Кайбыч районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кайбыч районы
рус. Кайбицкий район
Герб
100px
Байрак
Flag of Kaibitsky rayon (Tatarstan).png
Ил

Русия

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан

Административ үзәк

Олы Кайбыч

Нигезләү датасы

19 апрель 1991 ел

Район башлыгы

Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы[1]

Халык саны (2010)

14 866 кеше
(0,4 %)

Мәйдан

995.4 км²
(1.4 %)

Кайбыч районы харитада

Сәгать поясы

MSK (UTC+3)

Автомобиль номерлар коды

16, 116

http://www.kaybici.tatar.ru
Администрация бинасы.

Кайбыч районы (рус. Кайбицкий район, чуаш. Кайпăç районĕ) — Татарстанның көнбатышында урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге булып Олы Кайбыч авылы тора. 1927 елның февраль-август айларында административ үзәге булып Ульянково авылы саналган.

Район башлыгы булып 2012 елның 19 мартыннан Альберт Рәхмәтуллин тора. Аңа кадәр бу эшне Җәүдәт Гаффаров башкарган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Советкача чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбыч төбәге Болгар дәүләте, Алтын Урда империясе, Казан ханлыгы заманнарын хәтерли. Әмма аның тарихы бик аз тикшерелгән. Юбилейлар уңае белән чыгарылган китапларда, нигездә, аерым шәхесләр турында сүз бара.

Кайбыч атамасы турында төрле фаразлар бар. Кайбыч – Хәйбүч- Хәйбүш[2], Кайбыч – кап, зур качык сүзеннән[3] , Кайбыч – Кобец дигән исемнән[4] дигән риваятьләр (легендалар) мәгьлүм.

Казан калгасының дүртенче капкасы да “Кайба/”ы/ч/ капкасы” дип аталган[5]. Казан капкаларын күрсәткән харитада (картада)[6] Кайбыч атамасы ике ”а” белән язылган. Димәк, 1552 елда һәм бу авыл барлыкка килгән ерак заманнарда, Казанның бер капкасын “Кайбицкие ворота” дип атаганнар. Татарчага әйләндерсәк, Кайбыч – кайбач, каймач килеп чыга. Чөнки тарихи фонетикада б=м/без=мез, ирен-ирен авазлары. Бу атама мишәрләр күчеше белән булу бик ихтимал. Тарих фәннәре докторы, этнограф Д.М.Исхаков Кайбыч якларына “мишәрләр күчеше, мишәрләр агышы” көчле булган дип саный.

Кайбычта ягында кәпәч ,кәләпүш, кәлҗемә, күпертмә, күпчек к/г/ тешеп калу (омбагыш), үрәнәм, кели дип сөйләү гадәти күренеш. Әптүк, Сәмыйк, Хәйрүк, Хикмүч ( Габделгани, Сәмигулла, Хәйривафа, Хикмәтулла) дип мишәрләрчә исем кыскартулар да бар. Кайбыч халкы да бүген инде үзләрен мишәрләр дип санамыйлар. Димәк, килгән кабиләләр, “җирле халык” белән гасырлар дәвамында катнашып, кайчакларда җир-су өчен бәрелешеп, ”чын мишәрлекләрен” югалтканнар.

Совет чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбыч районы оешканчыга кадәр (1917-1920 елларда) аның барлык торак пунктлары да Казан губернасы Зөя өязенә караган. 1920 елда Кайбыч авыллары Зөя кантоны карамагына күчәләр.

1927 елның 14 февралендә беренче тапкыр шушы регионда өч волостьтан район оештырыла. Район составына Кошман (31 авыл), Ульянково (22 авыл), Мәлки (10 авыл) волостьлары кертелә. Беренче вакытта бу район үзәге Ульянково авылында булган Ульянково районы була, 1 августта аның үзәге булып Олы Кайбыч авылы сайлана һәм район Кайбыч районы дип үзгәртелә.

Бөек Ватан сугышына районнан 10 меңнән артык кеше китә. Шуларның 5 меңләбе кире туган ягына кайта алмыйча кала. 3 сугышчы Советлар Берлеге (Союзы) герое исеменә лаек була.

