Эчтәлеккә күчү

Чуашстан

55°27′34″ с. ш. 47°05′46″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чуашстан latin yazuında])
(Чуашия битеннән юнәлтелде)
Чуашстан
рус. Чувашская Республика
чуаш. Чăваш Республики
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 13 февраль 1992
Сурәт
Рәсми исем Чӑваш Республики — Чӑваш Ен
Кыскача исем Чувашия
Рәсми тел рус теле һәм чуаш теле
Гимн Чуашстан гимны
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Россия
Башкала Чабаксар
Административ-территориаль берәмлек Россия[1]
Сәгать поясы MSD һәм Европа/Мәскәү[d][2]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Chuvash Republic.map
Иң югары ноктасы высота 286,6[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Чуаш республикасы башлыгы[d]
Башкарма хакимият башлыгы Олег Николаев[3]
Канунбирү органы Чуаш республикасы дәүләт советы[d]
Халык саны 1 167 061 (2024)
Нәрсә белән чиктәш Түбән Новгород өлкәсе, Мари Иле, Татарстан, Сембер өлкәсе һәм Мордовия
Алыштырган Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы
Кулланылган тел чуаш теле
Мәйдан 18 300 ± 1 км²
Рәсми веб-сайт cap.ru(рус.)
Харита сурәте
Тематик география География Чувашии[d]
Һәйкәлләр исемлеге Чуашстанда урнашкан Россия мәдәни мирас объектлары исемлеге[d]
Феноменның икътисады Чуашстан икътисады[d]
Номер тамгасы коды 21 һәм 121
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Чуашстанда җирләнгәннәр[d]
Карта
 Чуашстан Викиҗыентыкта

Чуашстан Республикасы (Чуашия, чуаш. Чӑва́ш Республики́ — Чӑва́ш Ен, Çovaş Respubliki — Çovaş Yen, چۇۋاش رەسپۇپلېكې, рус. Чува́шская Республика — Чува́шия) — Россия Федерациясе составына кергән республика. Башкаласы — Чабаксар шәһәре.

Халык саны – 1 251 619 кеше (2010). Мәйданы – 18 300 км².

Дәүләт телләре буларак чуаш һәм рус телләре исәпләнә.

ЯкРоссия субъекты
ТөньякМари Ил
КөнбатышТүбән Новгород өлкәсе
Көньяк-көнбатышМордовия
КөньякСембер өлкәсе
КөнчыгышТатарстан

Чуашстан Республикасы Көнчыгыш Европа тигезлегендә, күбесенчә Иделнең уң ярында, Сыры һәм Зөя елгалар арасында урнаша. Чуашстанның иң биек ноктасы — 286,6 м (Шомырша районының Яблоновка авылы янында).

Файдалы казылмалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Фосфоритлар, янучан сланец (запаслар — 199,1 млн. т.), торф чыганаклары.

Климат — уртача континенталь, июльнең уртача температурасы — +19,3 °С, гыйнварның уртача температурасы — -12,7 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме 450—500 мм.

Төп елгалар — Идел (Чабаксар сусаклагычы), Сыры, Цивиль, Аниш, Бездна, Киря, Меня, Гөбенә, Бола.

Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Республиканың төньяк районнарда — кәсле-көлсу туфраклар, көньяк-көнбатышында — кара туфраклар. Республика күбесенчә урманлы дала зонасында урнаша (Идел аръягындагы өлеше төньяк тайга кече зонасында урнаша). Урманнар территориянең якынча 32% өлешне биләп торалар; нарат, чыршы, каен, имән, юкә күпчелеген тәшкил итәләр.[4]

Хайваннар дөньясы: көрән аю, бүре, төлке, урман мәчесе, сусар, ондатра, тиен, сөркә, янутсыман эт, поши, һ.б.

  • Сыры буе тыюлыгы
  • «Чăваш Вăрманĕ» («Чуаш урманы») милли паркы

Чуашия территориясендә неолит, палеолит һәм мезолит памятниклары сакланып калганнар. Безнең эрага кадәр 3-нче меңъеллыкта Урта Иделгә фин-угыр кабиләләр арасында көньяктан килгән Фатьяново һәм Баланово археологик культуралары кабиләләре барлыкка киләләр; безнең эрага кадәр 2-нче меңъеллыкта монда Абашево һәм бура археологик культуралары кабиләләре киләләр. Алар белән монда терлекчелек, китмән игенчелеге барлыкка киләләр.

