, 2, -2
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык2,070 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы22,61 Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек0,27 Вт/(м·K)
Эрү температурасы386 K
Эрү җылылыгы1,23 кДж/моль
Кайнау температурасы717,824 K
Парга әйләнү җылылыгы10,5 кДж/моль
Моляр күләм15,5 см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелешеорторомбик
Рәшәткә параметрларыa=10,437 b=12,845 c=24,369 Å
Дебай температурасыn/a K
S 16
32,066
[Ne]3s23p4
Күкерт

КүкертМенделеевның периодик таблицасының 6нчы төркемендә, 16нчы санында урнашкан химик элемент. Аның атом массасы 32,064. Күкерт сары ватылучан матдә.

Күкертне бик борынгы вакытлардан бирле белгәннәр. Каһиннәр аны дини чараларда "изге тарту"га кертеп кулланганнар. Күкертне билгеле "грек уты"на да кушканнар.

Табигатьтә таралышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Күкерт җир кабыгы массасының 0,05% ын алып тора. Ирекле килеш һәм зур микъдарда Италиядә (Сицилия) һәм АКШта бар. Шулай ук Идел буенда, Урта Азиядә, Кырымда һәм башка өлкәләрдә табу урыннары бар.

Күкерт кушылмаларда еш очрый. Аның мөһим кушылмалары: FeS2 (тимер колчеданы, яки пирит), ZnS, PbS, HgS (гипс) һ.б.

Физик һәм химик үзлекләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Күкертнең эрүе 112-119,3 °С та (чисталыгы буенча) күзәтелә. Җылылык арткан саен, 155 °С ка кадәр күкертнең үзлелеге кими, 155-187 °С вакытта үзлелек меңнәрчә тапкыр арта. 187 °С вакытта аның үзлелеге 90 н*сек/м2 була (каты матдәләрнеке кебек үк диярлек). 187 °С тан соң җылылык арту белән үзлелек яңадан кими, һәм сыеклык хәрәкәтләнүчәнгә әверелә. 300 °С та күкерт агучан халәткә күчә, ә 444,6 °С та кайнарга тотына. Күкерт электр тогын бөтенләй үткәрми, ышкылганда тискәре корылма белән корыла. Күкерт шулай ук җылылыкны да начар үткәрә.

Күкерт җылытканда су тудыргыч белән кушыла. 6нчы төркемнең барлык вәкилләре кебек үк, күкерт тоз тудыргычлар белән дә тәэсирләшә.

Селтеләр белән тәэсирләшүе нәтиҗәсендә, сульфидлар һәм сульфитлар барлыкка килә.

Күкерт, әче тудыргыч кебек үк, алтын, агалтын, иридийдан башка, барлык металлар белән реакциягә керә, сульфидлар барлыкка килә.

Күкертнең төп кулланучысы булып химия сәнәгате тора. Табылган күкертнең яртысы тирәсе күкерт кислотасын җитештерүгә китә.

Шулай ук күкертнең зур өлешен целлюлоза, кара дары, төрле буягычлар, янучын кушылмалар җитештерүдә кулланалар.

Резина сәнәгатендә, күкертне каучукны резинага әверелдерү өчен кулланалар.

Авыл хуҗалыгында күкертле ашламалар кулланалар. Үсемлекләрнең күкерткә мохтаҗлыгы, фосфорга караганда бераз гына әзрәк.