Ватт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Диңгез ярлары типы турында Ваттлар мәкаләсен карагыз
Ваттметрэлектрик челтәрләрнең элементлары тарафыннан кулланылган егәрлекне үлчәү өчен җиһаз

Ватт (билгеләнүе: Вт, W) - СИ системасында егәрлек үлчәү берәмлеге. Берәмлек Шотландия уйлап чыгаручы-механигы, универсаль пар машинасын беренче булып эшләп чыгаручы Джеймс Уатт хөрмәтенә аталган.

Егәрлек үлчәү берәмлеге буларак Ватт беренче мәртәбә 1899 елда Британия Фәнни ассоциациясенең Икенче Конгрессында кабул ителгән. Моңа кадәр күпчелек исәп-хисапларда Джеймс Уатт керткән ат көчләре кулланылган, шулай ук минутына фут-фунтлар куланылган. 1960 елда XIX Үлчәүләр буенча генераль конференциядә Ватт Халыкара Үлчәү Системасына кертелгән. Барлык электр җиһазларының да төп сыйфатларының берсе булып алар кулланган егәрлек тора, шуңа күрә һәрбер электр җиһазында (яки шул җиһазга кулланучы белешмәсендә) аның эшләве өчен күпме Ватт кирәклеге турында мәгълүмат табарга була.

Билгеләмәсе[үзгәртү]

1 Ватт 1 секунд вакыт эчендә 1 Джоуль эш башкарылгандагы егәрлеккә тигез итеп билгеләнә. Шулай итеп, Ватт ул чыгарылма үлчәү берәмлеге һәм СИ берәмлекләре белән түбәндәге мөнәсәбәтләр белән бәйләнгән:

Вт = Дж/с = кгм²/с³
Вт = H•(м/с)
Вт = В•А

Билгеләмәсе югарырак китерелгән механик егәрлектән тыш, шулай ук җылылык һәм электрик егәрлек төрләре бар:

  • Җылылык агымының 1 Ватт егәрлеге 1 Ватт механик егәрлеккә тиңдәш (эквивалент).
  • 1 Ватт актив электрик егәрлек шулай ук 1 Ватт механик егәрлеккә тиңдәш һәм 1 Вольт көчәнеш куелганда, 1 Ампер зурлыктагы эш башкаручы даими электрик токның егәрлеге дип билгеләнә.

Башка үлчәү берәмлекләренә күчерү[үзгәртү]

Ватт башка үлчәү берәмлекләре белән түбәндәге мөнәсәбәтләр белән бәйләнгән:

1 Вт = 107 эрг/с
1 Вт ≈ 0,102 кгк (килограмм-сила - кгс)м/с
1 Вт ≈ 1,36*10-7 а.к.(лошадиная сила – л.с.)
1 Вт = 859,8452279 кал/сәг

Мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр[үзгәртү]

Егәрлек белән бәйле исәп-хисаплар өчен Ваттның үзен һәрбер очракта да куллану уңай булмаска мөмкин. Кайвакыт үлчәнгән зурлыклар бик зур яки бик кечкенә булганда, стандарт алкушымчалы үлчәү берәмлеген кулланырга уңай була, бу даими зурлык тәртибен исәпләүдән арынырга мөмкинлек була. Мәсәлән, радарлар һәм радиоалгычлар проектлаганда еш кына пВт һәм нВт кулланалар, электроэнцелография һәм электрокардиография кебек медицина приборлары өчен мкВт кулланалар. Электр җитештерүдә, һәм шулай ук тимер юл локомотивлары проектлаганда мегаваттлар (МВт) һәм гигаваттлар (ГВт) кулланалар.


Стандарт СИ кушымчалары түбәндәге таблицада китерелгән:

Мәртәбәле: Билгеләмәсе: Өлешле: Билгеләмәсе:
101 (дека) даВт / daW 10-1 (деци) дВт / dW
102 (гекто) гВт / hW 10-2 (санти) cВт / cW
103 кило кВт / kW 10-3 милли мВт / mW
106 мега МВт / МW 10-6 микро мкВт / μW
109 гига ГВт / GW 10-9 нано нВт / nW
1012 тера ТВт / ТW 10-12 пико пВт / pW
1015 пета ПВт / PW 10-15 фемто фВт / fW
1018 экса ЭВт / EW 10-18 атто aВт / aW
1021 зетта ЗВт / ZW 10-21 зепто зВт / zW
1024 йотта ИВт / YW 10-24 йокто иВт / yW

Искәрмә[үзгәртү]

Дека-, гекто-, деци-, сантиватт үлчәү берәмлекләрен кулланырга киңәш ителми.