X гасырда Урта Иделдә Идел буе Болгары барлыкка килә. 1236 елда Идел буе Болгарны Алтын Урда гаскәрләре яулап алалар. Чуашиянең төньяк районнарга күчереп урнашкан болгарлар һәм фин-угыр халыклары аралашу нәтиҗәсендә XV гасырда чуаш халкы барлыкка килә.

1551 елда тау ягында торучы, ә 1552 елда болын ягында торучы чуашлар территорияләре Мәскәү дәүләтенә кушылалар. 15521600 еллар эчендә Чабаксар (беренче тапкыр 1469 елда телгә алына), Алатыр, Чуел һәм Ядернә ныгытмалары төзеләлгәннәр.

Казан ханлыгы яулап алуыннан соң чуашларга православ дине көчләп кертелә башлый.

1552 елдан чуаш җирләре Казан сарае Приказы белән идарә иткәннәр. 1708 елда алар Казан губернасы составына кертеләләр.

18911894 елларда Мәскәү-Казан тимер юлының АлатырШәехран (Канаш) — Казан тимер юл сызыгы төзелә.

1917 елның революциягә кадәр хәзерге Чуашстан җирләре Казан (Козьмодемьянск, Чабаксар, Ядернә, Чуел өязләре) һәм Сембер (Курмыш, Алатыр, Буа өязләре) губерналары составында булганнар.

1920 елның 24 июнендә Чуаш автономияле өлкәсе барлыкка килә. 1925 елның 25 апрелендә ул Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла.

19291936 елларда республика Түбән Новгород крае (1932 елданГорький крае) составында булган.

1992 елның 13 февральдә «Чуаш ССРның исемен үзгәртү турында» законы кабул итүдән соң, Чуаш ССР үз исемен Чуашия Республикасына алыштыра.[5]

Административ-территориаль бүленеше

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Чуаш Республикасында 21 административ район , 9 шәһәр, 8 шәһәр тибындагы бистә, 1700гә якын авыл исәпләнә.

Башкаласы — 500 меңнән артык кеше яшәгән Чабаксар шәһәре.

Муниципаль районнар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Чуашия административ картасы
РайонЧуашча исемеҮзәге
1Алатыр районыУлатăр районĕАлатыр шәһәре
2Әлек районыЭлĕк районĕӘлек авылы
3Батыр районыПатăрьел районĕБатыр авылы
4Урнар районыВăрнар районĕУрнар бистәсе
5Епрәч районыЙĕпреç районĕЕпрәч бистәсе
6Канаш районыКанаш районĕКанаш шәһәре
7Кузлаука районыКуславкка районĕКузлаука шәһәре
8Комсомол районыКомсомольски районĕКомсомол авылы
9Красноармейски районыКрасноармейски районĕКрасноармейское авылы
10Кызыл Чутай районыХĕрлĕ Чутай районĕКызыл Чутай авылы
11Мария Посады районыСĕнтĕрвăрри районĕМария Посады шәһәре
12Моргауш районыМуркаш районĕМоргауш авылы
13Порецк районыПăрачкав районĕПорецки авылы
14Ормар районыВăрмар районĕОрмар бистәсе
15Чуел районыÇĕрпӳ районĕЧуел шәһәре
16Чабаксар районыШупашкар районĕКүгеш бистәсе[6]
17Шомырша районыШăмăршă районĕШомырша авылы
18Шөмерлә районыÇĕмĕрле районĕШөмерлә шәһәре
19Ядернә районыЕтĕрне районĕЯдернә шәһәре
20Ялчык районыЕлчĕк районĕЯлчык авылы
21Янтык районыТăвай районĕЯнтык авылы

Моны да карагыз: Чуашия халкы

2010 ел буенча Республикада 106 төрле милләт вәкиле яши дип санала.

