Бөек Ватан сугышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөек Ватан сугышы latin yazuında])
Бөек Ватан сугышы
Төп низаг: Икенче бөтендөнья сугышы

сугыш вакыйгалары
Дата

1941 елның 22 июне1945 елның 8-9 мае

Урын

ССРБ, Көнчыгыш һәм Үзәк Европа

Сәбәп

Алмания агрессиясе

Нәтиҗә

ССРБ җиңүе, Алмания капитуляциясе

Үзгәрешләр

Өченче рейх җимерелүе, Алманиянең икегә бүленүе, Көнчыгыш Европада социалистик лагерьның барлыкка килүе

Көндәшләр
ССБР байрагы Советлар Берлеге

Тыва байрагы Тыва

Польша байрагы Польша
Чехословакия байрагы Чехословакия
Югославия

Румыния байрагы Румыния
(1944 ел сентябреннән соң)
Болгария байрагы Болгария
(1944 ел октябреннән соң)

Алмания байрагы (1933-1945) Алмания

Маҗарстан байрагы Маҗарстан
Словакия байрагы Словакия
Хорватия байрагы Хорватия

Италия байрагы Италия
(1943 ел октябренә кадәр)
Финләндия байрагы Финляндия
(1944 ел сентябренә кадәр)
Румыния байрагы Румыния
(1944 ел сентябренә кадәр)
Болгария байрагы Болгария
(1944 елда)
Зәңгәр дивизия (Испания) (1943 елга кадәр)

Сәргаскәрләр
Иосиф Сталин

Георгий Жуков
Борис Шапошников
Александр Василевский
Константин Рокоссовский
Иван Конев
Алексей Антонов
Иван Баграмян
Семен Будённый
Климент Ворошилов
Леонид Говоров
Андрей Ерёменко
Михаил Кирпонос
Родион Малиновский
Кирилл Мерецков
Иван Петров
Маркиан Попов
Семён Тимошенко
Иван Тюленев
Фёдор Толбухин
Иван Черняховский
Польша байрагы Михал Жимерский
Чехословакия байрагы Людвик Свобода
Румыния байрагы Константин Василиу-Рэшкану
Румыния байрагы Эммануил Ионеску
Румыния байрагы Николае Камбря
Дамян Велчев
Владимир Стойчев
Иосип Броз Тито

Адольф Гитлер

Алмания байрагы (1933-1945) Федор фон Бок
Алмания байрагы (1933-1945) Эрнст Буш
Алмания байрагы (1933-1945) Гейнц Гудериан
Алмания байрагы (1933-1945) Һерманн Гөринг
Алмания байрагы (1933-1945) Эвальд фон Клейст
Алмания байрагы (1933-1945) Гүнтер фон Клүге
Алмания байрагы (1933-1945) Георг фон Күхлер
Алмания байрагы (1933-1945) Вильгельм фон Лееб
Алмания байрагы (1933-1945) Вильгельм Лист
Алмания байрагы (1933-1945) Эрих фон Манштайн
Алмания байрагы (1933-1945) Вальтер Модель
Алмания байрагы (1933-1945) Фридрих Паулюс
Алмания байрагы (1933-1945) Вальтер фон Рейхенау
Алмания байрагы (1933-1945) Герд фон Рундштедт
Алмания байрагы (1933-1945) Фердинанд Шёрнер
Алмания байрагы (1933-1945) Эрһард Раус
Анте Павелич
Бенито Муссолини
Җованни Мессе
Итало Гарибальди
Карл Густав Эмиль Маннерһайм
Карл Леннарт Эш
Румыния байрагы Петре Димитреску
Румыния байрагы Константин Константинеску
Миклош Хорти
Густав Яни
Ференц Сомбатеи

Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез

Бөек Ватан сугышы (лат. Böyek Watan suğışı(үле сылтама)) (19411945) — ССБР байрагы ССРБнең / Өченче рейхка (Алмания) һәм аның Европадагы союздаш илләренә (Болгария, Маҗарстан, Италия, Румыния, Словакия, Финляндия, Хорватия) каршы сугышы. Икенче бөтендөнья сугышының ССРБга кагылган өлешенә карата әйтелә.

1941 елның 22 июнендә Алмания Советлар Союзына һөҗүм итә.

Бөек Ватан сугышы атамасы 1941 елның 3 июлендә, Сталинның мәгълүм радиомөрәҗәгатеннән соң кулланыла башлаган.

Алтарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Глобаль икътисад кризисы нәтиҗәсендә Алманиядә хакимияткә NSDAP (алман. Nationalsozialistische Deutsche Arbeiterpartei) - Милләтчел-социалистик алман эшчеләр фиркасе килә. Ул Беренче Бөтендөнья сугышында җиңелү өчен реванш алуга (югалтканны кире кайтаруга) әзерлекне җәелдереп җибәрә.

