Мишәрләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Мишәрләр
Batırşa.png
Батырша, мөселман восстаниясенең җитәкчесе.
Гомуми саны: 622,5 мең(1897), тирә 1 млн (1926, бәя)
Таралышы: * Русия байрагы Русия
Тел: Мишәр диалекты
Дин: мөселман-сөнниләр
Раса төре: европеоид, монголоид
Бүтән халыкка керүе: татарлар
Якын халык: казан татарлары, башкортлар

Мишәрләртатар халкының этник төркеме. Татар теленең көнбатыш диалектында сөйләшәләр, ул үз чиратында икегә аерыла: ц- һәм ч- диалектларына. Ышанучылар нигездә Ислам динендә.

Төньяк Урал якларда 1798 - 1855 елларда шул үк аталыш белән Башкорт-Мишәр Гәскәре (рус. Башкиро-Мещерякское Войско) хәрби әгъзалары булганнар.

Мишәрләрнең формалашуы территориясе Идел елгасының уң яры. Төньякта бу җирләр Ука елгасының агымы белән чикләнә.

Мишәрләрнең килеп чыгышы турында берничә фараз бар. XIX гасырда галимнәр арасында аларның төркиләштерелгән фин-угыр мещёра кабиләсеннән килеп чыкканлыгы турындагы фикер өстенлек итә[1]. Мишәрләрнең үзләре арасында еш кына аларның Алтын Урдадан килеп чыгулары турындагы фикер очрый[2]. Бүгенге көндә фәндә бу сорау буенча уртак фикер юк.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын Урда чорына кадәр мишәрләрнең бабалары Идел елгасының ике ярында да яшиләр (якынча бүгенге Сызраньнан Волгоградка кадәр) (кара. бортаслар)[3].[4].

XI гасырда күчмә халыклар басымы астында (кара. кыпчаклар) төньякта урнашкан җирләргә күченеп китәләр (Сыры елгасы бассейнына, Цна һәм Мукшы елгалары арасына)[3].

Алтын Урда чорында Мишәр йорты (Касыйм ханлыгы), Мукшы олысы, Үкәк һ.б. барлыкка килә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. Малый энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона
  2. О костюме мишарей // Ахмаров Г. Мишәрләр һәм аларның телләре турында.
  3. 3,0 3,1 Р. Г. Мухамедова Мишәр татарлары. Тарихи-этнографик Историко-этнографическое тикшеренү. — М.: «Наука», 1972
  4. БСЭ. Т.4