Табигатьтә мисаллар[үзгәртү]

Зурлык Тасвирлама
10−9 ватт Егәрлеге 1 нВт булган энергия агымы мәйданы 1 м² булган җир өслегенә яктылыгы йолдыз зурлыгы +1,4 булган йолдыздан төшә.
5*10−3 ватт (Очучылар өчен һәм күз өчен зарарлы) гадәти лазер күрсәткече мондый егәрлеккә ия.
1 ватт Гади мобиль телефоны алгыч/тапшыргыч егәрлеге якынча шул зурлыкка тигез. Кеше йөрәге егәрлеге шулай ук якынча шул зурлыкка тигез.
10³ ватт Зур булмаган җылыту җиһазының егәрлеге 1 кВт чамасы. АКШ – та бер йорт хуҗалыгының уртача энергия куллануы елына 8900 кВт•сәг, бу ел дәвамында тигез кулланылган 1 кВт егәрлеккә тигез.
6*104 ватт Двигателе 80 ат көче булган җиңел автомобильнең егәрлеге якынча 60 кВт – ка тигез.
12*106 ватт Eurostar электропоездының егәрлеге 12 МВт.
8,2*109 ватт Касивадзаки (Япония) шәһәрендәге дөньядагы иң зур атом-төш электр станциясе Касивадзаки-Карива пик йөкләнешләрендә 8,212 ГВт электроэнергия эшләп чыгара.
2,24*1010 ватт Хәзерге вакытта иң зур булган Кытайда урнашкан Санься (Өч тау упкыны ГЭС). ГЭСның проект егәрлеге — 22,4 ГВт электроэнергия.
1012 ватт Яшен бәрүенең уртача пик егәрлеге якынча 1 ТВт-ка тигез.
1,9*1010 ватт 2007 елда кешелек тарафыннан кулланылган гомуми электроэнергия егәрлеге якынча 1,95 ТВт чамада исәпләнә.
174*1015 ватт Җир өслегенә энергия агымының уртача егәрлегеннән 1,366 кВт/м² чыгып, Җиргә төшүче яктылык нурланышының энергия агымының гомуми егәрлеге якынча 174 ПВт-ка тигез. Шулай итеп, энергияне пространствога таратмаса, Җир массасын секунд саен 1,94 кг – га арттырып торыр иде.
3,86*1026 ватт Кояш нурлашының тулы егәрлеген галимнәр 386 ЙВт дәрәҗәсендә чамалый, бу Җир өслегенә төшүче нурланышның егәрлегеннән ике миллиард мәртәбә зурлыктан да зуррак. Башка сүзләр белән әйткәндә, Кояш үзәгендәге термотөш реакцияләр нәтиҗәсендә, безнең яктыртучыбыз секунд саен 4000000 тонна масса югалтып тора.

Киловатт-сәг һәм киловатт төшенчәләре арасында аерма[үзгәртү]

Атамалары охшаш булганлыктан, киловатт һәм киловатт-сәг. – не көнкүреш кулланышында еш бутыйлар, бигрәк тә электр җиһазларына караган очракларда. Әмма бу ике үлчәү берәмлеге төрле физик зурлыкларга карый. Ваттларда, һәм шуннан чыгып, киловаттларда, егәрлек ягъни электр җиһазы тарафыннан вакыт берәмлеге эчендә кулланылган энергия микъдары исәпләнә. Ватт-сәгать һәм киловатт-сәгать энергия үлчәү берәмлекләре булып тора, ягъни алар белән электр җиһазының сыйфатламасы түгел, ә бу җиһаз тарафыннан башкарылган эш микъдар исәпләнә.

Бу ике зурлык түбәндәгечә бәйләнештә. Әгәр егәрлеге 100 Вт булган лампа 1 сәгать дәвамында эшләгән икән, аның эше 100 Вт*сәг (яки 0,1 кВт*сәг) энергия таләп иткән. Электростанциянең егәрлеге мегаваттларда исәпләнә, ләкин сатылган электроэнергиянең зурлыгы киловатт-сәгатьләрдә (мегаватт-сәгатьләрдә) исәпләнәчәк.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү]