Казан каймасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан каймасы latin yazuında])

Казан каймасыКазан шәһәрен Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында фашист гаскәреннән саклау максатыннан 1941 - 1942 елларда төзелгән сак корылмасы.

Казан каймасының гомуми чиге

Танкларга каршы тору өчен 331 чакрым окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 56 еракка ату зенит ноктасы, 419 землянка корыла.

Чикләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан каймасының чикләре Татарстан, Мари Иле, Чуашия республикалары, ә Казанны саклау трассасы исә Идел буендагы Покровское авылыннан Апас, Кайбыч, Чуашиядәге Ормар станциясе, Мари Илнең Звенигово авылы аша уза. Бу чикләр һәм саклану трассасы Яшел Үзәнгә, элеккеге район үзәге Норлатка бик якын була.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның сентябрендә Татарстанга да куркыныч яный башлый, шуның өчен кичләрен ут кабызу тыела, хәрби яшеренүләр оештырыла. Идел аша салынган Свияжск күперен нык саклыйлар.

Октябрьдә Казанда Саклану комитеты төзелә. Идел буенда дошманнан саклану чаралары күрелә, шул исәптән Казанны ярымбоҗра белән әйләндереп алу, окоплар казу, саклану чаралары күрелә. Фашистларны Казанга якын китермәү бурычы куела.

1941 елның 25 октябрендә Саклану Комитеты карары нигезендә, Казанны әйләндереп алу өчен, бөтен көчне бер «нокта»га туплау башлана. Бу план «Казан каймасы», дип тарихка кереп калган. Халык телендә бу «окоп казу фаҗигаләре», «окоп казу сере», «окоп еллары» булып күңелләргә уелган.

Казу эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан каймасын казу эшләре

Идел аръягында окоп казуда республикабызның 28 районыннан, казан шәһәренең югары, махсус урта уку йортларыннан берничә йөз мең кеше катнаша. Тарихта тиңе булмаган эш башлана. Окоп казучылар 400-500 кеше бер колоннага берләшә.

Окоп казыла торган Олы Тархан, Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Буа, Кайбыч районнарыннан халык аеруча күп китерелә. Буа һәм Апастан - 10ар мең, Кайбычтан - 9300, Балтачтан - 3 мең, Чепья, Столбище, Биектау районнарыннан - 2шәр мең, Югары Осланнан - 3800, Норлат (Яшел Үзән районы), Теләче, Азнакай районнарыннан меңләгән кеше катнаша... Казаннан бик күпләр окоп казырга озатыла. Бу эш шулкадәр тиз һәм ашыгыч хәл ителә ки, хәтта җитен комбинатыннан 673 эшчегә ике генә көрәк белән китәргә туры килә. Күпчелеге - көзге киемнән, кышка әзерлек, җылы киемнәре булмый. Эшләүчеләргә көнгә 600 г икмәк, аш пешерерлек бераз он, ярма бирелә. Окопчыларның күбесе рус авылларында сәндерәдә, идәндә, татар авылларында сәке, идәндә йоклый. Аска-өскә дә окопчыларның үзләре кигән киемнәре файдаланыла.

Казан каймасын казу эшләре
Иске Чәчкаб авылы янында Казан каймасы күренеше.

Окопчылар иртәнге караңгыдан 3-4 чакрымдагы тау буена окоп казырга китәләр. Ерак авыллардан 15-20 км араны ат җигеп киләләр, соңыннан шул атлар белән казылган җирнең туфрагын читкә ташыйлар. Эшләүчеләрнең 70-75% хатын-кыз була.

Эш кораллары көрәк, кәйлә, носилка, лом була. Башта туфракны окоп кырыйларына носилка белән ташып, брустверлар ясыйлар. Ә көннәр салкынаеп, җир каткач, эшләр авырая: кәйлә, лом белән чокып алган туфрак чикләвек зурлыгыннан артмый. Ә эшли торгач, тәҗрибә дә арта: окопчылар, кар яугач, казыган җирне кар белән күмеп калдыра башлый. Туң җирне учак ягып эретәләр, ә утынны колхоз бакчасындагы алмагачларны кисеп әзерлиләр. 1941 елгы кыш бик салкын була, уртача температура 30 градуска җитә, 40 градуслы һәм аннан да салкынрак көннәр дә була. Шулай да салкын дип эштән калу катгый тыела.

Фашистлар Мәскәү тирәсендә тар-мар ителүенә, фронтларда хәлнең берникадәр яхшыруына карамастан, Казанны саклау корылмалары, окоп казулар 1942 елның 11 февраленә кадәр тукталмый. Төзелеш эшләре, планда каралганча, тулысынча үтәлә. Окоп казучылар өйләренә 1942 елның март урталарында гына кайта. Октябрь-февраль айларында биш айга якын дәвам иткән бу хезмәт республикабыз һәм районнар тарихына үзенең героик һәм фаҗигале битләре белән кереп калды.

Бу җәһәттән Казан Дәүләт университеты студентларының ВКП(б) үзәк комитеты секретаре А.М.Алемасовка 1941 елның 10 декабрендә язган хатын тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Алар хезмәт фронтында унар сәгать эшләүләре, ачлы-туклы яшәүләре, бетләп бетүләре, киемнәренең тузуы, кайбер иптәшләрнең бу каһәр суккан чокырларда үлүе турында ачынып яза. Үзләрен өйләренә кайтаруны, алмашка башкаларны җибәрүне үтенәләр («Гасырлар авазы», № 1, 1995 ел, 12нче бит).

Бу корылма-окоплар Иделгә җиткәнче, Зөя елгасы һәм аның уң ягындагы биек калкулыкларны файдаланып, көчле саклану сызыгы төзү һәм шунда фашистлар һөҗүмен туктату өчен ясала. Әлеге сызык бөтен Зөя елгасы буйлап сузыла.

Окоп тасвиры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Окоп-ныгытмалар дүрт рәттән тора. Дошман килү юнәлешендә берсеннән-берсе бик ерак булмаган окоп-ячейкалар, икенче сызык - пехотага каршы окоплар. Алар тоташ, тирәнлеге кеше биеклеге була. Аннан ары - танкка каршы окоплар казыла. Аларның тирәнлеге - 1,5 метр, киңлеге 4-5 метр була. Дошман киләсе якны - сөзәк, икенче ягын текә итеп эшлиләр. Ә тау өстендә - дотлар, дзотлар, алар имән бүрәнәләр белән бурап, җиргә күмеп ясала. Ул землянкасыман ныгытма була.

Идел аръягындагы окоп эзләрен, гомумән алганда, ХХ гасырның 60-70нче елларында бульдозерлар белән тигезләтәләр.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Истәлекле таш. 2014
Һәйкәл 2020

2014 елның 13 октябрендә Болгар шәһәрендә Казан каймасы истәлегенә таш куела. Һәйкәл Бөек Ватан сугышы вакытында, дошманның Иделгә үтеп чыгу мөмкин булуын искә алып, Казан һәм Яшел Үзәнне ярымай формасында каймалап алган Казан каймасы ныгытылган районын төзүдә көчләрен кызганмаган тыл хезмәтчәннәренә багышлана.[1]

2020 елның 9 маенда Татарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында Казан каймасы багышланган һәйкәл ачыла. Идел төбәге районнарында оборона чикләре төзелеше шушы авыл кырларыннан башланган. Окоп казучыларның үзәге - штабы да шушы авыл мәктәбенә урнашкан була.[2]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]