Беренче Бөтендөнья сугышында җиңүче дәүләтләр (АКШ, Бөекбритания, Франция) үзенең катнашмаучылык сәясәте нәтиҗәсендә Алмания Версаль килешүендә каралган икътисадый һәм хәрби чикләүләрне үтәми башлый.

1936 елда Алмания үз гаскәрләрен тоткарлыксыз рәвештә демилитаризацияләнгән Рейн өлкәсенә кертә.

1938 елның 12 мартында Алмания Австрияне үз составынә (составына) куша (плебисцит буенча, Австрия халкының күпчелеге Алманиягә кушылу өчен тавыш биргән дип санала), шушы вакыйга Австрия аншлүсе дип атала.

1938 елның декабрендә Алмания Польшага «Данциг мәсьәләсен»[1] чишәргә тәкъдим итә — Польша хөкүмәте бу "үтенеч"не кире кага. Соңрак, Гитлер "Данциг мәсьәләсен" Польшага каршы сугыш башлау өчен сылтау буларак файдалана.

1939 елның 23 августта Алмания һәм Советлар Берлеге үзара килешү төзи һәм Көнбатыш Европада йогынты сферасы турында яшерен беркетмәгә кул куя. Аннан соң Алмания һәм ССРБ дуслык һәм чикләре турында шартнамә дә имзалана.

1939 елның 1 сентябрендә Алмания Польшага һөҗүм итә. 2 сентябрьдә Бөекбритания һәм Франция Алманиягә сугыш игълан итә; Икенче бөтендөнья сугышы башлана. 17 сентябрьдә Польшага көнчыгыштан Советлар Берлеге бәреп керә.

1940 елда Франция капитуляциясеннән соң, Алманиянең бердәнбер дошманы булып рәсми рәвештә Бөекбритания генә кала, ләкин идеологик сәбәпләр буенча Алман башлыгы коммунист идеологияле дәүләтләргә каршы сугыш әзерли башлый. Алмания Бөекбританиягә килешү тәкъдим итә, ләкин Бөекбритания бу үтенечне кире кага. 1940 елның 16 июлендә Гитлер Бөекбританиягә басып керү турында боерык игълан итә ("Диңгез арысланы" операциясе). 1940 елның август аенда алманнар Бөекбританияне бомбага тота башлый. Ләкин алманнарның диңгез көчләре җитенкерәмәү һәм һава торышы начар булу сәбәпле, Өченче рейх илбашы бу операциядән баш тарта һәм инглизләрнең Азиядәге колонияләренә каршы сугыш әзерли башлый. Димәк, Алмания ул чакта Советлар Берлегенә каршы да сугышны планлаштыра башлаган, чөнки инглизләрнең Азия колонияләренә иң кыска юл Совет җирләре аша була.

1940 елның 27 сентябрьдә Алмания, Япония һәм Италия Өчлекле пакт төзиләр. 1940 елның ноябрендә алман дипломатлары совет-алман хәрби сөйләшүләрендә ССРБга бу пактка кушылырга тәкъдим итәләр. Совет хөкүмәте, совет гаскәрләрен Румыниягә, Болгариягә, Төркиягә һәм Финляндиягә кертү алшартын куеп, ризалык белдерә.

Шуннан соң Гитлер ССРБга һөҗүм итү планын кабул итә. 1940 елның 18 декабрендә Гитлер "Барбаросса" планына кул куя.

1940 елның 20 ноябрендә Өчлек пактына Маҗарстан, 23 ноябрьдә — Румыния, 24 ноябрьдә — Словакия, 1941 елда — Болгария, Финляндия һәм Испания кушыла.

1941 елның 25 мартында пактка Югославия дә керә, ләкин 27 мартта Белградта хәрби түнтәреш була. Яңа хөкүмәт Югославиянең нейтралитетын игълан итә. 5 апрельдә Югославия ССРБ белән дуслык һәм сугыш башламау турында килешү төзи. Вакыйгаларның үзләре теләмәгәнчә үсеше аркасында, Алмания һәм Маҗарстан 6 апрельдә Югославиягә һөҗүм итә. ССРБ белән сугыш кичектерелә. Баштарак Гитлер 1941 елның 1 маен ССРБга һөҗүм итү көне дип билгеләгән була.[2]

ССРБ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алман көчләре 1 сентябрьдә Польшага һөҗүм итә һәм көнбатыш Польшаны буйсындыра. Брест солыхы буенча Россия империясе югалткан җирләрне кире кайтару өчен һәм көньяк Украина һәм Белоруссия чикләрен саклау максаты белән 1939 елның 17 сентябренә каршы төндә ССРБ Польша походын башлый.

1939 елның октябрендә Польшаның басып алынган өлкәләре: Көнбатыш Украина Украина ССРга кушыла, Көнбатыш Белорусия Белорусия ССРга кушыла, Вильно крае Литвага тапшырыла.

1939 елның 5 сентябрендә ССРБ Финляндиягә үзара ярдәмләшү шартнамәсе төзергә тәкъдим итә. Финляндия пакт һәм территория белән алмашу ягыннан ССРБ тәкъдимен кире кага.

