Сөембикә (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөембикә (журнал) latin yazuında])
Сөембикә
Сөембикә

Журнал логотибы
Tөр

хатын-кызлар журналы

Формат

60х90 1/8


Гамәлгә куючы

«Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте

Нәшер итүче

«Татмедиа» ААҖ

Баш мөхәрир

Лариса Маликова

Нигезләнгән

1913

Тел

татар

Публикацияләр туктату

1941-1958

Төп офис

Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2

Тиражы

8 010 (2014)
5 118 ↘ (2019)
4 850 ↘ (2020, июль) [1]
10 100 ↗ (2022, гыйнвар)
7 075 ↘ (2023, гыйнвар)
7 564 ↗ (2023, июль)


язылу индексы

73 002 (Роспечать)
П2204 (ПАП каталогы)

Веб-сайт: http://syuyumbike.ru/

«Сөембикә» – хатын-кызларның бөтентатар айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналы. Ул Татарстанның визит таныкламасы. Журнал татарлар яши торган Россия, АКШ, Алмания, Финляндия, Япония, Кытай, Австралия, Төркия, БДБ илләрендә тарала.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1913 елның октябрендә «Сөембикә» журналының беренче саны дөнья күрә (мөхәррире Ягъкуб Хәлили). Аена ике мәртәбә чыга. Барлыгы 115 сан дөнья күрә. Ф. Сөләймания, М. Мозаффария, М. Акчурина, Ш. Әхмәдиев, Н. Думави, Р. Ибраһимия журналның актив авторларына әверелә. Татар хатын-кызлары өчен чыга башлаган бу беренче басма журнал тууына тарихи нигез сала.

1926 елның августында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты киңәшмәсендә ССРБда яшәүче татар хатын-кызлары өчен аерым басма кирәклеге турында Г. Таҗетдинова чыгыш ясый. «Азат хатын» журналын чыгару турында карар кабул ителә, редколлегия раслана.

Бөек Ватан сугышы елларында чыгудан туктый һәм 1958 елда гына яңадан нәшер ителә.

1991 елдан «Сөембикә» исеме белән чыгарыла. Журналның концепциясе яңартыла, яңа баскычка күтәрелә, халыкара аренага чыга, «Периодика Исламика» каталогына кертелә. «Ак калфак» Бөтентатар хатын-кызлары берләшмәсе оеша, күренекле хатын-кызларның милләт файдасына кылган игелекле эшләрен бәяләү өчен «Сөембикә» беләзеге дигән абруйлы бүләк булдырыла, «Киленбикә», «Гыйффәт туташ» дигән бәйге-тамашалар, «Бишек җыры», «Казан сөлгесе» конкурслары уздырыла.

Баш мөхәррирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тираж[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1941 — 7 500
  • 1977 — 362 000
  • 1988475 000
  • ........ — .....
  • 2014 – 8 010 ↓
  • 2019 – 5 118 ↓
  • 2020 – 4 850 ↓
  • 2022 – 10 100 ↗
  • 2023, №1 – 7 075 ↓
  • 2023, №7 – 7 564 ↑

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1976 «Хөрмәт билгесе» ордены
  • 2001 «Бәллүр каләм» конкурсында «Ел журналы» исеменә лаек була.
  • VI Бөтенроссия матбугат фестивалендә хатын-кызлар өчен чыгарыла торган басмалар арасында иң яхшысы дип табылып, җиңүче дипломы белән бүләкләнә.
  • 2007-2009 елларда Россия матбугатының Алтын фондына кертелә.
  • Тагын бер мәртәбә «Бәллүр каләм» иясе була. Республика матбагалары арасында үткәрелгән биш бәйге җиңүчесе дип табыла, ике тапкыр «Ел иганәчесе» буларак бүләкләнә.
  • 2015 Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге татар телле интернет-проектлар арасында үткәрелгән VI «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең «Тематик ресурс – иҗади җәүһәр» номинациясендә журнал сайты [1] 2016 елның 1 гыйнвар көнендә архивланган. җиңүче булды[4]. 2 нче урын – «Идел» журналында.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]