Литий
| ||||
---|---|---|---|---|
Атом номеры | [[
3 (сан)| 3]] | |||
Матдәнең тышкы күренеше | ![]() | |||
Атомның үзлекләре | ||||
Атом массасы (моляр масса) |
||||
Атом радиусы |
155 пм | |||
Ионлаштыру энергиясе (беренче электрон) |
||||
Электрон конфигурациясе |
[He] 2s1 | |||
Химик үзлекләре | ||||
Ковалент радиусы |
163 пм | |||
Ион радиусы |
68 (+1e) пм | |||
Электр тискәрелеге (Полинг буенча) |
0,98 | |||
Электрод потенциалы |
-3,06В | |||
Оксидлашу дәрәҗәсе |
1 | |||
Матдәнең термодинамик үзлекләре | ||||
Тыгызлык | ||||
Моляр җылы сыешлыгы | ||||
Җылы үткәрүчелек | ||||
Эрү температурасы |
453,69 K | |||
Эрү җылылыгы | ||||
Кайнау температурасы |
1613 K | |||
Парга әйләнү җылылыгы | ||||
Моляр күләм | ||||
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе | ||||
Рәшәткә төзелеше |
кубик күләмүзәкле | |||
Рәшәткә параметрлары |
3,490 Å | |||
Дебай температурасы | 400 K |
Li | 3 |
6,941 | |
[He]2s1 | |
Литий |
Литий (грек. lithos – таш) – Менделеевның периодик таблицасының 1нче төркемендә, 3нче тәртип санында урнашкан химик элемент. Аның атом массасы 6,941, Литий селтеле металларга керә. Табигатьтә аның ике стабиль изотобы очрый: ⁶Li һәм ⁷Li.
Тарихи белешмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Литийны беренче тапкыр 1817 елда швед галиме Ю.А. Арведсон петалит дигән минералдан таба, ә металлик литийны 1818 елда инглиз галиме Г.Дэви ача.
Физик һәм химик үзлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Литий – көмешсу ак металл. Ул металлар арасында иң җиңеле. Аның тыгызлыгы 539 кг/м³ (20 °С-та); эрү t – 180,5 °С; кайнау t – 1340 °С; җылылык үткәрү коэффициенты 70,8 Вт/м•К; чагыштырма җылысыешлыгы 3,31•10³ Дж/кг•К; чагыштырма электр каршылыгы 5,6•10−5 К−1.
Литий Һавада Li3N һәм Li2N плёнкасы белән каплана, җылытканда зәңгәр ут булып яна. Тоз тудыргычлар, су тудыргыч, күкерт белән тәэсирләшә. Литийның кайсыбер металлар белән (марганец, тутыя, әлүмин) каты кушылмалары, ә кайсыберләре белән интерметаллик кушылмалары (мәсәлән LiAg, LiHg) бар.
Таралышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Литий җир кабыгының 3,2•10−3 % н алып тора. Бөтендөнья океанында литий бик аз күләмдә.
Кулланылышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иң мөһим кулланылыш тармагы – атом энергетикасы. Сыек литийны атом-төш реакторларында җылыташыгыч буларак кулланалар. Металлургия өлкәсендә литийны төрле эретмәләргә кушалар. Ул эретмәнең пластиклыгын, ныклыгын , коррозиягә бирешмәүчәнлеген арттыра.