1939 елның 30 ноябрендә ССРБ Финляндиягә каршы сугыш башлый. Сугыш Мәскәү солыхы (1940) белән тәмамлана; бу солых буенча ССРБ чикләренә Финляндия территориясенең 11 процентлык өлеше күчә.

1940 елның 15 июнендә совет гаскәрләре Литвага, 17 июньдәЛатвиягә һәм Эстониягә кертелә.

1940 елның 26 июнендә бәйсез Румыниянең Бессарабия һәм Төньяк Буковина өлкәләренә совет гаскәрләре керә. Оккупацияләнгән территориядә Молдаван ССР барлыкка килә, Буковина Украина ССРга тапшырыла. Бу агрессия гамәле Румынияне Алмания белән хәрби һәм сәяси яктан якынаюга этәргән.

1941 елның 22 июненә хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 22 июньдә ССРБ чикләре буенда өч армия төркеме (181 дивизия, шул исәптән 19 танк төмәне, 14 моторлаштырылган дивизия һәм 18 бригада), өч һава флоты тупланган.

Гольдап[3]—Мемель[4] сызыгында фельдмаршал Вильгельм фон Лееб җитәкчелегендә армияләрнең «Төньяк» төркеме (29 алман төмәне, 1нче һава флоты ярдәме белән) урнашкан. Аның составындә 16нче (ком. Эрнст Буш) дивизия, 18нче (ком. Курт Вегер) дивизия һәм 4нче танклар төркеме (ком. Эрих Гёпнер) берләштерелгән. 1941 елның 31 гыйнварында директива буенча, югары сәргаскәрлек Төньяк төркеменә шундый бурычны йөкләде: Балтыйк буенда дошманның көчләрен кырып бетерергә, һәм Балтыйк диңгезнең портларын, совет флотының терәк базаларсыз калдыру өчен, яулап алырга. Балтыйк диңгезендә, армияләрнең «Төньяк» төркеменә ярдәмгә һәм Балтыйк флотына каршы хәрәкәтләр өчен алман сәргаскәрлеге якынча 100 кораб бүлеп биргән, шул исәптән 28 торпедалы катер, 10 миналы заградителе, 5 су асты көймәсе, сакчы кораблар һәм тральщиклар.

500 километрлы Голдап—Влодава сызыгында Федор фон Бок җитәкчелеге астында армияләрнең «Үзәк» төркеме (50 алман дивизияләре, 2 алман бригадасы 2нче һава флоты ярдәме белән) урнашкан. Төркемгә 9нчы (ком. Адольф Штраус) һәм 4нче кыр (ком. Ганс Гюнтер фон Клюге) армиясе, 2-нче (ком. Гейнц Гудериан) һәм 3нче (ком. Герман Гот) танклар төркеме. Төркемнең бурычы: флангларда зур көчләр белән һөҗүм итеп, Белоруссиядә дошманның гаскәрләрнең тар-мар итәргә. Аннан соң, Минскта мобиль частьларны туплагач, ашыгыч рәвештә Смоленск тарафына чыгарга; шулай итеп, Ленинград тарафында һәм Балтыйк буенда хәрәкәт итүче дошманның гаскәрләрен бетерү максаты белән "Төньяк" армияләрнең төркеме белән үзара йогынты ясау өчен алшартларны булдыру.

Полесьедан Кара диңгезгә кадәр 1 300 километрлы фронтта Герд фон Рундштедт җитәкчелегендә армияләрнең «Көньяк» төркеме (44 алман, 13 румын дивизиләре, 9 румын һәм 4 маҗар бригадасы, 4нче һава флоты һәм румын авиация ярдәме белән) урнашкан. Берләшмә 1нче танк төркеме (Эвальд фон Клейст) , 6нче (ком. Фридрих Паулюс), 11нче (ком. Ойген фон Шоберт) һәм 17нче (ком. Карл-Хайнрих фон Штюльпнагель) алман армиясе, 3нче (ком. Петре Думитреску) һәм 4нче (ком. Николае Чуперка) румын армияләре һәм маҗар корпусы. Төркемнең бурычы: Киевны яулап алу, Галициядә һәм Украинаның көнбатышында дошманның гаскәрләрен бетерергә, көньякта һөҗүм итүне тәэмин итәргә.

Бу көчләрдән башка, буйсындырылган Норвегиядә һәм Төньяк Финляндиядә Николаус фон Фалькенхорст җитәкчелеге астында вермахтның «Норвегия» армиясе урнашкан; аның бурычы — Мурманскны басып алырга, Полярный шәһәрендәге Төньяк флотының базаны, Киров тимер юлны басып алырга. Вермахтның югары сәргаскарлегенең резервында 24 дивизия кала. ССРБга һөҗүм итү өчен 5,5 млн кеше, 3 712 танк, 47 260 кыр орудиесы һәм миномётлар һәм 4 950 сугыш самолёты тупланган[5].