1941 елның көзендә район кырларында Казан каймасы казу башлана. Окоп казуга бик күп кешеләр китерелә, шул исәптән язучы Гадел Кутуй да Иске Чәчкаб авылы янында окоп казыган вакытта биредә була.[7] Танк үтмәслек чокырлар, дзотлар, землянкалар район җирләре аша бара. Бу чокырларның киңлеге 5-6 метр,ә тирәнлеге 3-4 метр була. Соңрак, бу окоп җирләренең күпчелек өлеше күмелеп, эшкәртелә.

1944 елның 29 мартында Кайбыч районы составыннан Подберезье районы бүленеп чыгарыла. Яңа Подберезье районын аякка бастыру 1944 елның августына кадәр сузыла. Августта Кайбыч районыннан 38 колхоз Подберезье районына күчерелә. Зур Подберезье авылында да яңа административ биналар төзү, техник җайланмалар белән тәэмин итү Кайбыч районына йөкләнә. Күп эшче кадрлар юнәлтелә.1956 елның 17 маенда район составына Подберезье районы кире кертелә. Яңа районда 1 132.3 км². мәйданда 51 262 кеше яшәгән, шулардан 54.6% татарлар, 43.3% руслар, 2.1% чуашлар һ.б.

Район буларак Кайбыч төбәге 1962 елга кадәр үсә. 1963 елның 4 гыйнварында Кайбыч районы Апас районы составына кертелә. Кайбыч районы беткәч 29 ел дәвамында районның да, Олы Кайбычның да әһәмияте кими, ул колхоз үзәге булып кала[8].

Постсовет чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район кире 1991 елның 19 апрелендә генә Апас районыннан бүленеп чыга.

Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кече Подберезьедагы Изге Ана чиркәве
Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая музее.

Табигый һәйкәлләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәрле тугае
Иске Чәчкаб авылы янында иген кыры

Кайбыч районы Татарстанның көнбатышында урнашкан. Рельефы тигезлекләр, калкулыклар белән чиратлаша. Иң биек өлеше көнбатышы, алай да биеклеге 150-200 метрдан артмый. Рельефы формалашуда Бозлык чоры тәэсире зур, бозлык монда килеп җитмәсә дә эрегән сулар агымы, туңган туфрак эрү бу җирләрдә кабарынкы, батынкы урыннар барлыкка китергән.

Район аша Гөбенә, Зөя, Бәрле елгалары ага.

Район Чуаш Республикасының Комсомол, Ялчык, Канаш, Янтык, Ормар, Татарстанның Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары белән чиктәш.

Кайбыч урманнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елның 3 октябрендә Кайбыч махсус урман хуҗалыгы оеша. Аның мәйданы 17 473 һектар булып, шуның имәнннәр 48 %ын, юкәләр 25, усаклар 8, наратлар 5, калган агачлар 14 %ын алып торган.

Кайбыч урманарының тарихы еракларга китә. Әле 18 гасыр башында ук, 1712 ел Указы белән Петр I : “Казанның таулы имәнлекләрен кораблар һәм башка диңгез суднолары төзү өчен сакларга!”, - дип боерган[10]. Әле бүгенге көндә дә Кайбыч урманында Лашман юлы дип аталган бик киң юл сакланган. Урсак урманчылыгы урманында әле дә 500 еллык имән үсеп тора[10].

Климаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Map of Russia - Moscow time zone.svg

Кайбыч районы бөтен Татарстан кебек үк, халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) дип билгеләнелә торган сәгать поясында урнашкан. Ул UTC буенча исәпләгәндә, 4:00 гә тигез.

Еллык явым-төшем - 450 мм. Гыйнварның уртача температурасы - -10.5, ә июлнеке +20.4 градус тәшкил итә.

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[11]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[12]

Казылма байлыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казылма байлыклардан төзелеш өчен ком, балчык, торф ятмалары, ком-таш, мергель бар.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[13] 2002[14] 2010[15]
36 474 16 116 14 866

2002 елда Кайбыч районында 16 меңнәр тирәсе кеше яшәгән.

Район халкы 2010 елга - 14 898 кеше[16] . Авыл халкы районның 100% халкын алып тора[17].

