Караганда

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Караганда latin yazuında])
Караганда
Карта
Ил Казакъстан
Координатлар 49°48'тн, 73°7'кнч
Аким Абдишев Баурҗан
Нигезләнгән 1931
Мәйдан 543,28 км²
Мәркәз биеклеге 553 м
Халык саны 457,1 мең кеше
Халык тыгызлыгы 846 кеше/км²
Милли состав казакълар, руслар,
үзбәкләр, украиннар
Сәгать кушагы UTC+6
Телефон коды +7 7212
Почта индексы 100000
Рәсми сайт karaganda-akimat.kz
Кардәш шәһәрләр Клуж-Напока[1]
Бүләкләр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Караганда (каз. Qarag'andy, Қарағанды) — Казакъстанда урнашкан шәһәр, Караганда өлкәсе үзәге. Казакъстанның сәнәгый, мәдәни һәм фәнни үзәкләренең берсе.

Зурлыгы буенча ул Алматы, Нурсолтан һәм Чимкент шәһәрләреннән соң дүртенче урында.

Унтугызынчы гасырда далада күмер табыла, тора-бара бирегә руслар килеп күмер табу белән шөгыльләнә башлаган, соңыннан аларга француз һәм инглиз эшкуарлары кушылган. Күмер табу киң җәелә башлагач, 1931 елда Караганды эшчеләр бистәсе төзелә.

1934 елның 10 февралендә Караганда шәһәр статусын ала. Биредә казах, рус, татар, украин, алман, кореялы, белорус, әзербайҗан, үзбәк, калмык, чәчән һәм башка милләтләрдән торучы ярты миллион кеше яши.[2]

Җәй эсселеге һәм корылыгы белән аерылып торса, кышкы температура миныс 30 градуска кадәр җитә, көзләр гадәттә бик яңгырлы килә. Вакыт исә Мәскәү вакытыннан ике сәгатькә алда бара.

Караганды шәһәре үзенең шахталары һәм АЛЖИР, Карлаг дигән лагерьлары белән дә мәгълүм. Биредә А. Солженицын, Н.Заболоцкий, Л.Гумилев кебек күренекле шәхесләр тоткынлыкта булган.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 1999[7] 2009[7]
397 083 523 271 571 877 613 797 436 864 459 778

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

башкалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]