СССР[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 22 июньгә чик буендагы хәрби округларда һәм флотларда 3 289 250 содат һәм офицерлар, 59 787 орудие һәм миномёт, 12 782 танк (шул исәптән 1475 Т-34 һәм КВ танкы), 10 743 очкыч булган. Өч флотта якынча 220 000 кеше, 182 төп класслы кораб (3 линкор, 7 крейсер, 45 лидер һәм эсминец, 127 су асты көймәсе) тупланган. Дәүләт чиген саклауны чик буе гаскәрләре үтәгәннәр. Көнбатыштан һөҗүмне кире кайтару Ленинград, Балтыйк буе аерым, Көнбатыш аерым, Киев аерым һәм Одесса хәрби округларына тапшырылган. Диңгездән аларга Төньяк, Балтыйк һәм Кара диңгез флоты ярдәм итәргә тиеш булган.

Балтыйк буе хәрби округының (ком. Фёдор Кузнецов) гаскәрләре үз эченә 8нче (ком. Пётр Собенников) һәм 11нче (ком. Василий Морозов) армияләрне алган 27нче армиягә формалаштырылган. Бу частьләр Балтыйк диңгезеннән Литваның көньяк чигенә кадәр 300 километрлы фронтта саклануны тотканнар.

Көнбатыш аерым хәрби округының (ком. Дмитрий Павлов) гаскәрләре үз эченә 3нче (ком. Василий Кузнецов), 4нче (ком. Александр Коробков) һәм 10нчы (ком. Константин Голубев) армияләрне алган. Алар Литва көньяктагы чигеннән Припять елгасы кадәр 470 километрлы фронтта саклануны тотканнар. Шуның өстенә Минск, Слуцк һәм Могилёв янында 13нча армиясе формалашкан.

Киев аерым хәрби округының (ком. Михаил Кирпонос) гаскәрләре үз эченә 5нче (ком. Михаил Потапов), 6нче (ком. Иван Музыченко), 12нчы (ком. Павел Понелелин) һәм 26нчы (ком. Фёдор Костенко) армияләрне алган. Шуның өстенә Минск, Слуцк һәм Могилёв янында 13нча армиясе формалашкан. Алар Припять елгасыннан Липканы кадәр 860 километрлы фронтта саклануны тотканнар.

Ленинград хәрби округының (ком. Маркиан Попов) гаскәрләре илнең төньяк-көнбатыш чикләрне (Мурманск өлкәсе, Карел-Фин ССР, Карел муентыгы, Эстон ССР һәм Ханко ярымутравы) сакларга тиеш булган. Бу чик өлешендә 1 300 километрлы коры җир чиге һәм 380 километрлы диңгез буе булган. Монда 7нче (ком. Филипп Горленко), 14нче (ком. Валериан Фролов), 23нче (ком. Пшенников Пётр) армияләре һәм Төньяк флоты урнашкан.

Бөек Ватан сугышы канунында ССРБ көнбатыш чигендә хәрби көчләр[6]
Теркем Германия һәм аның союздашлар ССРБ ССРБ (барлык)
Кеше 4,3 млн кеше 3,1 млн кеше 5,8 млн кеше
Туплар һәм миномётлар 42 601 57 041 117 581
Танклар һәм штурм туплары 4171 13 924 25 784
Очкычлар 4846 8974 24 488
1941 елда сугышчан һәм сан ягыннан ССРБ Хәрби Көчләрнең составы.[7]
+ Кешеләр Ату коралы Артиллерия коралы Танклар Самолётлар Сугыш кораблары Механик транспорты
Барлык 5434729 7983119 117581 23106 24488 910 528571
Эшли 18691 21030

Алмания ягында катнашкан көчләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алман содаты һәм СС гаскәрдәге казак, 1944 ел
«Идел-Урал» легионының солдаты

Вермахт һәм СС гаскәрләрдә якынча 1 800 000 чит илдәге кешеләр тулыландырганнар. Сугыш елларда алардан 59 дивизия, 23 бригада һәм берничә легионнар, полклар һәм батльоннар. Аларның күбесе үз исемен дәүләт яки регион буенча исемен кушканнар: «Валлония» (күбесенчә валлоннардан торган), «Галичина» (украиннардан торган), «Боһемия һәм Моравия», «Викинг», «Денемарк», «Гембез», «Лангемарк», «Нордланд», «Недерланд», «Шарлемань» (күбесенчә французлардан торган).

Советлар Берлеге белән сугышында каршы якта Алманияне союздашлар да катнаштылар — Италия, Маҗарстан, Румыния, Финляндия, Словакия, Хорватия.

Андрей Власов җитәкчелеге астында Рус азатлык армиясе (РАА, рус. Русская освободительная армия, РОА) шулай ук нацист Алмания ягында катнашкан.