Ир-атлар - 7111(47,7%), кыз-хатыннар — 7787 (52,3%). 1000 ир-атка 1095 хатын-кыз туры килә.

Райондагы халыкның уртача яше - 41,1. Шул исәптән ир-атларныкы - 38,3 , хатын-кызларныкы - 43,6.

Эш яшеннән яшьрәк халык - 2813 (18,9%), шул исәптән малайлар - 1387, кызлар - 1426 (50,7%). Эш яшендәге халык - 8053 (54%), шул исәптән ир-атлар - 4486, хатын-кызлар - 3567 (44,3%). Эш яшеннән олырак халык - 4032 (27,1%), шул исәптән ир-атлар - 1238, хатын-кызлар - 2794 (69,3%).

2011 елның 1 гыйнварына районда 14 866 кеше яши[18].

Милли составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 1927[19] 1959 2002[20] 2010[21]
татарлар 54,6% 54,3%[22] 66,6% 67,7%
руслар 43,3% 43,5% 27,5% 26,2%
чуашлар ? 2,2% 5,6% 5,3%

2010 елга районның милли составы: татарлар - 67,7 %, руслар - 26,2 %, чуашлар - 5,3 %, башкалар - 0,8%.

Кайбыч районында Тау ягындагы бердән-бер керәшен татарлары авыллары бар. Тау ягы (Мәлки) керәшен татарлары, мишәр татарлары авыллары районның көнбатыш ягында, калган татар авылларының күбесе Бәрледән көньякка таба урнашкан. Чуаш авыллары районның Апас районы белән чик буйларында, ә рус авылларының күбесе Бәрле елгасының сул ярында урнашкан.

Тарих фәннәре докторы, этнограф Д.М.Исхаков Кайбыч якларына “мишәрләр күчеше, мишәрләр агышы” көчле булган дип саный. Кайбычта ягында кәпәч ,кәләпүш, кәлҗемә, күпертмә, күпчек к/г/ тешеп калу (омбагыш), үрәнәм, кели дип сөйләү гадәти күренеш. Әптүк, Сәмыйк, Хәйрүк, Хикмүч ( Габделгани, Сәмигулла, Хәйривафа, Хикмәтулла) дип мишәрләрчә исем кыскартулар да бар. Кайбыч халкы да бүген инде үзләрен мишәрләр дип санамыйлар. Димәк, килгән кабиләләр, “ җирле халык” белән гасырлар дәвамында катнашып, кайчакларда җир-су өчен бәрелешеп, ”чын мишәрлекләрен” югалтканнар.

Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗтимагый өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәламәтлек саклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда Кайбыч үзәк һәм Зур Подберезье амбулатория һәм участок хастаханәләре, 34 фельдшер-акушерлык пункты эшли. Федоровское авылында картлар йорты урнашкан.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф өлкәсендә эш 7 урта, 9 тулы булмаган, 25 башлангыч, 1 музыкаль мәктәп, 27 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учрежденияләре аша алып барыла. 1990 еллар азагында 12 яңа мәктәп бинасы ачыла. Район үзәгендә спорт комплексы, махсус һәнәри белем бирү училищесы (Апас филиалы), 1 автомәктәп эшләп килә.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елның 7 июлендә Кайбыч мәдәният бүлеге Апастан 42 клуб, шул исәптән 1 автоклуб һәм 27 китапханә белән аерылып чыга. Хәзерге көндә районда 29 китапханә, 46 клуб бар.

Элемтә һәм ММЧ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда "Кайбыч таңнары" газетасы атнага ике мәртәбә татар һәм рус (татарчадан тәрҗемә аша) телләрендә чыгып килә.

Кәрәзле элемтә хезмәтен районда түбәндәге операторлар күрсәтә:

Интернетка керү мөмкинлеген Таттелеком операторы бирә.

Административ бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбыч районы авылы җирлекләре.png

Бүгенге көндә Кайбыч районында 60 торак пункт һәм 17 авыл җирлеге урнашкан:

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шикәр чөгендере алу (Кайбыч районы)
Шикәр чөгенедерен алучы комбайн

Кайбыч районы авыл хуҗалыгы (аграр) районы булып тора. Авыл хуҗалыгы җирләре 67,1 мең гаектар җирне алып тора. Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит, бал җитештерү, игенчелек, урманчылык. Авыл хуҗалыгы оешмалары: "Алтын башак", "Алтын кырлар", "Гөбенә" агрофирмалары, "М.Закиров исемендәге", "Яңа юл" хуҗалыклары.