Милләт1926 ел,
мең кеше (*)
1939 ел,
мең кеше (*)
1959 ел,
мең кеше (*)
1970 ,
мең кеше (*)
1979,
мең кеше (*)
1989,
мең кеше (*)
2002,
тыс. чел. (* 2011 елның 10 октябрь көнендә архивланган)
2010 ел
мең кеше [7]
чуашлар 667,7 (74,7 %) 777,2 (72,2 %) 770,4 (73,0 %) 856,2 (70,0 %) 887,7 (68,4 %) 906,9 (67,8 %) 889,3 (67,7 %) 814,8 (67,7 %)
руслар 178,9 (20,0 %) 241,4 (22,4 %) 263,7 (24,0 %) 299,2 (24,5 %) 338,2 (26,0 %) 357,1 (26,7 %) 348,5 (26,5 %) 323,3 (26,9 %)
татарлар 22,6 (2,5 %) 29,0 (2,7 %) 31,4 (2,9 %) 36,2 (3,0 %) 37,6 (2,9 %) 35,7 (2,7 %) 36,4 (2,8 %) 34,2 (2,8 %)
мордвалар 24,0 (2,7 %) 22,5 (2,1 %) 23,9 (2,2 %) 21,0 (1,7 %) 20,3 (1,6 %) 18,7 (1,4 %) 16,0 (1,2 %) 13,0 (1,1 %)

2002 ел нәтиҗәләре буенча Чуаш Республикасы милли составы[8]:

Милләт Саны (кеше) Процентларда
Чуашлар 889 268 67,69 %
Руслар 348 543 26,53 %
Татарлар 36 401 2,77 %
Мордвалар 16 383 1,25 %
Украиннар 6 422 0,49 %
Чирмешләр 3 600 0,27 %
Белоруслар 1 881 0,14 %
Әрмәннәр 1 261 0,14 %
Әзериләр 857 0,07 %
Чегәннәр 751 0,06 %
Алманнар 520 0,05 %

Чабаксар
Чабаксар
Яңа Чабаксар
Яңа Чабаксар
Канаш
Канаш

Урын Шәһәр Чуашча исеме Русча исеме

Алатыр
Алатыр
Чуел
Чуел
Мария Посады
Мария Посады

1ЧабаксарШупашкарЧебоксары
2Яңа ЧабаксарÇĕнĕ ШупашкарНовочебоксарск
3КанашКанашКанаш
4АлатырУлатăрАлатырь
5ШөмерлеÇĕмĕрлеШумерля
6ЧуелÇĕрпӳЦивильск
7КүгешКӳкеçКугеси
8КузлаукаКуславккаКозловка
9УрнарВăрнарВурнары
10ЯдернәЕтĕрнеЯдрин
11Мария ПосадыСĕнтĕрвăрриМариинский Посад
12ЕпрәчЙĕпреçИбреси
13Яңа ЛапсарÇĕнĕ ЛапсарНовые Лапсары
14ПорецкиПăрачкавПорецкое
15ОрмарВăрмарУрмары
16БатырПатăрьелБатырево
17ШыгырданШăнкăртамШыгырдан
18КомсомольскиКомсомольскиКомсомольское
19КрасноармейскиКрасноармейскиКрасноармейское
20ШомыршаШăмăршăШемурша
[9]


Чуаш Республикасы Идел-Нократ икътисади районына керә.

Республиканың сәнәгате күбесенчә Чабаксарда һәм Яңа Чабаксарда урнаша (монда Чуашиядә сәнәгый продукциясенең 72,7% өлеше җитештерелгән).[10] Яңа Чабаксарда Чабаксар ГЭСы урнаша.

Канашта автоагрегатлар заводы һәм вагоннар ремонтлау заводы, Алатырда приборлар төзү заводы, Шөмерледә автофургоннар комбинаты махсус автомбильләр заводы урнашалар.

Дәүләт төзелеше

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Чуашстан хөкүмәте йорты

Республиканың төп кануны — 2000 елда кабул иткән Чуашия Республикасы Конституциясе.

2012 елга кадәр, Чуваш республикасы рәсми рәвештә дәүләт статусына ия иде. Чувашия конституциясендә (6 нчы версия — 2011 елның 13 сентябре 46 46) түбәндәгеләр төзәтелде: "Чуаш Республикасы — Россия Федерациясе эчендә республика (дәүләт)."

Чуашия Республикасының дәүләт башлыгы, иң югары урындагы заты — Чуашия Республикасы башлыгы (2012 елга кадәр — Чуашия Республикасы Президенты).

Чуашстан Президентлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Чуашстан Башлыклары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Чуашия Республикасы Дәүләт Советы — иң югары вәкиллекле, закон чыгару органы, 44 кәнәфидән тора.

Министрлар Кабинеты — югары башкарма органы. Башлыгы — премьер-министр.