Башка рус коллаборацонистик хәрби тупланмалары: «Руссланд» төмәне, Рус азатлык халык армиясе (рус. Русская осбодительная народная армия, РОНА), Казачий Стан, 15нче казак кавалерия СС корпусы, 29нче һәм 30нче СС гренадер төмәне, иреклеләр СС полкы «Варяг», һәм башкалар.

Кавказ коллаборацонистик формированиелар: Вермахтның грузин легионы, әрмән легионы, азәрбайҗан легионы, «Бергманн» батальоны, Төньяк Кавказ СС отряды, һ.б.

Идел буе һәм Уралдагы коллаборацонистик формированиелар: «Идел-Урал» легионы, калмык кавлерия корпусы, Көнчыгыш төрки СС берләшмәсенең «Идел-Урал» төркеме.

Урта Азиядагы коллаборацонистик формированиелар: Төркистан легионы.

Украин коллаборацонистик формированиелар: «Нахтигаль» һәм «Роланд» батальоннары, «Галичина» СС дивизиясы, УМО (Украин милләтчеләрнең организациясе, укр. Організація Українських Націоналістів)

Балтыйк буендагы коллаборацонистик формированиелар: 20нче (1нче эстон) СС гренадер төмәне, СС латыш легионы: 15нче (1нче латыш) СС гренадер төмәне, 19нче (2нче латыш) СС гренадер төмәне.

Белорус коллаборацонистик формированиелар: 38нче СС гренадер төмәне «Нибелунген», 30нче СС гренадер төмәне, «Дальвитц» батальоны.

Сугыш хәрәкәтләренең территориясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беларус ССР, Украин ССР, Молдаван ССР, Эстон ССР, Карел-Фин ССР, Латвия ССР, Литва ССР (тулысынча);

РСФСР[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ленинград, Мурманск, Псков, Новгород, Вологда, Калинин, Мәскәү, Тула, Калуга, Смоленск, Орёл, Брянск, Курск, Липецк, Воронеж, Ростов, Рязань һәм Сталинград өлкәләре; Краснодар, Ставрополь крайлары; Калмык, Кабарда-Балкария, Кырым, Төньяк Осетия һәм Чечня-Ингушетия АССР.

Краснодар крае (диңгездә сугыш хәрәкәтләре) , Чуаш АССР (авиаһөҗүм), Әстерхан (авиаһөҗүм), Архангельск (авиаһөҗүмнәр), Горький (авиаһөҗүмнәр), Сарыта (авиаһөҗүмнәр), Тамбов (авиаһөҗүмнәр), Ярославль (авиаһөҗүмнәр) өлкәләре; Коми АССР (десант төшерү), Красноярск крае ("Вундерланд" операциясе)

Красноярск крае

Казакъ ССР[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гурьев шәһәренә авиаһөҗүм.

Грузия ССР[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абхазия АССР.

Башка илләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания, Польша, Финляндия, Норвегия, Румыния, Болгария, Югославия, Чехословакия, Маҗарстан, Алмания составында булган Австрия, Хорватия һәм Словакия марионетик дәүләтләре.

Сугышның беренче периоды (22 июнь 1941 — 18 ноябрь 1942)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның җәй-көз кампаниясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алман гаскәрләрнең ССРБ территориясенә басып керүе
(аудио)
(аудио)
Совет радиосының Алманиянең ССРБга һөҗүм итү турында белдерү.
Текстны Ю. Левитан укый
Помощь по воспроизведению
Совет солдатлары фронтка китәләр, 23 июнь 1941
Сугыш башына совет, фин һәм алман гаскәрләренең урнашуы
Фин сослдатлары ССРБ чикне үтеп чыгалар, 1941 елның җәе
Август-декабрь 1941

1941 елның 22 июнендә, сәгать 4:00тә, Берлин шәһәрендә империя чит ил эшләре министры Иоаким Риббентроп ССРБның Алманиядагы илчесе Владимир Деканозовка сугыш игълан итү турында нота бирә. 22 июньнең иртә таңында артиллерия һәм авиация хәзерлегеннән соң алман гаскәрләре ССРБ чиген үтеп чыгалар. Моннан соң Алманиянең ССРБдагы илчесе Вернер фон дер Шуленбург чит ил эшләре буенча халык комиссары Вячеслав Молотовка килә.

Шул ук көндә ССРБга Италия һәм Румыния сугыш игълан итәләр, ә 23 июньдә — Словакия сугыш игълан итә.

Балтыйк диңгезенең төньягында «Барбаросса» планның тормышка ашыру 21 июньның кичтә башланган — Финляндиядә урнашкан алман мина заградителельләре Фин култыгында ике зур мина кырларны чыргарып куйганнар. Бу мина кырлары ахыргы чиктә совет Балтыйк флотыны Фин култыгының көнчыгыш өлештә япканнар.

