Эчтәлеккә күчү

Чечня

43°24′00″ т. к. 45°43′00″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чечня latin yazuında])
Чечня
чеч. Нохчийчоь
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 9 гыйнвар 1993
Сурәт
Рәсми исем Чеченская Республика, Нохчийн Республика һәм Нохчийчоь
Кыскача исем Чечня
Демоним ceceni һәм Seisniach[1]
Рәсми тел рус теле һәм чечен теле
Гимн Чечня гимны[d]
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Россия[2]
Башкала Грозный
Административ-территориаль берәмлек Россия[3]
Сәгать поясы MSD һәм Европа/Мәскәү[d][4]
Территориясенә дәгъва итә Кавказ әмирлеге[d]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Chechen Republic.map
Иң югары ноктасы Тебулосмта[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Чечен Республикасы Башлыгы[d]
Башкарма хакимият башлыгы Рамзан Кадыйров
Канунбирү органы Чечен республикасы парламенты[d]
Халык саны 1 492 992 (2021)[5]
Административ бүленеше Ачхой-Мартан районы[d][6], Ведено районы[d][6], Грозный районы[d][6], Гудермес районы[d][6], Итум-Кале районы[d][6], Курчалой районы[d][6], Надтеречный район[d][6], Наурский районы[d][6], Ножай-Юрт районы[d][6], Серноводское районы[d][6], Урыс-Мартан районы[d][6], Шали районы[d][6], Шарой районы[d][6], Шатой районы[d][6], Шелковская районы[d][6], Аргун шәһәре[d][6] һәм Грозный шәһәр округы[d][6]
Моның хуҗасы Ахмат
Нәрсә белән чиктәш Дагстан, Ставрополь крае, Төньяк Осетия һәм Ингушетия
Кулланылган тел таулы яһүдләр теле[d], чамалин теле, авар теле, чечен теле, ингуш теле, нугай теле һәм Törki awar tele
Мәйдан 16 165 км²[7]
Рәсми веб-сайт chechnya.gov.ru(рус.)
Харита сурәте
Подробная карта
Тематик география Чечня географиясе[d]
Нинди вики-проектка керә Проект:Чечня[d]
Феноменның икътисады Чечня икътисады[d]
Феноменның демографиясе Чечня халкы[d]
Җирле телефон коды 871
Номер тамгасы коды 20 һәм 95
Шәрәфле ватандашлар төркеме Төркем:Чечнянең шәрәфле ватандашлары[d]
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Чечняда җирләнгәннәр[d]
Карта
 Чечня Викиҗыентыкта

Чече́н Респу́бликасы (Чечня, шулай ук Чичнә; чеч. Нохчийн Республика, Нохчийчоь) — Россиянең Төньяк Кавказ федераль округына керүче республика. Көнбатышта Ингушетия һәм Төньяк Осетия белән, көнчыгышта Дагстан белән, төньякта Ставрополь төбәге белән һәм көньякта Гөрҗистан белән чиктәш. Диңгезгә чыгышы юк. Башкаласы — Грозный.

1922 елның 30 ноябрендә барлыкка килеп, 1936—1944 һәм 1957—1993 елларда Чичән-Ингуш АССР (һәм автоном өлкәсе) эчендә булды.

Географик мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чечня Зур Кавказ тауларының (Чечнядә иң биек ноктасы — Тебулосмта тавы, 4493 м) төньяк битләүләрендә һәм аңа тоташкан Чичән тигезлеге һәм Терек-Кума түбәнлегендә урнашкан. Нефть, газ, төзелеш материаллари чыганаклары бар.

Икълиме континенталь. Гыйнварның уртача температурасы Терек-Кума түбәнлегендә -3°, тауларда -12° га кадәр, июльдә 21°...25°.

Уртача еллык явым 300—1000 мм. Эре елгалар — Терек, Сунжа.

Туфраклар тигезлекләрдә, нигезлдә, болын, кәтәнә вә аксым кәстәнә, калкулыкларда карбонатлы кара, елга үзәнләрендә аллювиаль, тауларда тау-урман һәм тау-болын. Терек-Кума түбәнлегендә әрем-алабута үсемлекләре, Чичән тигезлегендә дала һәи урманлы дала үсемлекләре үсә.

2200 метрга кадәр булган биеклктәге тауларда киң яфраклв урманнар, аннан югарырак субальп вә альп болыннары бар. Чечнядә кимерүчеләр һәм сөйрәлүчеләр күп; кошларда кыргый үрдәк, каз, дүдәк, Кавказ кыргавылы бар. Тауларда көрән аю, дуңгыз, бүре, урман мәчесе, кеш яши.

Җөмһүриятнең халык саны 1 200 000 кеше (2009). Халык тыгызлыгы — 85 кеше/км² (2009), шәһәр халкы өлеше — 35,0 % (2009).

Милләтләр буенча Чичәнстан халкы:

Халык2009 елда саны,
мең кеше
Чеченнар1 130,0 (95,0 %)
Руслар25,5 (2,0 %)
Аварлар10,0 (0,5 %)
Кумыклар9,0 (0,5 %)
Ногайлар5,0
Ингушлар2,5
Төрекләр2,0
Татарлар1,0
Башкалар15,0
саны меңнән артык булган халыклар күрсәтелгән
Грозный280 263[8]
Урус-Мартан54 248[8]
Шали50 412[8]
Гудермес50 009[8]
Аргун33 207[8]
Курчалой23 971[8]
Ачхой-Мартан22 187[8]
Цоци-Юрт19 231[8]
Бачи-Юрт17 548[8]
Гойты17 371[8]
Автуры16 328[8]
Катыр-Юрт13 558[8]
Гелдагана12 866[8]
Гехи13 051[8]
Майртуп12 558[8]
Самашки11 898[8]
Шелковская11 924[8]
Аллерой11 812[8]
Алхан-Кала11 526[8]
Серноводская11 492[8]

Сәнәгатьнең төп тармаклары — нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машиналар төзү, азык-төлек, агач эшкәртү, җиңел сәнәгать; төзелеш материаллары эшләп чыгарыла. Һөнәрмәндчелек үсеш алган. Авыл хуҗалыгында бодай, дөге, көнбагыш, шикәр чөгендере җитештерелә. Бакчачылык, йөземчелек вә яшелчәчелек белән шөгыльләнәләр. Терлекчелектә МЭТ, сарык асрала.

  • Вайнах — Чечен Республикасының Ә.-Х. Кадыйров ордены кавалеры дәүләт бию ансамбле.