Кыпчаклар
Кыпчаклар - Дунайдан Иртешкә кадәр җәелгән һәм борынгы гарәп һәм фарсы чыганакларында Дәшт-и Кыпчак дип аталучы җирләрдә яшәгән төрки халыкның атамасы. Көнбатыш тармагы команнар дип аталган.
Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татар күренекле тарихчысы Мирфатыйх Зәкиев буенча кыпчак атамасы борынгы төрки сүзләрдән чыккан: къу-кыу (димәк ак) һәм чак-сак (борынгы саклар кабиләләре), ягъни ак сак, саклар - төрки кабиләләрнең бүтән атамасы[1]. Шулай итеп, кыпчаклар - ак төркиләр дигән сүз. Шушы карашны бүтән галимнәр яклый[2][3].
Ибн Фадлан Идел буе Болгары дәүләтендә сәфәр иткәндә җирле халыкны сакалиба дип йөртә. Мирфатыйх Зәкиев буенча сакалиба сак+лы+бай сүзтезмәсенә туры килә, ягъни бай сак кешеләре, бай ак төркиләр[4]. Шушы караш буенча Ибн Фадлан болгарларны сакалиба (саклыба) дип атап, болгарлар з-төрендәге кыпчак (ак сак) телендәге халык булганын исбатлаган.
Телләре һәм мәдәниятләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кыпчакларның теле төрки була. Иң мөһим истәлек буларак XIII гасыр ахырында төзелгән һәм Codex Cumanicus дип аталучы кыпчак-латин теле сүзлеге санала.
Кыпчаклар бары тик күчмә халык булмаганнар, шулай ук шәһәрләрдә яшәгәннәр. Кыпчак шәһәрләре: Саксин, Таматархан, Барчынлыкәнт, Шарухан һ.б.
Бүгенге көн[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бүгенге көндә төрки телләрнең төньяк-көнбатыш тармагы кыпчак төркеме дип атала. Кыпчак төркеменә татар-башкорт, казакъ, каракалпак, ногай, комык, карачай-балкар, кырым телләре һ.б. керә.
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- М.З.Закиев и Я.Ф.Кузьмин-Юманади. Казань, 1993. С. 158 .
- «Проблемы языка и происхождения волжских татар». Казань, 1986. С. 62—108;
- «Төрки-татар этногенезы» (Этногенез тюрко-татар). Казань-Москва, 1998. С. 322—396;
- «Происхождение тюрков и татар». Москва, 2003. С. 302—357.