22 июньдә румын һәм алман гаскәрләре Прут аша чыктылар һәм Дунай аша чыгырга тырышып карадылар, ләкин совет гаскәрләре аларга буны ясарга бирмәделәр, хәтта Румыния территориясендә плацдармларны алганнар. Әмма 1941 елның июльдә-сентябрьдә алман һәм румын гаскәрләре Бессарабияне, Буковинаны, Днестр—Көньяк Буг елгалар араны басып алалар. 5 июльдә алман-румын гаскәрләре Черновцыны, 16 июльдәКишенәүне, 21 июльдә — Бельцыны басып алалар.

22 июньның 12:00 сәгатьтә Вячеслав Молотов ССРБ гражданнарга Алманияне Советлар Берлегенә һөҗүм итү турында хәбәр итү өчен, радиода рәсми белдерү белән чыгыш ясады, һәм Ватан сугышының башын игълан итте.

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 22 июньдә язылган указга туры китереп, 23 июльдән унҗидедән ундүрт хәрби окруларда 14 возрастларның (1905—1918 елларда туганнар) мобилизация игълан ителә. Калган өч округларда (Урта Азия, Ерак Көнчыгыш һәм Байкал арты округлар) мобилизация 23 июльдә генә яшерен ысулы белән, «өйрәнү сборлар» буларак игълан ителгән.

23 июньдә Иосиф Сталин җитәкчелеге астында Югары Сәргаскәрлекнең Ирәге (рус. Ставка Главного Командования) оештырыла (8 августтан Югары Башсәргаскәрлекнең Ирәге). 8 августтан Сталин шулай ук Югары Сәргаскәр булган. 30 июньдә Дәүләт Саклану Комитеты (ДКО, рус. Государственный Комитет Обороны, ГКО) оештырыла. Июньдә халык ополчениесенең формалаштыру башлана.

Финляндия үзенең территориясеннән алманнарга совет территориясенә турыдан-туры бәреп керүне рөхсәт итмәгән һәм Петсамода[8] белән Саллада урнашкан алман частьләре чикне үтеп чыгкмаска мәҗбүрләгәннәр. Совет һәм фин чик сакчылар арасында эпизодик рәвештә атышулар булганнар, ләкин тулаем алганда, совет-фин чигендә тыныч хәл булган. Әмма, 22 июньдән башлагач, люфтваффе (алман. Luftwaffe, алман хәрби һава көчләре) бомбардировщиклары фин аэродромларны ягулык салу база буларак кулланыла башлаганнар. 23 июньдә Молотов үзенә фин илчене чакыра. Молотов Финляндиядән ССРБга карата ачык позициянең билгеләнүне таләп итә, ләкин фин илче комментарийлардан тыелып калган. 25 июньдә совет сәргаскәрлеге Финляндиянең 18 аэродромнарга авиаһөҗүмне ясарга карар иткән. 25 июньдә, авиаһөҗүмнәргә җавап итеп, Финляндия ССРБга сугышны игълан итә. 1941 елның июль—август дәвамында фин армиясе совет-фин сугышы нәтиҗәсендә ССРБга күчкән территорияләрне басып ала.

Маҗарстан 27 июньдә генә ССРБга сугышын игълан иткән; сәбәп — имештер совет аваиациянең 26 июньдәге Кошице шәһәрнең бомбардировкасы. 1941 елның 1 июльдә Алмания күрсәтмә буенча, венгр гаскәрләрнең Карпаты төркеме 12нче совет армияне атакаланган. 1941 елның көздә Алмания ягында испан доброволецлардан торган Зәңгәр дивизиясе сугыш хәрәкәтләрне башлый.

10 августта ДКО Кировоград, Днепропетровск, Николаев өлкәләрнең һәм ЛюдиноБрянскСевск сызыгннан көнбатыштагы районнарда 1890—1904 елларда туган хәрби хезмәттә булырга тиеш кешеләрнең һәм 1922—1923 елларда туган призывникларның мобилизация турында карарын чыгарыла[9]. 15 августтан мобилизация Крырм АССРга[10], 20 августтан — Запорожье өлкәсенә[11], 8 сентябрьдән — Орёл һәм Курск өлкәләрнең бернчә районнарына[12], 16 октябрьдән — Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә җәлдерә[13]. Гомумән 1941 елның ахырына 14 миллионнан артык кеше мобилизацияләнгәннәр[14].

Бу вакытта алманнар стратегик инициативаны алганнар һәм чик буендагы сугышларда совет гаскәрләрне җиңделәр.

1941 елның җәй-көз кампаниясенең төп вакыгалар:

Сугышның башлангыч периоды нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 1 декабрьгә алман гаскәрләре Литваны, Латвияне, Белорусияне, Молдавияне, Эстонияне, РСФСР һәм Украинаның зур өлешләрен басып алганнар, ССРБ терририториясе эченә 850—1200 километрга алга чыктылар, һәм 740 меэ кеше гәнә югалтканнар (230 мең кеше үлекләр белән югалтканнар).

