Чуел районы
Байрак
| |
Башкала | Чуел |
---|---|
Халык исәбе | 35 796 (1 гыйнвар 2018) ![]() |
Нигезләнгән | 5 сентябрь 1927 |
Вакыт зонасы | Мәскәү вакыты, UTC+03:00 |
География | |
АТБ | Чуашстан |
Мәйдан | 790.8 км² |
Координатлар | 55.8333°N 47.5°E ![]() |
Телефон коды | 83545 ![]() |
![]() |
Чуел районы [2] (рус. Цивильский район, чуаш. Çĕрпӳ районĕ) — Чуашиянең төньягында урнашкан муниципаль район.
Административ үзәге — Чуел каласы.
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чуел районы Чуашиянең төньягында урнашкан. Район территориясе 790,8 км². Төньякта Чабаксар һәм Сөндер районнары, көньякта Канаш, көнчыгышта Кузлаука һәм Ормар районнары, көнбатышта Красноармейски районы белән чиктәш.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Район 1927 елның 5 сентябрьендә оеша. Аңа кадәр район территориясе Чуел өязендә урнашкан була.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык саны 38,004 мең кеше (2010 елга)
Милли состав: чуашлар — 91%. Районда 1 шәһәр һәм 17 авыл жирлеге, 138 авыл урнашкан.
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чуел районы агро-сәнәгать районы булып тора. Монда кирпеч, сөт, ит, крахмал, сок, яшелчә консервлау заводлары урнашкан.
Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит җитештерү, игенчелек, колмакчылык. Шулай ук, ремонтлау, авыл хуҗалыгы тауарлары эшкәртү предприятияләре бар.
Танылган кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кузьма Чулгась — чуаш язучысы. ССРБ язучылары берлеге әгъзасе.