Чуел

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чуел latin yazuında])
Чуел
чуаш. Ҫӗрпӳ
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1183[1]
Сурәт
Рәсми исем Ҫӗрпӳ
Рәсми тел чуаш теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Чуел районы, Цивильское городское поселение[d][2] һәм Чуел өязе
Административ-территориаль берәмлек Цивильское городское поселение[d][2] һәм Чуел өязе
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 14 718 (1 гыйнвар 2018)[3]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 70 метр
Мәйдан 7 км²
Почта индексы 429900 һәм 429901
Рәсми веб-сайт gov.cap.ru/main.asp?govid=477
Җирле телефон коды 83545
Карта
 Чуел Викиҗыентыкта

Чуел (рус. Цивильск искечә — Цывильск, чуаш. Çĕрпӳ) — Чуашиядә шәһәр, Чуел районының административ үзәге.

Халык саны — 13 478 кеше (2010).[4]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чуел шәһәре Зур һәм Кече Чуел елгалар кушылган урынында, Чабаксардан 36 километрга көньяк-көнчыгышка таба урнаша. Шәһәрдә M7 (Түбән НовгородКазан) һәм A151 (Чуел — СемберСызран) автомобиль юллары кисешәләр. Чуелдан 6 километр ераклыкта КанашЧабаксар тимер юл тармагы үтә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чуел 1583 елда Мәскәү дәүләтенең терәк пункты буларак элекке Сюрбеево (Ҫӗрпӳ) чуаш авылы урынында нигезләнгән. Исеменә караганда, монда сотня кенәзе яшәгән (чуаш. ҫӗрпӳ — йөз кешедән торган гаскәрнең командиры, йөзбашы).

1781—1927 елларда — Чуел өязенең үзәге, 1927 елдан Чуел районы үзәге булып тора.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1840[5] 1897[6] 1959[7] 1970[8] 1979[9] 1989[10] 2002[11] 2010[4]
1 294 2 336 5 907 7 388 8 029 10 053 12 967 13 478

Милли состав (2002): чуашлар — 76,8%, руслар — 21,5%.[12]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрдә авторемонт заводы, эксперименталь-тәҗрибә «Чуелхмельмаш» заводы, азык-төлек предприятиелар, сүс җитештерү заводы, колмак заводы, кирпеч заводы.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2 урта мәктәп, 2 коррекцион мәктәп, балалар һәм яшүсмерләр иҗат үзәге, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (БЯСМ).

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]