Эчтәлеккә күчү

Ингушетия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ингушетия latin yazuında])
Ингушетия
Байрак
Илтамга
Башкала Магас
Халык саны 515 564 (1 гыйнвар 2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 4 июнь 1992 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Мәскәү вакыты, Европа/Мәскәү, UTC+03:00
Рәсми тел рус теле, ингуш теле
География
ИҖБ Россия
Мәйдан 3,128 км²
Координатлар 43.2°N 45°E Edit this on Wikidata
RU-IN Edit this on Wikidata
Сәясәт
Хөкүмәт башлыгы Махмуд-Али Калиматов
Карта
Икътисад
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары

Ингуше́тия Республикасы (ингуш. ГІалгІай Мохк) — Россия Федерациясе[1] эчендәге республика, Россия Федерациясе субъекты, Көньяк федераль округка керә.

Башкаласы — Магас шәһәре. Чичән Республикасы, Гөрҗистан, Төньяк Осетия белән чиктәш.

1992 елның 4 июнендә барлыкка килә.

Зур кавказ сырты тауалдының төньяк тау битендә, аның үзәгендә урнашкан.

Республика исеме халык исеменнән (ингушларАнгушт авылы исеменнән) һәм грузин суффиксы -етидан барлыкка килә һәм "ингушлар торган җир" дип тәрҗемә ителә. Халыкның үзатамасы — «ГІалгІай».

Ингушетия Россия империясенә 1770 елда кертелә. 1860 елда Александр II карары буенча төньяк Кавказның көнчыгыш өлешендә Терск өлкәсе төзелә, аңарга Чечен, Ичкерия, Ингуш һәм Таулы округлар кертелә.

Совет хакимияте урнашканнан соң, бу өлкә бетерелә, ә чечен (Ичкерия белән берләштерелеп) һәм Ингуш (Таулы белән берләштерелеп) округлары мөстәкыйль территориаль берләшмәгә әйләндерелә.

Бер елдан соң, 1921 елның 20 гыйнварында Чичәнстан һәм Ингушетия Карачай-Черкесия, Кабардин-Балкария һәм Төньяк Осетия белән яңадан төзелгән Тау АССРына керәләр.

1924 елның 7 ноябрендә Тау АССРы бетерелә, һәм РСФСР эчендә Ингуш АО төзелә.

1934 елның 15 гыйнварында Чечен-Ингуш автономияле өлкәсе төзелә, ә 1936 елның 5 декабрендә Чечен-Ингуш АССР үзгәретелә.

1944 елның февралендә чечен һәм ингушларны депортациялиләр, ә автономия бетерелә, Ингушетия Төньяк Осетия АССРына, Назрань районы буларак кертелә.

1957 елның 9 гыйнварында депортацияләнгән халыклар кайту белән Чечен-Ингуш АССРы торгызыла, ләкин осетиннар күчеп утырган Тау яны районы Төньяк Осетия АССРында кала.

1991 елның 15 маенда ЧИАССР Чечен-Ингуш Совет Социалистик Республика итеп үзгәртелә.

1991 елның 1 октябрендә РСФСРның ЮгарыСоветы карары белән Чечен-Ингуш Республикасы Чечен һәм Ингуш Республикаларына бүленә.

Депортацияләнгән ингушлар кайткач Төньяк Осетиянең Шәһәр яны районына дәгъва белдерәләр, һәм 1992 елның көзендә кораллы осетин-ингуш конфликты була. Бу хәл әле дә чишелмәгән. 1992 елның 10 декабрендә РСФСРның 1978 елгы Конституциясенә үзгәртүләр кертеп, Чечен-Ингушетияне Ингуш һәм Чечен республикаларына бүләләр[2].

Республикага Чечен-Ингушетиянең өч районы кертелә: Сунжен, Малгобәк һәм Назрань. Башкала итеп элеккеге район үзәге — Назрань сайлана. Республиканың яңа башкаласы — Магас.

