Водород
| ||||
|---|---|---|---|---|
| Атом номеры | 1 | |||
| Матдәнең тышкы күренеше | төссез, тәме булмаган һәм иссез газ | |||
| Атомның үзлекләре | ||||
| Атом массасы (моляр масса) |
1,00794 а. м. б. (г/моль) | |||
| Атом радиусы | 79 пм | |||
| Ионлаштыру энергиясе (беренче электрон) |
1311,3 кДж/моль (эВ) | |||
| Электрон конфигурациясе | 1s1 | |||
| Химик үзлекләре | ||||
| Ковалент радиусы | 32 пм | |||
| Ион радиусы | 54 (−1 e) пм | |||
| Электр тискәрелеге (Полинг буенча) |
2,20 | |||
| Электрод потенциалы | ||||
| Оксидлашу дәрәҗәсе | 1, −1 | |||
| Матдәнең термодинамик үзлекләре | ||||
| Тыгызлык | 0,0000899 (при 273K (0 °C)) г/см³ | |||
| Моляр җылы сыешлыгы | 14,235 Дж/(K·моль) | |||
| Җылы үткәрүчелек | 0,1815 Вт/(м·K) | |||
| Эрү температурасы | 14,01 K | |||
| Эрү җылылыгы | 0,117 кДж/моль | |||
| Кайнау температурасы | 20,28 K | |||
| Парга әйләнү җылылыгы | 0,904 кДж/моль | |||
| Моляр күләм | 14,1 см³/моль | |||
| Матдәнең кристаллик рәшәткәсе | ||||
| Рәшәткә төзелеше | гексагональ | |||
| Рәшәткә параметрлары | a=3,780 c=6,167 Å | |||
| Дебай температурасы | 110 K | |||
| H | 1 |
| 1,00794 | |
| 1s1 | |
| Водород ц | |
Водород яки сутуар (H, лат. hydrogenium, ингл. hydrogen) — Менделеевның периодик таблицасының беренче элементы. Табигатьтә иң киң таралган элемент (88,6%). Водородның 5 изотоптан өчесе үз исемнәрен йөртәләр: ¹H — протий (Н), ²H — дейтерий (D) һәм ³H — тритий (T).
Бүгенге заманда Водород Галәмдә иң таралган элемент, 88,6% бөтен атом тәшкил итә, гелий 11,3%, башка элементлар нибары 0,1%.
Водород - йолдызлар һәм йолдызара газның нигезе. Атомар Водород рекомбинация чорында барлыкка килгән.
Йолдызлар температурасында (мәсәлән: Кояш өслегендә ~6000 °C) Водород плазма төрендә бар, йолдызара фәзада молекулалар, атомнар, ионнар, молекуляр болытлар төрендә тора.
Водородның гади матдәсе — җиңел төссез газ. Һава йә уттуар белән катнашканда янучан һәм шартлаткыч. Агусыз. Этанол һәм тимер, никел, палладий, платина кебек металларда эрүчән.
Стандарт температурада һәм басымда Водород - төссез, тәмсез, иссез, агусыз икеатомлы газ Н2.
Водород күпчелек металл булмаган элементлар белән ковалент бәйләнешләрне яхшы төзегәнгә күрә Җирдәге Водород күбесенчә молекуляр катнашмаларда - су, органик катнашмаларда бар.
Водород ның латин атамасы Hydrogenium булганга күрә H латин хәрефе белән билгеләнә.

Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Кузьменко Н. Е., Ерёмин В. В., Попков В. А. Начала химии. Современный курс для поступающих в вузы: Учебное пособие для вузов. — М.: Издательство «Экзамен», 2005.
- Дигонский С. В., Тен В. В. Неизвестный водород. — СПб: Наука, 2006. ISBN 5-02-025114-3
- Chart of the Nuclides. — 17th. — Knolls Atomic Power Laboratory, 2010. — ISBN 978-0-9843653-0-2.
- Newton, David E. The Chemical Elements. — New York : Franklin Watts, 1994. — ISBN 978-0-531-12501-4.