Эчтәлеккә күчү

Әстерхан өлкәсе

47°14′00″ с. ш. 47°14′00″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әстерхан өлкәсе latin yazuında])
Әстерхан өлкәсе
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 27 декабрь 1943
Сурәт
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Россия[1]
Башкала Әстерхан
Административ-территориаль берәмлек Россия[2]
Сәгать поясы SAMT[d]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Astrakhan Oblast.map
Иң югары ноктасы Зур Богдо
Башкарма хакимият башлыгы Игорь Бабушкин[3]
Канунбирү органы Әстерхан өлкәсе думасы[d]
Халык саны 946 429 (2024)
Административ бүленеше Актүбә районы[4], Володарский районы[4], Янтау районы[4], Икряное районы[4], Камышак районы[4], Красный Яр районы[4], Лиман районы[4], Нариман районы[4], Идел буе районы[4], Хәрәбәле районы[4], Янкала районы[4], Әстерхан шәһәр округы[d][4] һәм Городской округ Знаменск[d][4]
Моның хуҗасы Волгарь[d]
Нәрсә белән чиктәш Калмыкия, Волгоград өлкәсе, Көнбатыш Казакъстан өлкәсе һәм Атырау өлкәсе
Кулланылган тел ойрат теле[d] һәм калмык теле
Мәйдан 44 100 км²
Рәсми веб-сайт astrobl.ru(рус.)
Харита сурәте
Номер тамгасы коды 30
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Әстерхан өлкәсе Викиҗыентыкта

Әстерхан өлкәсе (рус. Астраханская область) – Россия Федерациясенең субъекты.

Өлкә үзәге – Әстерхан шәһәре.

44,1 мең квадрат километр мәйдан били. Халкы 1 миллион 6,6 мең кеше исәпләнгән өлкәдә кырыктан артык милләт вәкиле яши.

ЯкРФ субъекты яки дәүләт
ТөньякВолгоград өлкәсе
КөнчыгышКазакъстан
КөнбатышКалмыкия

Әстерхан өлкәсе Каспий буе түбәнлегендәге ярымчүлләрне, Идел-Актүбә тугаен һәм Идел елгасы дельтасын үз эченә ала. Әстерхан өлкәсе территориясендә тозлаклар, тозлы күлләре һәм дә комлы калкулыклар бар. Тозлы күлләрдән иң эресе — Баскынчак күле.

Климаты кискен континенталь һәм коры. Гыйнварның уртача температурасы төньякта —10°, көньякта —6°, июльнеке исә төньякта 24° һәм көньякта 25°. Уртача еллык явым 200 ммны тәшкил итә. Иң эр елгасы — Идел һәм аныңтармагы Актүбә.

Туфраклары аксыл кәстәнә тозлак һәм коңгырт туфраклар. Кыяклылар, әрем, тозлак үләне, болын үсемлекләре үсә. Сайгак, төрле кимерүчеләр, сөйрәлүчеләр, бөҗәкләр яши. Иделдә илледан артык балык төре очрый. Нефть, газ, тоз, гипс кебек файдалы казылмалар бар. Идел дельтасында Әстерхан тыюлыгы булдырылган.

Әстерхан өлкәсендз төрле гасырларда скифлар, һуннар, хәзәрләр, болгарлар һәм башка халыклар гомер итеп, бу территория Төрек вә Хазар каһанлыклары, Алтын Урда, Нугай Урдасы, Әстерхан ханлыгы составына кергән. Әстерхан патшалыгы буларак, бу җирләр 1460 еллардан башлап билгеле. 1554 елда кенәз Шемякин үз гаскәрләре белән Әстерханны яулап алып тәхеткә аннан куылган Дәрбиш ханны утырта, әмма 1557 елда Явыз Иван гаскәрләре Әстерхан патшалыгын рәсми рәвештә Мәскәү дәүләтенә куша. 1708 елда ул Казан губернасы составына керә, әмма 1717 елдан башлап Әстерхан инде үзе яңа губерна үзәгенә әверелеп китә. Унҗиденче гасырда шәһәрдә Казан татарлары бистәсе барлыкка килә.

Моны да карагыз: Әстерхан татарлары

ХалыкКеше саны, %
Рус халкы70,0%
Казакъ халкы14,3%
Татар халкы7,0%
Украин халкы1,2%
Чечен халкы1%
Әзербайҗан халкы0,8%
Калмак халкы0,7%
Әрмән халкы0,64%
Ногай халкы0,45%

1989 елда Әстерхан өлкәсендә 71,6 мең татар яши. Алар Нәриман һәм Идел буе районнарында, 3 татар һәм 21 катнаш авылда күпләп яши. Сан буенча татарлар, рус һәм казакълардан соң өченче урында торып, шәһәрдә 18 процент, ә гомуми өлкәдә 7,2 процент тәшкил итә.

Православие
Ислам

2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, «мөселман» этнослары вәкилләре өлкә халкының гомуми саныннан 25 % тәшкил иткән. [5]

Идарә-җир төзелеше

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Әстерхан өлкәсе 11 муниципаль районга һәм 2 шәһәр округынә бүленә:

  1. Актүбә районы
  2. Володарский районы
  3. Янтау районы
  4. Икряное районы
  5. Камышак районы
  6. Кызыл Яр районы
  7. Лиман районы
  8. Нәриман районы
  9. Идел буе районы
  10. Хәрәбәле районы
  11. Янкала районы

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]