Халкы — 530 100 кеше (2009).[чыганагы?] Халык тыгызлыгы — 150 кеше/км² (2009), шәһәр халкы — 45 % (2009). Халкы — 403 820 кеше (2010)[3]

Халык исеме 2010 елда [3] Процент
Ингушлар 375 537 94,1
Чеченнар 19 765 4,6
Руслар 3 615 0,9
Башкалар 4 903 1,2
саны меңнән артык халыклар күрсәтелгән
5 мемеңнән күбрәк халкы булган торак пунктлары
2009 елның 1 гыйнварына
Назран 135,5 (2009) Яндаре 15,0
Орджоникидзев 70,0 Долаково 10,0
Малгобек 45,0 (2009) Өске Ачалуклар 9,0
Карабулак 40,0 (2009) Инаркалар 8,0
Экажево 25,0 Али-Юрт 7,5
Троицкая 25,0 Вознесенская 7,0
Нестеров 20,0 Пседах 7,0
Кантышево 16,0 Галаш 7,0
Сурхах 15,0 Урта Ачалук 5,5
Сагопша 11,0

Административ бүленеше

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Ингушетиянең административ бүленеше

Муниципаль районнары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Район исеме Административ үзәк
1 Джейрах районы Джейрах
2 Малгобек районы Малгобек
3 Назрань районы Назрань
4 Сунжен районы Орджоникидзев

Чичәнстан, Гөрҗистан, Төньяк Осетия белән чиктәш. Ике республиканың да рәсми карталарында чиктәшлекләре күрсәтелсә дә, Ингушетия Кабардин-Балкария белән чиктәш түгел. Аларны, Төньяк Осетиянең нигездә ингушлар торучы Хурикау торагы урнашкан тар территория аерып тора.

Ингушетия белән Төньяк Осетия арасында бәхәс бара — Ингушетия Владикавказдан көнчыгышта урнашкан Төньяк Осетиянең Шәһәр яны районына дәгъва белдерә.

Ингушетиянең Гөрҗистан белән чиге 70 кмга кадәр сузылган. Бу чикьяны территорияләрендә зур ингуш нәсел авыллары урнашкан — Оздовлар, Картоевлар, Барахоевлар, Евлоевлар, Хамхоевлар, Цороевлар, Баркинхоевлар һ.б.

Чичәнстан белән Ингушетия арасында 1934 елгы чик саклана, ләкин территория өчен бәхәсләр бара (мәсәлән, Сунжен районы өчен). Кайбер ММЧ, аерым алганда EuroNews, карталарында Ингушетиянең Цорейлам сыртыннан көньяктарак территориясен Чичәнстанга кертә[4][5].

Ингушетия территориясе буенча Россиянең иң кечкенә регионы (федераль күләмдәге шәһәрләрне санамаганда).

Ингушетиядә хәлләр киеренке кала бирә. Гади халыкны урлау, үтерү, нәселара конфликтлар һәм политик интригалар көндәлеккә әверелә баралар. 2009 елның июнендә Ингушетиянең элеккеге вице-премьеры — Башир Аушев билгесезләр тарафыннан үтерелә[6].

2009 елның 15 июлендә Назрань районының Гази-Юрт торак урынында «Кавказ» автомагистралендә Ингушетиянең суд приставының машинасын утка тоталар. Беренче мәгълүматларга караганда[7] машинадагы ике кеше үлә. Яралар алган бала шифаханәгә озатыла.

2009 елның 17 августында Назраннең ГУВД бинасы янында шартлау була, нәтиҗәдә, 20 кеше үлә һәм 140 чамасы кеше яралана[8][9].

2019 елда Чечня белән ике арадагы чикне Чичәнстан файдасына билгеләүгә риза булмаучыларның дәвамлы митинглары сәбәпле, Юнус-бек Евкуров республика Башлыгы вазифасыннан китәргә мәҗбүр була. 2019 елның 8 сентябрендә әлеге вазифага Ингушетиянең элекке прокуроры Махмуд-Али Калиматов сайлана[10].

  • «Ингушетия» — Ингушетия Республикасының дәүләт халык биюе ансамбле.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]