Иртеш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иртеш latin yazuında])
Иртеш
География
АТБ Хант-Манси автоном округы
Ил Кытай, Казакъстан, Россия
Координатлар 47°24'52.30"тн, 90°12'55.96"кнч, 61°4'50"тн, 68°49'50"кнч
РДСР 14010100112115300000027
Tarddiad Монгольский Алтай Edit this on Wikidata
Нинди сулыкка коя Об Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 1 643 000 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 4248 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 3000 м³/с Edit this on Wikidata
Llynnoedd Зайсан Edit this on Wikidata
Карта

Иртеш (рус. Иртыш, каз. Ертіс, кыт. 额尔齐斯河 — É'ěrqísī hé, себ.тат. Эяртеш) — Кытай, Казакъстан һәм Россия территориясеннән ага торган елга, Об елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 4248 км, бассейнының мәйданы 1643 мең км².

Монголия Алтае тауларыннан (Кытай) башлап, Зәйсән күленә койганга кадәр Кара Иртеш дип атала. Иртеш югары агымында тигезләрдән һәм таулар арасыннан ага. Үскәмән (Уст-Каменогорск) ГЭС вә Бухтарма ГЭС төзелеше сәбәпле елга Үскәмән шәһәренә кадәр Иртеш эре сусаклагычына әйләндерелгән; Бухтарма сусаклагычы составына Зәйсән күле керә. Үскәмәннән түбәнрәк Иртеш үзәне киңәя. Шул өлештә Иртешкә һәм аның сусаклагычларына Калжир, Курчум, Нарим, Бухтарма, Өлбе, Уба елгалары (уңнан), Кызылсу, Чар елгалары (сулдан) коялар. Симәйдән түбәнрәк Иртеш даладан ага. Бу җирдә ўңнан Ом, сулдан Ишем, Тубыл кушылалар.

Иртеш кар, боз һәм яңгыр сулардан туена. Уртача су чыгымы Тубылда 2150 м³/сек. Югары агымында ноябрь азагында, кою җирендә ноябрь башында боз белән каплана, апрельдә боз китә. Иртешдан Караганда шәһәргә кадәр озынлыгы 451 км канал төзелгән. Иртештә балык күп. Кою урыныннан 3784 км аралыгында көймәләр йөрешле. Иртеш буенда Үскәмән, Симәй, Павлодар, Омск, Тубыл, Ханты-Мансийск шәһәрләре урнашкан.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]