Чат татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чат татарлары latin yazuında])
Г. А. Лучинскийның Себернең тарихи һәм этнографик картасы. Чатлар — үзәкнең сул ягында, зәңгәр төс белән күрсәтелгән.

Чат татарлары (себ.тат. цат татарлар, цаттырсебер татарларының аз санлы этнографик төркеме, алар Об, Чик, Уень, Чаус[1] елгалары буенда хәзерге Томск өлкәсенең Кожевниковский районында, VIII гасырдан Новосибирск өлкәсенең Колыван һәм Мошковск районнарында[2], соңрак шулай ук хәзерге Шегарск, Томск Коченёво[3], Болотнинск[4], Новосибирск[5], Тогучинск[6], Искитимск[7], Ордынск районнарында, Томск, Новосибирск һәм Бердск шәһәрләрендә яшиләр. Хәзерге вакытта чатлар Европа илләреннән күчеп килүчеләр -— руслар[8] һәм Идел-Урал татарлары[9] белән ассимиляцияләнә. Себернең Рус дәүләтенә кушылу чорында чатлар җирләрендә берничә күренекле тарихи вакыйга була.

Урнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Новосибирсктагы тарихи чат авыллары булып хәзерге вакытта булган Колыван районының Йорт-Ора, Йорт-Акбалык, Кара Мыс санала, гәрчә XX гасырда ук аларда, нигездә, Идел-Урал татарлары белән катнаш никахларның нәселе яшәгән.

Новосибирск өлкәсенең Болотнинск районының Ояш авылына, җирле риваять буенча, XV гасырда чатлар тарафыннан нигез салынган[4].

Новосибирски өлкәсенең Тогучин районы территориясендә чат татарлары күчеше 1687 елдан бирле билгеләнә[6], аерым алганда, шул елды алар хәзерге Тогучин шәһәре территориясендәге Иня елгасының сул як ярында урнашкан җирлеккә нигез салалар[10].

Новосибирск өлкәсенең Ордын районының Чингис авылына 1629 елда морза Тарлав тарафыннан нигез салына[11].

XXI гасыр башына чат халкы рус һәм татарлар арасында урнаша[12].

Тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чат татарлары чат сөйләмен йөртүчеләр булып торалар. Чат сөйләме Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Йорт-Оры һәм Йорт-Акбалык авылларында сакланган. Йорт-Оры авылында чат сөйләме аеруча яхшы сакланган. Йорт-Акбалык авылында исә, чат татарлары белән бергә Идел буеннан күчеп килүче казан татарлары яши. Шуңа күрә сөйләм катнаш[13].

1994 елдан башлап, Себер чат татарларының милли, көнкүреш һәм мәдәни-тарихи традицияләрен саклау максатыннан, Колыван районының Йорт-Ора авылы тарихи-мәдәни мирас объекты буларак дәүләт саклавында торучы Новосибирск өлкәсенең тарих һәм мәдәният һәйкәлләре исемлегенә истәлекле урын буларак кертелгән[13].

Антропология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чат татары. 1799 елгы басма китаптан рәсем.

Антропологик яктан караганда чатлар бер үк төрле түгел: урал расасы билгеләрен көньяк себер расасы билгеләре белән бергә кушалар, әмма беренчесе өстенлек итә[14]. Этногенез ягыннан чатлар, себер татарларының башка төркемнәре кебек үк, төбәкнең төп халкы — хәзерге заман хантларына якын булган урман угыр кабиләләре нәселеннән, IX—XI гасырларда төрки телне кабул иткән һәм, өлешчә, Көньяк-Себер фенотибын үзләренең далалы күршеләреннән — кимаклардан һәм кыпчаклардан тәшкил итәләр.

Альтернатив фаразларга караганда, чат татарлары җалаирлардан — монгол яки төрки-монгол чыгышлы булган кавемнәрдән килеп чыга. Әлеге версия, Рәшит әд-Дин мәгълүматлары буенча, җалаирлар бүлекчәләренең берсе җат (чат) дип аталган дигән фикергә нигезләнә[15].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чатские татары. Сибирский Родословец. Томское Родословное Общество "Герольд".
  2. А. Дорохова (28.03.2013). К 300-летию Чаусского острога: На месте пограничной крепости.... Медиа-портал NSONEWS. Издательский дом «Советская Сибирь». әлеге чыганактан 2015-12-08 архивланды. 2015-09-10 тикшерелгән.
  3. Сумин В.А., Евтеева Е.М., Ануфриев Д.Е., Росляков С.Г. Археологические памятники Коченёвского района Новосибирской области. — Новосибирск:: Научно-производственный центр по сохранению историко-культурного наследия Новосибирской области, 2013. — 272 с. — ISBN 978-5-900011-26-4.
  4. 4,0 4,1 Историческая справка. Администрация Ояшинского сельсовета Болотнинского района Новосибирской области. әлеге чыганактан 2015-05-15 архивланды. 2015-09-13 тикшерелгән.
  5. Сумин, Владимир Анатольевич. Крохалёвский археологический микрорайон как источник комплексного изучения жизни древнего населения Верхнего Приобья : диссертация. — 2006.
  6. 6,0 6,1 История п. Горный Тогучинского района Новосибирской области. Сайт п. Горный Тогучинского района Новосибирской области. әлеге чыганактан 2016-03-03 архивланды. 2021-03-01 тикшерелгән.
  7. Андрей Звягин. ИСКИТИМСКИЕ ПОКОРИТЕЛИ СИБИРСКОЙ ЗЕМЛИ. 2016 елның 17 декабрь көнендә архивланган. — 2013. — 2 декабря.
  8. :: Скобелев С. Г. Демография коренных народов Сибири в XVII - XX вв. :: Освоение Сибири :: «Сибирская Заимка» — история Сибири в научных публикациях. zaimka.ru. әлеге чыганактан 2015-12-08 архивланды. 2015-11-07 тикшерелгән.
  9. Евстигнеев Ю. А. Россия: коренные народы и зарубежные диаспоры (краткий этно-исторический справочник). — 330 с.
  10. Е. Абрамова. По просторам Тогучинской земли. 2016 елның 11 март көнендә архивланган. — 2015.
  11. Вадим Журавлёв ЧИНГИС-ГОРОДОК. СОКРОВИЩА ОБЫЧНОЙ ДЕРЕВНИ. (рус.) // Ведомости областного Совета депутатов, Новосибирск. — № 36 (547).
  12. ЧИГРИНА Елена Владимировна. ТЮРКСКИЕ МИКРОГРУППЫ В СОСТАВЕ ТОМСКИХ ТАТАР НА РУБЕЖЕ ВЕКОВ // Томский государственный педагогический университет. — 2011.
  13. 13,0 13,1 Бадртдинова А. А. Система вокализма говоров татарских сел Колыванского района Новосибирской области (по материалам экспедиции 2017-го года)(рус.) // Мир Науки. Социология, Филология, Культурология. — Т. 10. — № 1. — ISSN 2542-0577.
  14. Евстигнеев Ю. А. Россия: коренные народы и зарубежные диаспоры (краткий этно-исторический справочник). — 330 с.
  15. Жабагин М. К. Анализ связи полиморфизма Y-хромосомы и родоплеменной структуры в казахской популяции / О. П. Балановский. — Москва, 2017. — С. 37. — 148 с.