Ядернә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ядернә latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ядернә
Flag of Yadrinsky district.png
Coat of Arms of Yadrin (Chuvashia) (1781).png
Ил Русия
Җөмһүрият Чуашия
Координатлар 55°57'N, 46°12'E
Эчке бүленеш юк
Башлык Александр Семёнов
Нигезләнгән 1781
Беренче телгә алу 1590
Мәркәз биеклеге 70 м
Халык саны 9 614 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 83547
почта индекслары 429060
Рәсми сайт ядрин.рф/

Ядернә — (рус. Ядрин, тау мари телендә Йӓдӹрнӓ, болын мари телендә Ядырна, чуаш. Етĕрне) — Чуашиянең төньяк-көнбатышында урнашкан шәһәр (1781 елдан), Ядернә районының административ үзәге.

Халык саны — 9 614 кеше (2010).[1]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Сыры елганың ярында, Чабаксардан 77 километр ераклыкта урнаша. Шәһәр янында М7 «Идел» (МәскәүӨфә) мәгистрәле уза. Иң якындагы тимер юл станциясе — Шөмерлә (59 км).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ядернә 1590 елда ниегзләнә.

Халык этимология буенча, «Ядрин» исеме «ядро» (ядрә) сүзеннән чыккан, ләкин бу версия дөрес түгел. Хәзерге этимология шәһәрнең исемне Етĕрне/Едьрне (шәһәр барлыкка килгән җирнең хуҗасы) исеменнән чыккан, яки Етерне чуаш авылы белән (бигрәк ихтимал версиясе) бәйли.

Ядернәнең беренче яшәүчеләр тупчылар, укчылар һәм башка хәрби хезмәткәрләре булган.

1781 елда Ядернә бер үк исемдәге өязенең үзәге була һәм шәһәр статусын ала.

1791 елда кече (1804 елдан — өяз училищесы) халык училищесы ачыла, 1817 елда училище каршында китапханә ачыла.

1927 елданЯдернә районының административ үзәге.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1840[2] 1897[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[1]
1 989 2 454 6 273 6 821 7 304 10 149 10 573 9 614

Милли состав: чуашлар — 66,6%, руслар — 31,2%.[9]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Акционерлар җәмгыятьләре:"Ядринский промкомбинат", "Ядринский пищекомбинат", "Ядринмолоко". Спирт заводы, ит эшкәртү предприятиесе, машзавод.

Ядернә янында Чуаш ат заводы урнаша.

Балчык чыганаклары бар.

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]