ССРБ иң мөһим чимал һәм сәнәгать үзәкләрне югаткан: Донбасс, Кривой Рог руда бассейны. Минск, Киев, Харковь, Смоленск, Одесса, Днепропетровск ташлап калдырганнар, Ленинград блокадада калган; оккупацияләгән территорияләрдә совет гражданнарның миллионары калганнар. Тыныч гражданнарның зур саны һәлак булганнар яки Алманияга коллыкка куып киткәннәр.

Совет гаскәрләре алманнарны Ленинград, Дондагы Ростов һәм Мәскәү тирәсендә туктатканнар — алманнар «Барбаросса» планында билгеләнгән максатларны ирешергә алмаганнар.

1941—1942 елның кышкы кампаниясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Декабрь 1941—7 май 1942
Файл:Soviet Offensive Moscow December 1941.jpg
Мәскәү тирәлерендә карларда совет солдатлар-чаңгычылар

16 ноябрендә алман гаскәрләре, Мәскәүне төньяк-көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан камап алырга максаты белән, Мәскәүгә һөҗүмнең икенче этапны башлаганнар. Дмитров юнәлешендә алар Мәскәү—Идел каналына чыкканнар һәм Яхрома янында аны аркылы чыкканнар; Химки юнәлешендә Клинны, Солнечногорскны һәм Красная Полянаны басып алганнар; Красногорск юнәлешендә — Истраны алганнар. Көньяк-көнбатышында Гудериан Каширга якын килгән. Ләкин Көнбатыш фронты армияләрнең каты каршылык күрсәтүе нәтиҗәсендә, алман гаскәрләре ноябрьның ахырында — декабрьның башында барлык юнәлешләрдә туктатканнар. Мәскәүне басып алу омтылуы җимерелгән.

1941—1942 елның кышкы кампаниясе барышында совет гаскәрләре Мәскәү янында каршы һөҗүмне үткәрергән; алар дошманны көнбатышка таба 80—250 километрга чигендергәннәр, Мәскәү һәм Тула өлкәләрне (тулысынча), Калинин һәм Смоленск өлкәләрне (өлешчә) дошманнан азат иткәннәр. Көньяк фронтта кызыллар Кырымны саклаганнар.

1942 елның башында совет гаскәрләре түбәндәге һөҗүм итү операцияларне үткәрделәр: Ржев-Вязьма операциясе, Киреч-Феодосия десант операциясе һәм башкалар. Алман гаскәрләре совет гаскәрләренә карата зур югалтышлар белән барлык һөҗүмнәрне кире кайтарганнар. 1942 елның 18 гыйнварында Барвенково—Лозовая операциясе башлана; аның барышында совет гаскәрләре дошманның фронтны 100 километрлы озынлыкта өзәләр һәм көнбатыш белән көньяк-көнбатыш юнәлешендә 90—100 километрга алга китәләр.

1942 елның җәй-көзе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

7 май—23 июль 1942

Кышкы һөҗүме барышында вермахтның югалтулар турында ялгыш мәгълүматлар нигезендә, ССРБ Югары Сәргаскәрлеге 1942 елның җәй-көз кампаниядә үз гаскәрләгә үтәп булмый торган бурычны куйган: дошманны бөтеләй тар-мар итергә һәм ССРБ территорияне тулысынча азат итергә. Төп вакыйгалар көньяк-көнбатыш юнәлешендә булганнар: Кырым фронтының җиңелүе, Харковь операциясе (12—25.05), Воронеж-Ворошиловград саклану операциясе (28.06—24.07), Сталинград саклану операциясе (17.07—18.11), Төньяк Кавказ саклану операциясе (25.07—31.12). Алманнар 500—650 километрга алга киткәннәр, Иделгә һәм Кавказга чыкканнар.

Үзәк юнәлешендә дә берничә операция үткәргәннәр: Сухиничи—Козельск районында Көнбатыш фронтның каршы һөҗүме (22—29.8) белән берләшкән Ржев-Сычёвка операциясе (30.7—23.8), шулай ук төньяк-көнбатыш юнәлеәшендә: 2нче хәлиткеч һөҗүм ясый торган армиянең (рус. 2-я ударная армия) чолганыштан чыгару опреациясе (13.5—10.7) белән берләшкән Любань һөҗүм итү операциясе (7.1—30.4).

Сугышның икенче периоды (19 ноябрь 1942—1943)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942—1943 елның кышкы кампаниясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фельдмаршал Паулюсның пленга алу

1942 елның 19 ноябрендә совет гаскәрләре каршы һөҗүмне башлыйлар, ә 23 ноябрьдә Сталинград һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларның гаскәрләре Калач-на-Дону шәһәре янында тоташалар һәм дошманныкы 22 дивизяне чолгап алалар. «Малый Сатурн» операциясе нәтиҗәсендә Эрих фон Манштейн җитәкчелеге астында армияләрнең «Дон» төркеме җиңелә. Совет гаскәрләрнең икенче Ржев-Сычёвка операциясе уңышсыз булган; шуңа кармастан, 1942—1943 елның кышкы кампаниясе тулаем алганда совет гаскәрләр файдасына тәмамланган — бер алман армиясе һәм дүрт союздашларның армия юк ителгәннәр.