Районда "Кайбыч урман хуҗалыгы" ДУ, "Кайбыч балык хуҗалыгы" ААҖ, "Кайбычагрохимсервис" ААҖ, Кайбыч райпосы, "Кайбыч аучылык заказнигы", "Кайбыч җимеш бакчасы", Колангы һәм Подберезье авылларында сөт-май заводлары, эшли.

Авыл хуҗалыгы тармаклары: үсемлекчелек, сөт-ит терлекчелеге, сарыкчылык, дуңгызчылык, урманчылык. Кырларда арыш, бодай, арпа, карабодай, шикәр чөгендере, терлек азыгы өчен рапс, люцерна, кукуруза үстерелә.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районның көнчыгышында «ЗөяСембер» тимер юлы (Колангы станциясе) һәм Р-241 автоюлы уза.

Казанга район аша "Кайбыч-Казан", "Мәлки-Казан", "Подберезье-Казан", "Комсомол-Казан", "Чирмешән-Казан", "Апас-Казан" маршруты шәхси автобуслары йөри.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кайбыч районы порталы
  • Кайбычым – куанычым. Р.Гарәфетдинов. Кайбыч, 1998.
  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор – төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.
  • Казан утлары. Әдәби – нәфис һәм иҗтимагый сәяси журнал, ПИК “Идел – Пресс” “Татмедиа” ААҖ,№11 2008. 49-58, 120-123 битләр.
  • Казань. Иллюстрированный общественно – политический, историко – публицистический и литературно – художественный журнал. Издательство Kazan – Казань. №5 2002. 18-80 битләр.
  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 1том А-К. /Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009.
  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 2том Л-Я. /Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://kaybici.tatarstan.ru/tat/info.php?id=409672
  2. Г.Саттаров
  3. Г.Ибәтуллин
  4. К. Галимов
  5. Кошман авылы сайты
  6. “Атлас офицеры”, Мәскәү, 1974,206 нчы бит
  7. Чәчкаб урта мәктәбе сайтында Әгъзам Тимершин истәлекләре буенча документ.
  8. Татмелиа агентлыгында "Кайбыч таңнары" газетасы бүлеге.
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 9,5 9,6 9,7 9,8 9,9 Татарстан Республикасы: тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр. Казан,1993, 334-335 битләр
  10. 10,0 10,1 Туган җирем - Кайбычым. Казан, Идел-Пресс 2007, 135-136 битләр.
  11. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  12. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  13. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
  14. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
  15. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php
  16. "Банк городов" (рус."Калалар банкы") сайты.(рус.)
  17. Татарстан статистикасы
  18. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года
  19. https://www.google.ru/search?newwindow=1&hl=ru&noj=1&biw=1366&bih=660&tbm=bks&q=На+момент+образования+в+К.+р.+входили+45+сельсоветов%2C+76+нас.+пунктов%2C+в+к-рых+проживали+56905+чел.+из+татар&oq=На+момент+образования+в+К.+р.+входили+45+сельсоветов%2C+76+нас.+пунктов%2C+в+к-рых+проживали+56905+чел.+из+татар&gs_l=serp.3...2280.3240.0.3721.6.6.0.0.0.0.0.0..0.0....0...1.1.64.serp..6.0.0.CGXcFGHFH5Y
  20. 2002 ел сан алу базасы
  21. http://www.tatstat.ru/VPN2010/DocLib8/%D0%BD%D0%B0%D1%86%20%D1%81%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%B2.pdf
  22. Хәзерге Апас районына керүче Чирмешән, Аюкөйдергән, Янгелде, Карамасар, Сатмыш, Югары Акхуҗа, Түбән Биябашы авыллары белән берлектә.
  23. Республики Татарстан от 31 января 2005 г. N 25-ЗРТ "Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Кайбицкий муниципальный район" и муниципальных образований в его составе" (с изменениями от 29 декабря 2008 г.)(рус.)