1943 елның җәй-көз кампаниясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның җәй-көз кампаниясенең хәлиткеч вакыйгалар Курск сугышы һәм Днепр өчен сугышы булганнар. Кызыл Армиясе, зур югалтуларга карамастан, 500—1300 километрга алга киткән.

28 ноябрьдә1 декабрьдә Тәһранда Иосиф Сталин, Винстон Чөрчилл һәм Франклин Рузвельтның конференциясе узган. Конференциянең төп мәсьәләсе икенче фронтының ачылуы булган.

Сугышның өченче периоды (1944 — 9 май 1945)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет гаскәрләре Пушкин шәһәрдә сугыш алып баралар.

Моны да карагыз: Десять сталинских ударов

1943—1944 елның кыш-яз кампаниясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943—1944 елның кыш-яз кампаниясен Кызыл Армия Украинаның Уңъягында зур һөҗүм (Днепр-Карпаты опреациясе, 24 декабрь 194317 апрель 1944) белән башлый. Дүрт айлы һөҗүм нәтиҗәсендә алман «Көньяк» һәм «А» армияләр төркемнәре тар-мар ителәләр; Кызыл Армия Украина Уңъягын һәм кайбер көнбатыш өлкәләрен азат итәләр, ә көньякта ССРБ дәүләт чигенә чыгалар; 28 мартта, Прут елгасы аша чыккач, совет гаскәрләре Румыния территориясенә керәләр.

Һөҗүмдә 1-нче, 2-нче, 3-нче һәм 4-нче Украина фронтларның гаскәрләре, Кара диңгез флоты һәм Азак хәрби флотилиясенең кораблары һәм партизаннар катнашканнар; һөҗүм нәтиҗәсендә фронт 250—450 километрга көнбатышка, КовельТернопольЧерновцыБельцы сызыгына күчкән.

Днепр-Карпаты операциясе белән бер вакытта Ленинград-Новгород операциясе (14 гыйнвар1 март 1944) башлана. Шул операциясендә Ленинград, Волхов һәм 1-нче Балтыйк буе фронтларның (өлешчә) гаскәрләре һәм Балтыйк диңгезе флоты катнашканнар.

Һөҗүм нәтиҗәсендә 872-көнле Ленинград блокадасы өзелә, совет гаскәрләре НарваЧудь күлеПсковОстровИдрица сызыгына чыкканар.

1944 елның апрель—мае Кырым һөҗүм операциясе белән билгеле булган. Шул операция нәтиҗәсендә 17-нче алман кыр армиясе тар-мар ителә, совет гаскәрләре Кырымны азат итәләр.

1945 елның кыш-яз кампаниясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1945 елның 16 апрель — Совет гаскәрләре Берлин өчен сугышны башлый.

1945 елның 22 апрельКызыл армиянең алдынгы гаскәрләре Берлинга керә.

1945 елның 9 май — Нацист Алманиясе көчләренең берсүзсез капитуляциясе акты имзалана.

1945 елның 5 май - 12 май— Совет гаскәрләре Праһа өчен сугышны үткәрә. Нацист көчләре Европада тулысынча тар-мар ителә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Данциг — Польшаның Балтыйк диңгезенә чыгуын тәэмин итә торган порт-шәһәр. Үзәк Алмания белән Көнчыгыш Пруссия арасында ятканлыктан, Гитлер Польша коридоры, ягъни Данциг өстеннән өлешчә контрольне таләп иткән.
  2. http://soviet-history.com/doc/1941/1941_05_01_barbarossa.php
  3. хәзер Голдап, Польша
  4. хәзерге Клайпеда, Литва
  5. http://bse.sci-lib.com/article003823.html
  6. Мельтюхов М. И. Упущенный шанс Сталина. Советский Союз и борьба за Европу: 1939—1941. — М.: Вече, 2000. — Гл. 12. Место «Восточного похода» в стратегии Германии 1940—1941 гг. и силы сторон к началу операции «Барбаросса»
  7. Статистический сборник № 1 (22 июня 1941 г.). Института военной истории Министерства обороны Российской Федерации. 1994., archived from the original on 2012-03-01, retrieved 2012-02-22 
  8. хәзер Печенга, Мурманск өлкәсе
  9. http://www.soldat.ru/doc/gko/text/0452.html
  10. http://www.soldat.ru/doc/gko/text/0488.html
  11. http://www.soldat.ru/doc/gko/text/0533.html
  12. http://www.soldat.ru/doc/gko/text/0639.html
  13. http://www.soldat.ru/doc/gko/text/0807.html
  14. архив күчермәсе, archived from the original on 2009-03-19, retrieved 2012-02-24 

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]